Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89
-
Чигүле кулъяулык 06.02.2017

Әти-әниләребезнең конкурсларда бик теләп катнашуларын истә тотып әниләр, апалар,әбиләр арасында "Чигүле кулъяулык" кокурсын башлап җибәрдек.Инде беренче эшләр дә күренә башлады. Кокурска йомгак әниләр бәйрәме көнне ясалачак, ә иң матур кулъяулыклар Мөслимдә узачак Август киңәшмәсе кунакларына бүләк ителәчәк.
-
Минем йортым - минем урамым 30.01.2017

Әти-әниләр арасында "Минем йортым - минем урамым" исемле йорт һәм авылдагы оешма макетлары конкурсы башланып китте. Конкурс 1 ай дәвам итәчәк. Конкурс эшләре авылның урам макетын төзү һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен кулланылачак.
-
Мөслимдә аның якты эзе бар 20.01.2017

20 гынвар көнне Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан бакчада "Мөслимдә аның якты эзе бар" дип исемләнгән әңгәмә узды.Балаларны Минтимер Шәриповичның балачагы, тормыш юлы белән Иске Карамалы мәдәният йорты методисты Биктимерова Ә.Г. таныштырды. Балалар Минтимер Шәймиев турында китаплар белән таныштылар, борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәре турында фотолар карадылар. Әңгәмә балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы узды.
-
Яңа ел, рәхим ит! 30.12.2016

Төкле аягың белән, Әтәч елы!
-
Бакчада соңгы Яңа ел 29.12.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бакчада соңгы Яңа ел бәйрәме узып китте. Тәрбиячеләр бәйрәмне балаларның исендә калырлык итеп уздыру өчен бик тырышып әзерләнделәр. Бәйрәм бик күңелле, матур узды.
-
Тылсымлы әкият 28.12.2016

Бәйрәм иртәсенә экият геройлары да килгән иде. Балаларга бигрәк тә Феяның (тәрбияче Гарипова А.А.) чыгышы бик ошады. Тылсымлы таягы ярдәмендә ул балаларга Яңа ел әкияте бүләк итте.
-
Бәйрәм мизгелләре 27.12.2016

Клоуннар чыгышын балалар бик яратып карадылар. Тәрбияче Тимеркаева Г.Т. һәм кече тәрбияче Баязитова Л.М. бу рольләрне бик оста башкардылар.
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2016

Яңа ел тамашасында Убырлы( кече тәрбияче Нәбиева Г.М.) һәм Шүрәле(кече тәрбияче Таҗиева Г.Д.) .
-
Яңа ел кунаклары 26.12.2016

Яңа Карамалы авылы "Каенкай" балалар бакчасы балаларының бәйрәмдәге чыгышы.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән бәйрәм кичәсе узды.Кыш бабай белән Кар кызы бик күп уеннар, сюрпризлар һәм әлбәттә инде күчтәнәчләр белән килгән иде. Һәр бала үзенең һөнәрен күрсәтте, уеннарда катнашты. Бәйрәмгә кунакка Яңа Карамалы авылы "Каенкай" балалар бакчасы балалары да килгән иде. Алар күчтәнәчкә "Чуртан кушуы буенча" әкиятен һәм "Карамельки" ансамбле чыгышын алып килгәннәр иде.Балаларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.Ансамбльне оештыручы бакча мөдире Хаджанова Роза Николаевнага Кыш бабай уңышлар теләде, балаларга бүләкләр тапшырды.










