МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Музейлар көне/День музеев 18.05.2022

18 май - музейлар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музейга экскурсиягә бардылар. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыру максатыннан музейга экскурсиягә еш алып барабыз. Мондый чаралар чын мәгънәсендә тормыш, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала.
-
17.05.2022

Чит кешеләр белән аралашканда , саклык чараларының кирәклелеген аңлауларын үстерү; Сакчыллык, сизгерлек, алдан күрә белүчәнлек тәрбияләү максатыннан «Кызыл калфак» әкияте белән танышу.
Развитие понимания необходимости мер предосторожности при общении с посторонними людьми; знакомство со сказкой «Красная шапочка» с целью воспитания бдительности, чуткости.
-
16.05.2022

Кечкенәләр төркемендә математик кузаллау сәләтен үстерү. Геометрик фигураларны танып белүне ныгыту. Тирә-яктан аларга охшаш предметларны табу.
Развитие математического мышления в младшей группе. Укрепление познания геометрических фигур. Умение находить похожие на них предметы.
-
День одуванчика/ Тузганак көне 13.05.2022

Тузганак-май кояшының бер кисәге. Кешеләр тузганак өчен үз бәйрәмен уйлап тапкан һәм аны 13 майда билгеләп үтәргә карар кылган. Бу бәйрәм уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чәчәк төзелешен өйрәнделәр һәм матур такыя ясадылар.
Одуванчик — кусочек майского солнышка. Люди придумали для одуванчика свой праздник, и решили отмечать его 13 мая. В честь этого праздника воспитанники подготовительной группы изучили строение цветка и научились плести венок
-
12.05.2022

Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү эшен дәвам итү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру.Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.
Продолжить работу по обучению детей распознавать и правильно называть лекарственные травы. Пополнение знаний детей об использовании и правильном сборе лекарственных трав. Воспитывать бережное отношение к своему здоровью.
-
«Матрешкалар бездә кунакта» музыкаль. дид.уен /«Матрёшки у нас в гостях» муз. дид. игра 10.05.2022

Балаларны халык иҗаты, рус осталарының эшләнмәсе – Матрешка белән таныштыру, балаларның иҗади, музыкаль сәләтләрен үстерү.
Ознакомление детей с предметом народного творчества, изделием русских мастеров – матрёшкой, развивая музыкальные и творческие способности детей.
-
09.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштык. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм парадында чын солдатлар кебек атладылар.
-
«9 нчы Май - Җиңү көне»/ «9 мая- День Победы» 06.05.2022

Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять иң төп бурычларның берсе булып тора. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.
Шул исәптән, Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чара үтте.
Алып баручы балаларның белемнәрен ныгыту өчен, Бөек Ватан сугыш еллары турында мәгълүмат тапшырды, фикер алыштылар.
Зурлар һәм уртанчылар төркемнән балалар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре, җырлары белән бәйрәмебезне дәвам иттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме үзләренең биюләре белән бәйрәмебезгэ ямь өстәделәр.Җиңү көне! Кадерле сүзләрнең берсе! Әлеге көн балаларда үз иленең каһарманнары белән горурлану, Туган иленең батырларына соклану хисе, үткән тарихыбыз, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксыну, аларны өйрәнү теләге уятыр дип ышанабыз.
Күңелле балачагыбыз, бүгенге ямьле тормышыбыз, якты киләчәгебез өчен әби-бабаларыбыз без Сезгә мәңге бурычлыбыз... Һәм Сезнең алдыгызда рәхмәт әйтеп, баш иябез...!
-
05.05.2022

Биш яшькә баланың сүзе, нигездә, формалашырга тиеш: ул җөмләне дөрес төзергә, сөйләмнең барлык авазларын төгәл әйтергә, сүзлек запасы шактый киң һәм бай булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк, баланың сөйләм тәртибен бозу очраклары, гадәттә, аның психик үсешендә чагылыш таба. Безнең балалар бакчасында балаларга логопедик ярдәм алу мөмкинлеге бирелә. Логопед эшен уңышлы оештыру өчен балалар бакчасында барлык кирәкле җиһазлар да булдырылган. Укытучы-логопед эше һәр көнне алып барыла, төркем белән дә, индивидуаль дәресләр рәвешендә дә.
К пяти годам речь ребенка должна быть в основном сформирована: он должен правильно строить фразу, четко произносить все звуки родной речи , его словарный запас должен быть достаточно обширен и богат. Необходимо помнить, что наличие у ребёнка выраженных нарушений речи обычно сказывается на всем его психическом развитии. У нас для детей предоставляется возможность получить логопедическую помощь в собственном учреждении для успешной организации логопедической работы. В МБДОУ есть всё самое необходимое. Работа учителя-логопеда ведётся каждый день и проявляется в виде групповых и индивидуальных занятиях.
-
04.05.2022

Актаныш гомуми үсеш бирүче 2нче балалар бакчасында семинарда булып кайттык. Семинарның темасы: “Цифрлы технологияләрне актив кертү аша белем бирүнең сыйфатын күтәрү”. Әлесе темага кагылышлы ачык чаралар, мастер –класслар, күргәзмәләр карадык.






