МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Бездә-театр айлыгы. 10.04.2014

Тәрбиячеләребез рухи мәдәниятенә алып керүче татар халкының " Үги кыз" әкиятен сәхнәләштереп,балаларга күрсәттеләр. Тәрбиячеләрнең максаты әкиятләр аша халкыбызның элеккеге тормышы,гореф-гадәтләре,әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү йөзеннән оештырылды.Әкиятне бакчаның методисты Ганиева Фарсия оештырды.
-
Кошлар бэйрэме 27.03.2014

Бүген 27 март көнне " Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә йөрүчеләр " Кошкайлар безнең якын дуслар"-дигән бәйрәм иртәсе күрсәттеләр.Бәйрәмне беренче категорияле тәрбияче Чернова Рәмзия Мирзагали кызы һәм музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафис кызы әзерләде. Бәйрәмдә балалар җыр-биюләр башкардылар,презентация аша кошларны куреп аера белергә,табышмаклар аша белемнәрен тикшерделәр.Бәйрәмне бакчаның барлык төркемдә йөрүчеләр карады,төрле уеннарда катнаштылар.Балалар бәйрәм азагында карга алып килгән боткадан авыз иттеләр.
-
Нәүрүз 21.03.2014

Бүген 21 март көнне "Миләшкәй" балалар бакчасында " Нәүрүз килә-яз килә" исемле музыкаль әдәби кичә узды.Бәйрәмдә балалар җыр-биюләр,уен шигырьләр башкардылар. Нәүрүз белән кыш бабай үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмне бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбиячеләре Сафиуллина Фанисә алып барды музыка җитәкчеләре Лилия Заянова әзерләде.
-
Ачык ишекләр көне 20.03.2014

Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемендә һәм уртанчылар төркемедә "Ачык ишекләр" көне үтте.Әти-әниләр Математика,Әйләнә-тирә өйрәнү дәресләрен карадылар.
-
Энием алтыным
06.03.2014
2 нче кечкенәләр төркемендә "Әнием алтыным" дигән музыкаль иртә булып узды. Балалар әниләренә бүләк итеп җыр-биюләр,шигырьләр башкардылар. Бәйрәм азагында балалар үзләре куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Бәйрәмне Фиразия Миннеразиева алып барды.
-
Эниемнен кочагы 06.03.2014

Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемендә " Әниемнең кочагы"исемле астында бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмне Алсу Гайфиева белән Фаниса Сафиуллина алып барды.Бәйрәм төрле уеннар,җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Гаилә бәйрәме
04.03.2014
Бакчаның зурлар төркемендә "Әти-әни үрнәге-гаиләнең бизәге" дигән исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Әти-әниләр төрле ярышларда катнаштылар,балалар җыр-биюләр башкардылар. Бәйрәмне Сирина Заялова белән Адиатуллина Гөлүзә алып бардылар. Музыка өлешен Ландыш Заянова әзерләде.
-
"Гаилэ учагы" 03.03.2014

"Миләшкәй" балалар бакчасының Уртачылар төркемендә "Кош канаты белән-гаилә татулыгы белән көчле" дигән музыкаль әдәби кичә булып узды. Балалар төрле матур җыр-биюләр бүләк иттеләр,төрле кызыклы уеннарда әти-әниләр үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр."Безнең гаилә"исемле балалар иҗатыннан күргәзмә оештырылды. Бәйрәмне тәрбиячеләр Асия Дусадбекова белән Рамзия Чернова алып бардылар. Музыка өлешен Ландыш Заянова әзерләде.Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган "Пар ак кошлар" бүләк иттеләр.
-
Әтием горурлыгым 21.02.2014

Бүген " Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә " Әтием горурлыгым" исем астын музыкаль Спорт бәйрәме булып узды. Балалар әтиләр турында җыр-биюләр башкардылар, матур эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
-
Күңелле старт 20.02.2014

Зурлар төркемендә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту,үстерү уңаеннан "Күңелле старт" исемле спорт ярышы узды. Анда балалар төрле ярышларда көч саныштылар. күңел ачу кичәсен Заялова Сирина белән Заянова Ландыш оештырды.






