МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
«Кросс наций -2015" 26.09.2015

26 сентября в Муслюмово прошел «Кросс наций -2015». И мы всем коллективом участвовали в соревнованиях.
-
язучылар белән очрашу 21.09.2015

Татар әдәбияты көннәре кысаларында районыбызга бертөркем язучылар килде. Алар белән очрашу Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында үтте. Язучылар белән очрашудан без ел буена җитәрлек илһам алып калдык.
-
Янгын куркынычсызлыгы.Учебно-тренировочные занятия по эвакуации детей 11.09.2015

Безнең балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация сынаулары үткәрелде.
11 сентября в МБДОУ «Миляшкай» прошли учебно - тренировочные занятия по эвакуации детей в случае чрезвычайной ситуации. Учения были организованы в рамках месячника «Экстремизму – Нет!». Организаторами учений была дана вводная «Пожар на кухне». Все службы и коллектив детского сада сработали слаженно и оперативно. Все группы детского сада эвакуировались по сигналу. Все воспитанники были выведены из здания, построены, воспитатели проверили состав детей по групповым журналам. Замечаний не было.
-
"Изгелек атнасы" 10.09.2015

Бүген "Миләшкәй"балалар бакчасына Лицей укучылары "Изгелек атнасы" акциясе уңаеннан нәниләргә уенчыклар бүләк иттеләр. Яхшылык,шәфкатьлелек турында шигырьләр сөйләделәр,үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.
-
Юллар,юллар...... 08.09.2015

Бүген Мөслимгә эш визиты белән Россия эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде. Агымдагы елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән” дигән исем астында конкурс үткәрелгән иде. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган “Миләшкәй” балалар бакчасы коллективы ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Р. Миңнеханов балалар бакчасына дүрт велосипед та бүләк итте. Балалар бакчасы коллективы Рифкат Нургалиевичка югары категорияле тәрбияче Шәрәфетдинова Гузәлия Фәнис кызы мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына могҗизалар кыры тапшыруына нигезләнеп "Юл билгеләрен беләсеңме?" исемле ачык чара күрсәтте.
-
"Пушкин" скверы 05.09.2015

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында бүген инде республиканың һәр муниципаль берәмлегендә диярлек ял итү урыннары булдырылды. Мөслим районы да шулар рәтендә. Бүген районда скверы да, паркы да, балалар өчен уен мәйданчыклары да бар.Әлеге күркәм ял итү урыны тиз арада мөслимлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Бигрәк тә бүген - Парклар һәм скверлар көнендә биредә алма төшәр урын юк иде. Олысы да, кечесе дә паркта оештырылган уеннарда катнашып, концерт карап, берничә сәгать дәвамында ачык һавада күңел ачты. Безнең бакчада тәрбияләнүчеләр дә җыр-биюләр бүләк иттеп, унышлы чыгыш ясадылар.
-
" Күбәләк" балалар бакчасын ачу тантанасы 28.08.2015

“Сабыйлар – безнең киләчәгебез. Аларның балачагы якты, алдагы тормышлары ямьле, имин булсын. Респбулика көне алдыннан бу гүзәл бакчаны файдалануга тапшыру – әти-әниләр, сабыйлар өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур бүләк. Бакчаның гомере озын, хәерле булсын!”, – диде үз чыгышында Р. Миңнеханов. Соңыннан “Евростиль” төзү җәмгыяте җитәкчесе Ленар Гайсин “Күбәләк” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамовага символик ачкыч тапшырды. Кунаклар бакчага узды. Безнең бакчада тэрбияләнүче нәниләр бакча ачу тантанасында катнаштылар.
-
"Семинар заведующих" 17.08.2015

-
Сак бул, тәрәзә төбе! 25.06.2015

Иртәнге якта бакчабызда "Сак бул, тәрәзә төбе!" исеме астында балалар белән әңгәмә узды.Бу чараның төп максаты булып,тәрәзә төбендә утырырга ярамавы турында иде. Мисал булып "Түгәрәк икмәк" әкияте укылды. Балалар, әби белән бабайның түгәрәк икмәкне тәрәзә төбенә куеп хата ясавын һәм шуның аркасында түгәрәк икмәк төлкегә очырап харап булуын аңладылар.Чара барышында тәрәзә төбенә утырып уйнарга ярамаганлыгын балаларга ныклап аңлатылды.Соңыннан асфальтта бөкеләр ярдәмендә уртанчылар төркеме балалары әкият эчтәлеге буенча төрле әйберләр ясадылар.
-
22 июнь- хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2015

22 июнь хәтер һәм кайгы көне буларак искә алынып китә.Бу көнгә багышлап Җиңү паркында митинг узды.Килгән кунаклар, көннең символы булган кызыл гвоздика чәчәген Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә салдылар.Безнең бакчада тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да паркта экскурсияда булып, карточкага төштеләр.Бу көн алар күңелендә тирән эз калдырды.






