МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Ата - аналар җыелышлары башланды 16.10.2014

16 октябрь көнне II кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Шарафетдинова Г.Ф. һәм Дусадбекова А.А.лар төркемнең ата-аналары белән җыелыш үткәрделәр. Җыелышта бакча мөдире Харисова Л.М., өлкән тәрбияче Ганиева Ф.М., педагог -психолог Султанова А.М., шәфкать туташы Сафина А.Ш. чыгыш ясады. Әти - әниләрнең сорауларына җавап бирделәр.
-
Ата - аналар җыелышлары башланды 14.10.2014

14 октябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Адиятуллина Г.Г., Кашапова С.М.лар төркемнең ата - аналар җыелышын үткәрделәр. Бакча мөдире Харисова Л.М. ата - аналарны бакчаның эчке кагыйдәләре, тәртипләре, көндәлек меню белән таныштырды. Бакчага йөргән өчен түләүләр турында аңлатты. Шулай ук җыелышта логопед Шарафутдинова Л.Д., һәм педагог - психолог Султанова А.М.да сүз алды. Соңыннан тәрбиячеләр эшчәнлек челтәре, белән таныштырдылар. Әти - әниләрнең сорауларына җавап бирделәр.
-
Без русча өйрәнәбез 14.10.2014

Октябрь ае рус теле айлыгы итеп игълан ителде. Шушы максаттан чыгып II кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Шарафетдинова Г.Н. балалар белән рус телендә иртәнге гимнастика үткәрде. Барлык төркем тәрбиячеләре дә ачык эшчәнлектә катнашып, анализ ясады.
-
Чисталык айлыгы кысаларында 13.10.2014

-
Өлкәннәр көне бездә. 01.10.2014

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Үзебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм концерты белән котлады. Бәйрәмебез чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Күңелле стартлар 29.09.2014

Бүген безнең бакчада уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында спорт ярышы үтте. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен төрле уеннар аша сынадылар. Тәрбиячеләр балаларга төрле спорт уен төрләре белән таныштырдылар.
-
Cеминар заведующих 26.09.2014

С целью распространения педагогического опыта творчески работающих педагогов детских садов 26 сентября 2014 года на базе Варяшбашевского ДОУ «Аккош» прошел районный семинар заведующих ДОУ по теме: «Построение развивающей предметно-пространственной среды в ДОУ в контексте ФГОС дошкольного образования». В теоретической части семинара выступилf заведующая Муслюмовского ДОУ «Миляшкай» Харисова Л.М..
Шарифуллина Р.Р. познакомила заведующих ДОУ с новостями в области дошкольного воспитания, со стратегией развития дошкольного образования района
В практической части семинара заведующим района были показаны мастер-классы по проведению познавательной образовательной деятельности в смешанной группе Варяшбашевского детского сада «Аккош» (воспитатель Галиева А.Н.).
-
Зурлар төркеме музейда 25.09.2014

Зурлар төркеме балалары музейда кунакта булды. Аларны музей белән Синара Яббарова таныштырды.Балалар бик канәгать булып кайттылар.
-
Музейда кунакта 24.09.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Адиятуллина Г.Г., тәрбияче ярдәмчесе Саетгалиева Л.Т. музейга экскурсиягә бардылар. Анда алар борынгы бабаларыбызның тарихы, яшәеше, көн - күреше белән таныштылар. Кариналар галереясы балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Уттан сак бул! 19.09.2014

"Миляшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Чернова Рәмзия Мирзагали кызы, зурлар төокеме балалары белән "Пожар куркынычсызлыгына каршы", дигән тема астында КВН уздырды. Күңел ачу кичәсе, төрле кызыклы сораулар, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.






