МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ел тәрбиячесе-2015 11.02.2015

"Кояшкай"балалар бакчасында " Ел тәрбиячесе-2015 " республика бәйгесенең муниципаль туры узды.Анда безнең коллективтан педагог-психолог Латыпова Айсылу,русс теле тәрбиячесе Ярмухаметова Гөльназ һәм тәрбияче Ситдикова Гөльнур катнаштылар. Алар жюри әгьзаларе алдында үзләренең электрон иҗат лабораторияләрен якладылар.Соңыннан, "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән ачык дәрес үткәрү аша белем бирү эшчәнлеген тәкьдим иттеләр.
-
Чаңгы юлы -2015 09.02.2015

Шимбә ,7 нче февраль көнне "Чаңгы юлы-2015"-чарасы узды.Монда чаңгыда шуу,бау тарту һәм ату буенча ярышлар үткәрелде. Район күләмендә узган спорт бәйгеләрендә безнең коллектив актив катнашып килә.Кышкы спорт уеннарын үз эченә алган бу бәйрәм дә барчабызның күңеленә хуш килде.
-
Бездә "Ачык ишекләр "көне 04.02.2015

"Миләшкәй"балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ачык ишекләр"көне үтте.Тәрбияче Адиатуллина Голуза Галимзяновна әти-әниләргә балаларның ел буена алган белем дәрәҗәсен,мәктәпкә әзерлекләрен дәрес аша күрсәтте.
-
Республиканский конкурс " Первые шаги"
31.01.2015
Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балабыз Республика күләмендә үткәрелгән "Беренче адым" конкурсының җыр номинациясендә "Кояш нурлары" җыры белән 2 нче дәрәҗә лауреатка лаек булдылар. Балаларны әзерләде музыка җитәкчесе Ландыш Заянова.
-
Йолдызлык -2015 30.01.2015

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында талантлы балаларны эзләү, барлау максатыннан "Йолдызлык-2015" бәйгесе узды. Бәйгедә безнең балалар "Бүләк" бию белән уңышлы чыгыш ясадылар, ә ике кызыбыз "Кояш нурлары"җырын башкарып 8 нче февральдә узачак 2 нче турга үттеләр.Аларга уңышлар телибез!
-
ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК 28.01.2015 “Миләшкәй” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Без табигать дуслары” исеме астында күңел ачу кичәсе узды. Күңел ачу кичәсе балаларда туган якның гүзәллеге,аның байлыгы белән таныштыру, туган як табигатенә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар төрле уеннар аша үзләренең белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичәдә зурлар һәм уртанчылар төркеме дә актив катнаштылар. Алар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар. Кичәне музыка җитәкчесе Лилия Заянова алып барды һәм әзерләде.

-
"Ура! Кыш килде!" 27.01.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән Кашапова Синара Мирзагали кызы “Ура! Кыш килде!” темасы астында спорт бәйрәме үткәрде. Балалар чанада, чаңгыда узыштылар. Кар бабай ясау буенча да көч сынаштылар.
-
"Кошлар безнең дусларыбыз" 26.01.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә югары квалификациягә ия тәрбияче Адиятуллина Гөлүзә Галимҗан кызы балалар белән һәрдаим максатчан прогулкалар оештыра. Прогулка вакытында балаларның сөйләм, иҗади сәнгатен, танып белүләрен үстерү белән бергә кошларга карата сак караш, мәхәббәт, ярдәм итү хисләре дә тәрбияләнә. Балалар үз куллары белән җимлек ясап, кошларны сыйладылар.
-
"минем нәни дусларым" 24.01.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә югары квалификациягә ия тәрбияче Гүзәлия Фанисовна "Минем нәни дусларым" дигән темага Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибулинаның "Туган телдә сөйләшәбез" методик куллпнмасыннан һәм УМК-ның махсус кулланмалары аша, ФДББС (ФГОС) таләпләренә туры килгән белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлектә Федераль дәүләт белем бирү стандартлаы таләпләренә каралган итегратив сыйфатлар формулаштыруга юнәлдерелде: сөйләм, иҗади сәнгать, танып белү, физик үсешләре белән табигатькә сак караш,үз-үзеңне тота белү, интеллектуаль һәм шәхси бурычларны чишә белү тәрбияләнде.
Белем бирү эшчәнлегеннән соң, бакча тәрбиячеләре, башка специалистлар белән эшчәнлеккә анализ ясап, тәҗрибә уртаклашу булды. Билгеле, Гүзәлия Фанисовнаның эшчәнлегенә зур бәя бирелде.
-
Русский язык-"Посуда" 23.01.2015

Сегодня ГульназЯрмухаметова провела открытое занятие по русскому языку на тему "Посуда". Занятие соотвествовало по всем требованиям ФГОС. Было использовано методическое пособие С.М.Гафаровой. Дети старшей группы закрепили свои знания по классификации: цвет,размер, форма и использования этих посуд. Через игры дети развивали свои позновательные процессы.






