МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Җәлил укулары" бәйгесендә яулаган уңышларыбыз 01.02.2022

IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең муниципаль этабында катнашып балаларыбыз төрле урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны! Әзерләгән тәрбиячеләргә уңышлар телибез!
-
Велосипед - минем дустым. 31.01.2022

Зурлар төркемендә "Велосипед - минем дустым" дигән темага интегральләшкән эшчәнлек узды. Балалар велосипед төрләре белән таныштылар, велосипедта йөргәндә куруынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Без китаплар яратабыз 28.01.2022

Уртанчылар төркемендә "Без китаплар яратабыз" исеме астында күргәзмә үтте. Балалар кызыклы китаплар карадылар, әкиятләр тыңладылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әвәләү эшчәнлеге 27.01.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Чаңгычы" дигән темага әвәләү эшчәнлеге узды. Эш барышында балалар кеше гәүдәсен әвәләргә өйрәнделәр, шөгыль балаларда мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Курчак театры уйныйбыз 26.01.2022

Уртанчылар төркем балалары бик яратып курчаклар ярдәмендә зур булмаган спектакльләр уйнарга яраталар. Уенга кереп китеп, алар курчакларның сорауларына җавап бирәләр,аларның сораганнарын үтиләр, киңәшләр бирәләр, теге яки бу образга керәләр.Театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Курчак балаларны диалог алып барырга этәрә, бу үз чиратында диалогик сөйләмне үстерү өчен стимул булып тора.
-
Мәдәният йортына сәяхәт 26.01.2022

Бүген зурлар төркем балалары районның мәдәният йортына бардылар. Андагы хезмәткәрләр һәм аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Бүлмәләр буйлап сәяхәт иттеләр. Экскурсия бик кызыклы үтте.
-
Уртанчылар төркемендә кисеп-ябыштыру шөгыле 25.01.2022

Уртанчылар төркемендә кисеп-ябыштыру шөгылендә балалар бака фигурасын ясадылар. Шөгыль балаларның геометрик фигуралар турында күзаллауларын, бакалар турында белемнәрен киңәйтергә, кызыксынучанлыкларын, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә кар бабай ясау 25.01.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә "Кар бабай" дигән темага кисеп-ябыштыру шөгыле узды. Шөгыль барышында балаларның пөхтәлек, мөстәкыйльлек сыйфатлары үсә. Шулай ук кисеп-ябыштыру балаларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә дә зур йогынты ясый.
-
"Җиз кыңгырау моңнары" бәйрәме 22.01.2022

"Җиз кыңгырау моңнары" бәйрәмендә катнаштык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Коллективыбыз хезмәткәрлере бәйрәмгә төрле персонажлар булып киенеп чыктылар, җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уеннарын уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Безнен унышларыбыз 21.01.2022

Республикакүләм "Мин яратам сине, Татарстан!" бәйгесендә катнашып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Аңлашабыз дуслык телендә" номинациясендә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Ибраһим Ногманов, мәктәпкә әзерлек төркеме.







