МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Яшел ут-2022" бәйгесендә 1 урын 22.02.2022

Тәрбиячебез Шайхутдинова Эльвира Сиренад кызы "Яшел ут-2022" район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Эльвира Сиренадовнаны котлыйбыз! Республика этабында да аңа уңышлар телибез!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләрне бәйрәм белән котладылар 21.02.2022

Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бик күркәм бәйрәм оештырылды. Балалар әти-бабаларына җыр, шигырь, биюләр бүләк иттеләр. Әтиләр арасында оештырылган ярышлар да бик күңелле үтте.
-
Әфганчылар көне уңаеннан митингта катнаштык 21.02.2022

15 февраль көнне Әфганчылар көне уңаеннан хәрби һәм хезмәт Даны мемориаль комплексында тантаналы митинг үтте, әфган сугышында hәлак булган геройларнын hәйкәлләренэ чәчәкләр салынды.
-
"Койрыклар" әкиятен карадык 17.02.2022

Бүген үзәк балалар китапханәсендә МБОУ Мөслим гимназиясенең 3 б сыйныфында укучы һәм “Яшь театр сөючеләр” дигән түгәрәккә йөрүче балалар тарафыннан А. Алишның “Койрыклар” дигән әкияте сәхнәләштерелде. Бу чарага безнең балалар бакчасыннан да нәни тамашачылар чакырылды. Балалар әкиятне бик ошаттылар. Әкияткә кагылышлы кызыклы сорауларга да бик теләп җавап биреп бүләкләр алучылар булды.
-
Танып белү өлкәсе эшчәнлеге 16.02.2022

Танып белү өлкәсе эшчәнлеге. Уртанчылар төркем балалары орлыкларның, туфракның үзенчәлекләре белән таныштылар. Үзләре фасоль, укроп, суганнар утырттылар.
-
Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек 15.02.2022

Муса Җәлил-балаларның якын дусты" 4-7 яшьлекләр белән М. Җәлилне искә алу эшчәнлеге узды. Максат: М. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты бн таныштыру. Шигырьләр сөйләү, көйгә салынган шигырьләрен җырлау. Бурычлар: Шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту, игътибарлылык, сүз байлыкларын үстерү, аларны активлаштыру, балаларның М. Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру.
-
Табигать почмагында суган утыртабыз 14.02.2022

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары табигать почмагында эшләүләрен дәвам итәләр. Бүген балалар белән бергәләп суган утыртылды. Алар суганның тишелеп чыкканын күзәтәчәкләр.
-
Сәдәф тегәргә өйрәнү 11.02.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар сәдәф тегәргә өйрәнделәр, тиешле озынлыктагы җепне кисеп алып инәгә саплау күнекмәләрен камилләштерергә, җепне төйнәргә өйрәнделәр.
-
Тиен ясыйбыз 10.02.2022

Уртанчылар төркемендә "Тиен" темасына кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. Балалар традицион булмаган ысул белән тиен образын ясарга өйрәнделәр.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә хезмәт тәрбиясе 09.02.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында эш яратып үсү теләге уяту максатыннан хезмәт тәрбиясе узды.







