МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Йолдызлык - 2015" район бәйгесе 30.01.2015

Район мәдәният йортында "Йолдызлык-2015" бәйгесенең беренче туры үтте. Бәйгедә "Конферанс" номинациясендә мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хабибуллина Динә, Мадъяров Әмирҗан катнаштылар.Кызлар вокаль ансамбле "Үсәсем килә минем", малайлар вокаль ансамбле "Татарстан улы мин" җырлары белән чыгыш ясадылар.Кызлар һәм малайлар бию ансамбле "Танец кукол" биюен башкардылар. Шулай ук Давлетшин Раиль "Көчегем", Әхмәтҗанова Ләйсән, Хантимерова Зөләйха "Күңелле сәяхәт" җырлары белән чыгыш ясадылар. Барлык номерлар да 3 февральда көнне узасы бәйгенең икенче турына уздылар.
-
Бакчабызга яңа җиһазлар 20.01.2015

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңү яулап алган бер миллион сумлык акчасының бер өлешенә группаларның йокы бүлмәләренә яруслы караватлар, уен бүлмәләренә өстәл урындыклар, балаларга өс киемнәрен элеп кую өчен яңа зәвыкълы кием шкафлары булдырылды.
-
Бакчада "Йолдызлык" бәйгесенә әзерлек эшләре бара 16.01.2015

Бакчада ай дәвамында "Йолдызлык" район бәйгесенә әзерлек эшләре бара.
-
Бакчаның ашханәсенә капиталь ремонт ясалды 15.01.2015

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңү яулап алган бер миллион сумлык акчасының бер өлешенә бакчаның ашханәсенә капиталь ремонт ясалды.
Ашханәнең түшәмнәре яңадан буялды, стена, идәннәренә кафель җәелде, тәрәзәләре алыштырылды. Савыт-сабалар юу өчен барлык кирәк сантехника җиһазлары алыштырылды, яңа ишек куелды. -
Бакчада педагогларның чираттагы киңәшмәләре үтте 15.01.2015

Педагогларның чираттагы киңәшмәсе үтте. Темасы: "Балаларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп гаилә белән бердәм эзлекле һәм дәвамлы итеп оештыру".
-
Аттестация үткән тәрбиячеләребез
12.01.2015
Замана үзгәргән саен мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр бара. Быелгы уку елында тәрбиячеләрнең аттестация үтү тәртибе дә яңача электрон формада үтте. Тәрбияче Сәрварова Гөльнур Сәлимҗан кызы һәм музыка җитәкчесе Хамматуллина Валентина Прокопий кызы булган югары квалификацион категорияләрен расладылар, тәрбияче Гәлимова Рәсимә Камил кызы булган беренче категориясен раслады, ә тәрбиячеләр Хисамиева Индира Хәертдин кызы һәм Шишкова Лениза Мират кызы уңышлы гына беренче квалификацион категориягә ия булдылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яңа ел" бәйрәме 26.12.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның "Яңа ел" бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып әти-әниләр, апалар, абыйлар, әби-бабайлар килгәннәр иде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Сюрприз моментында Убырлы белән Шүрәле керделәр. Үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп балаларның һәм кунакларның кәефләрен күтәрделәр.
-
Уртанчылар төркемендә бәйрәм иртәсе 26.12.2014

Бүген уртанчылар төркеме балаларының Чыршы бәйрәме узды. Балалар бәйрәменә кунак булып әти-әниләр, балаларның абый, апалары, сеңлеләре, энеләре килгән иде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Бакчада "Яңа ел"га багышланган бәйрәм иртәләре уза 25.12.2014

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә "Яңа ел"га багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр, абый, апалар, әби һәм бабайлар да чакырылган иде.
-
Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе 25.12.2014

Балаларның көтеп алган "Яңа ел" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, абый, апалары, туганнары катнашты. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп җырладылар, биеделәр. Бәйрәмгә Убырлы белән Шүрәле, куяннар, почтальон Печкин да килгән иде. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләште.







