МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
"Әкияттә кунакта" 13.04.2015

Икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Г.Я.Сафиуллина, Р.Фәрхетдинова) "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп куйдылар. Әкиятне карарга уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылган иде. Үзләренең кечкенә булуларына карамастан балалар рольләрне бик оста итеп башкардылар.
-
"Яшь бөреләр" район фестивале 07.04.2015

"Яшь бөреләр" раойн фестивалендә катнашып "Җыр" номинациясендә "Ләйсән ява" җыры белән Хантимерова Зөләйха 3 урын, "Күмәк бию" номинациясендә кызлар һәм малайлар катнашындагы бию ансамбле 1урын яуладылар.
-
Бакчада "Кошлар бәйрәме" 03.04.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Р.Р.Мөхәммәтова, музыка җитәкчесе В.П.Хамматуллина бакчада балалар белән "Кошлар" бәйрәме уздырдылар. Балалар язгы табигать, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмдә уртанчылар, зурлар төркеме балалары да катнаштылар, бергәләп төрле үстерешле уеннар уйнадылар. Балаларның кошлар турында белемнәре тагы да тулыландырылды, кошларның табигатьтә ни өчен кирәк икәнен, аларны сакларга, якларга кирәк икәнен аңладылар.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә узды 30.03.2015

Педагогларның "Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча эшчәнлекнең торышы" темасына чираттагы педагогик киңәшмә узды. Көн тәртибе буенча уртанчылар төркеме тәрбиячесе Р.М.Исламова "Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча ата-аналар белән бердәм эшчәнлекнең торышы", рус теле тәрбиячече И.Х.Хисамиева "Бакчада балаларны рус теленә өйрәтү буенча эшчәнлекнең торышы" темаларына эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Өлкән тәрбияче Р.Г.Уразаева барлык педагогларны мәктәпкәчә әзерлек төркемендә "Балаларның мәктәпкә әзерлеге" темасына узган фронталь тикшерү, уртанчылар төркемендә "Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча эшчәнлекнең торышы" темасына узган тематик тикшерүнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Бакча мөдире М.Ә.Солтанова район күләмендә "Чисталык айлыгы" игълан ителүе, ай дәвамында бакча территориясендә өмәләр узачагы, башкарылачак эшләрнең күләме турында аңлатып үтте.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык эшчәнлек 20.03.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә беренче квалификацион категорияле тәрбияче Р.Х.Фәрхетдинова "Әнием минем" темасына сөйләм үстерү буенча ачык белем бирү эшчәнлеге уздырды. Балалар әниләре турында кыска гына хикәя төзеп сөйләделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, әниләргә багышлап җыр җырладылар. Эшчәнлек ахырында тәрбияче балалар белән күмәк эш башкардылар, ашьяулык бизәделәр.
-
Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек 20.03.2015

Зурлар төркемендә тәрбияче Л.Р.Закирова "Урман почмагына экскурсия" темасына балаларны әйләнә-тирә белән таныштыру буенча белем бирү эшчәнлеге уздырды. Эшчәнлек барышында тәрбияче балалар белән урманга экскурсиягә бардылар, агачларны, дару үләннәрен танып белергә өйрәнделәр, урманда үзенңе тота белү күнекмәләрен ныгыттылар. Тәрбияче табигатьне сакларга, аны чүпләмәскә кирәклеге турында аңлатты. Экскурсиядән кайткач пластилиннан миләш агачының җимешләрен ясадылар. Тәрбияче һәр дару үләненең нинди файда китерүе турында балаларның белемнәрен ныгытты.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә ачык эшчәнлек 20.03.2015

"Туган телдә сөйләшәбез" (авторлар-Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова) укыту-методик комплекты буенча тәрбияче Л.М.Шишкова беренче кечкенәләр төркемендә "Йорт хайваннары" темасына балаларныңсөйләм телен үстерү эшчәнлеге узды. Балалар белән йорт хайваннарының исемнәрен кабатладылар, сыер мөгри, песи мияулый, эт өрә кебек җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр. Экрандагы йорт хайваннарын танып эйттеләр, тавышларын тыңладылар. "Кайсы хайван нәрсә белән туклана?" дидактик уенын уйнадылар. Балалар дөрес итеп хайваннарның ашаган ризыкларын танып әйтә белделәр. Соңыннан кулның учы ярдәмендә сыер рәсемен ясадылар.
-
Учебная тренировка по эвакуации детей при ЧС 19.03.2015

В МБДОУ прошла учебная тренировка по эвакуации детей и сотрудников детского сада при ЧС. Мероприятие проводилось под руководством заведующего детским садом М.А.Султановой. В 9.00 часов был дан условный сигнал тревоги. Все группы детского сада эвакуировались по сигналу. Все воспитанники были выведены из здания, построены, воспитатели проверили состав детей по групповым журналам. Время эвакуации составило 5 минут 26 секунд.
-
Бакчада "Нәүрүз" бәйрәме 18.03.2015

Бакчада кышны озату. язны каршы алуга багышланган "Нәүрүз" бәйрәме узды. Балалар бакча ишек алдында язга багышланган шигырьләр сөйләделәр. җырлар җырладылар. Яз кызы Нәүрүз белән очраштылар. Аңа үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, бергәләп уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә Кыш бабай да килде, балалар белән бергә уеннар уйнады, Яз кызы Нәүрүз белән көч сынаштылар. Балалар Кыш бабайны киләсе елга кадәр саубуллашып озаттылар. Бәйрәм ахырында Яз кызы Нәүрүз балаларны коймаклар белән сыйлады.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык белем бирү эшчәнлекләре узды 17.03.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә 17 марттан 19 мартка кадәр "Балаларның мәктәпкә әзерлеге"темасына фронталь тикшерү узды. Тәрбияче Р.Р.Мөхәммәтованың балаларны грамотага өйрәтү, балаларның элементар математик күзаллауларын формалаштыру буенча ачык белем бирү эшчәнлекләре каралды. Балаларның белемнәре төрле режим моментларында ачыкланды.







