МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары узды 17.03.2015

Район бакча мөдирләре, тәрбиячеләре катнашташында семинар узды. Семинарның темасы: "Федераль белем бирү стандартына туры китереп балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә укыту-методик комплектлар куллану". Семинар барышында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе Р.З.Бохарова сөйләм үстерү буенча рус телендә "Познакомьтесь - это слон" дип исемләнгән ачык шөгыль күрсәтте. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесенең Грантына лаек булган рус теле тәрбиячесе И.Х.Хисамиева уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә рус теле буенча йомгаклау эшчәнлекләре күрсәтте. Өлкән тәрбияче Р.Г.Уразаева "Федераль белем бирү стандартына туры китереп балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә укыту-методик комплектларны кулланып эшләү" темасына чыгыш ясады, балалар бакчасының методик документациясе белән таныштырды. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече Р.Р.Шарифуллина, Рус Шуган авылы "Зернышко" балалар бакчасы мөдире А.Ю.Басорина семинар темасына чыгыш ясадылар.
-
"Изгелек атналыгы кыссаларында 16.03.2015

Мөслим лицееннан укытучы Светлана Николаевна Заляева җитәкчелегендә 6 б сыйныф укучылары "Изгелек атналыгы" кыссаларында балаларга уенчыклар алып килделәр. Аларны зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына тапшырдылар.
-
"Ел тәрбиячесе-2015" республика бәйгесенең зона туры узды 11.03.2015

Сарман районының Җәлил эшчеләр бистәсенең "Аленушка" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2015" республика бәйгесенең зона туры узды. Мөслим районының данын Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасыннан беренче квалификацион категорияле тәрбияче Бохарова Резеда Зәкәриевна, Тойгельде авылының "Карлыгач" балалар бакчасыннан Насифуллина Индира якладылар. Бәйгедә Сарман, Актаныш, Зәй, Әлмәт , Азнакай, Мөслим район мәгариф хезмәткәрләре катнаштылар. Комиссия әгъзалары алдында педагоглар 20 минутлык белем бирү эшчәнлеге, эш тәҗрибәсе буенча презентация белән чыгыш ясадылар.
-
Барлык төркемнәрдә дә "Әниләр бәйрәме" узды 06.03.2015

Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 8-Мартка багышланган "Әниләр бәйрәме" нә багышланган бәйрәм иртәләре уздылар. Бәйрәмдә балалар матур итеп әниләренә, дәү әниләренә багышлап җырлар җырларылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. биюләр башкардылар. Шулай ук әниләре белән бергә төрле уеннар уйнадылар. Балалар әниләренә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнәр бик күнңелле үттеләр.
-
"Ел тәрбиячесе-2015" республика бәйгесенең муниципаль турының нәтиҗәләре 25.02.2015

"Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район турына йомгак ясалды. Бәйгенең финалы Мөслим "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында оештырылды. "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Г.М.Тухбагалиева, Р.М.Габдулхаковаларга "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган өчен сертификатлар тапшырылды. Ә беренче квалификацион категорияле тәрбияче Р.З.Бухарова бәйгедә катнашып беренче урынны яулады һәм районыбызның данын яклап Сарман районы Җәлил бистәсендә уткәреләчәк зона бәйгесендә катнашачак. Тәрбиячебезгә уңышлар һәм республика бәйгесенә үтүен телибез.
-
Бакчабызга яңа үстерешле уеннар кайтты 24.02.2015

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңү яулап алган 1миллион сумлык Грант акчасынын бер өлешенэ балалар бакчасына үстерешле уеннар кайтты. "Солнышко" исемле интерактив сенсор панель балаларга белем бирүдә, белемнәрен ныгытуда бигрәк тә файдалы. Анда балаларның эйләнә-тирә белән, саннар белән таныштыру буенча уеннар, шулай ук балалар төрле төсләрне кулланып үзләре теләгән әйберләрне рәсемгә төшерә алалар, бирелгән рәсемнәрне өлешләп җыеп уйнап була.
-
Бакчабызда яңа үстерешле уеннар 24.02.2015

Грант акчасына балаларга бүлмәдә ком белән уйнау өчен төрле төсләр белән яктыртыла торган махсус өстәл, кечкенәләр өчен җыелма өй, төзү конструкторы, балалар белән индивидуаль эшләү өчен тулысынча дидактик уеннар белән җиһазландырылган психолог өстәле кайтарылды. Һәр тәрбияче балалар белән индивидуаль эшләү өчен яңа җиһазларны практикада уңышлы куллана.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әтиләр бәйрәме" 20.02.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашында "Ватанны саклаучылар" көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә балалар әтиләрнен, бабайларын хөрмәтләп шигырьләр сөйләделәр, аларга багышлап җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Балаларның әтиләре белән бергәләп уеннар уйнаулары бигрәк күңелләренә һуш килде.
-
Республика күләмендә узган Муса Җәлил исемендәге фәнни-практик конференциясендә 19.02.2015

Беренче квалификацион категорияле тәрбияче Р.Р.Мөхәммәтова, Г.М.Тухбагалиевалар Муса Җәлил исемендәге Минзәлә көллияте базасында оештырылган "Муса Җәлилнең рухи мирасын балаларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә куллану" темасындагы республика фәнни-практик конференциясендә үзләренең чыгышлары белән катнаштылар. Тәрбиячеләребез балалар бакчасында Муса Җәлилнең иҗатын ничек кулланулары турында видеопрезентация белән чыгыш ясадылар, ә Р.Р.Мөхәммәтованың М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен яттан сәнгатьле итеп сөйләве конференциядә катнашкан кешеләрнең күңелендә эзсез калмагандыр.
-
Зурлар төркемендә "Әтиләр бәйрәме" 18.02.2015

Зурлар төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, бабайлар һәм балаларның якыннары, туганнары килде. Балалар әтиләрен хөрмәтләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм бик матур итеп биюләр биеделәр. Этиләр һәм балалар бик күңелле итеп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган кул эшләрен әтиләренә бүләк иттеләр.







