МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Музейга экскурсия 28.04.2015

Тәрбияче Р.Р.Мөхәммәтова җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәгендә урнашкан "Туган як музее"на экскурсиягә бардылар. Музейның фәнни хезмәткәре Р.И.Тимкин балаларны анда булган экспонатлар белән таныштырды.
-
Район күләмендә Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелде. 27.04.2015

Район "Мизгел" яшьләр үзәгендә Г.Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре һәм балалар катнаштылар. Балалар бәйрәмдә Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеменнән (тербиячесе Г.М.Тухбагалиева, музыка җитәкчесе В.П.Хамматуллина) "Су анасы" әкиятеннән бер күренеш тәкъдим иттеләр, Димухаметова Гүзәл һәм Разиева Алисә "Бала белән күбәләк" җырын башкардылар. Балаларның чыгышын яратып кабул иттеләр.
-
Районыбызның яшьләрен Армия сафларына озату тантанасында 24.04.2015

"Мизгел" яшьләр үзәгендә районыбызның яшь егетләрен Армия сафларына озату тантанасы узды. Тантанада районыбызның сугыш ветераннары яшьләребезгә үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр, Мәдәният бүлеге тарафыннан концерт номерлары да әзерләнгән иде. "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары. тәрбиячесе Р.Р.Мөхәммәтова, музыка җитәкчесе В.П.Хамматуллина җитәкчелегендә кызлар һәм малайлар "Яблочка" биюен, кызлар вокаль ансамбле "Йокла куянкай", малайлар ансамбле "Солдам булам" җырларын башкардылар.
-
Участие в республиканском семинаре "Национальное воспитание в ДОУ" 23.04.2015

23 апреля 2015 года в МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №8 "Сандугачым" Менделеевского муниципального района Республики Татарстан прошел республиканский семинар на тему: "Национальное образование в ДОУ" с участием Хабибуллиной И.З. - кандидата педагогических наук, доцента кафедры педагогики и психологии Набережночелнинского института социально-педагогических технологий и ресурсов, специалистов МУ "Управление образования Исполнительного комитета Менделеевского муниципального района Республики Татарстан", представители детских садов райцентров Муслюмово, Мамадыш, п. Джалиль Сармановского района, городов Елабуга, Набережные Челны, Менделеевска и Менделеевского района. На семинаре выступила заведующий детским садом Султанова М.А. по теме: "Нравственное воспитание детей средствами народной педагогики". Так же участникам семинара была представлена видеопрезентация МБДОУ "Кояшкай" и мероприятие "Сөйгән халкымның чал тарихы". Выступление получило высокую оценку участников встречи. По окончании семинара были озвучены итоги конкурса авторских программ по теме "Национальное образование в ДОУ". По итогам конкурса заведующий МБДОУ "Кояшкай" Султанова М.А. , старший воспитатель Уразаева Р.Г., музыкальный руководитель Хамматуллина В.П., воспитатели Сарварова Г.С., и Галимова Р.К. были награждены Дипломами победителя конкурса, воспитатель Мухаметова Р.Р. - сертификатом участника конкурса.
-
Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә 23.04.2015

Бакчада Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә барлык төркем балалары да катнаштылар. Зурлар төркеме тәрбиячесе Г.М.Тухбагалиева балаларга Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, "Шурәле", "Су анасы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 22.04.2015

Балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча төрле чаралар уза, әзерлек эшләре бара. Бакча бинасының урам ягы өлешенә "С праздником Великой Победы!" язуы астындагы баннер, группа бүлмәләрендә "Победа - 70 лет" исемле стендлар урнаштырылды.
-
Общее родительское собрание с участием представителей ООО "СК "АК БАРС-Мед" и Фонда социального страхования 21.04.2015

В детском саду прошло общее родительское собрание с участием представителей ООО "СК "АК БАРС-Мед" и Филиала №15 ГУ-РО Фонда социального страхования РФ по РТ. Директор представительства ООО "СК "АК БАРС-Мед" Гараева Л.Г. и главный специалист по обязательному медицинскому страхованию Хусаинова А.Р. ознакомили родителей с новым видом медицинского страхования - ДМС (дополнительное медицинское страхование) и с преимуществами данного вида страхования. По окончании выступления ответили на многочисленные вопросы родителей и коллектива. Главный специалист Фонда социального страхования Фатихова А.А. в своем выступлении коснулась новых изменений, связанных с выплатой пособий по временной нетрудоспособности граждан, больничных листов, которые вступят с силу с 01.07.2015 года. Медицинская сестра детского сада Зиннурова З.Ш. провела разъяснительную работу с родителями о важности и безопасности вакцинации, о необходимости получения прививок в установленные сроки.
-
Әхсан Әмир улы Шарипов бездә кунакта 21.04.2015

Бакчабызның уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсан Әмир улы Шарипов белән очрашу узды. Сугыш ветераны балаларга сугышның ничек башлануы, кайсы шәһәрләрдә дошманнар белән көчле бәрелешләр булуы, сугыш вакытында кешеләрнең ачлыкка интегүе, ачлыктан купме кешеләрнең һәләк булуы турында сөйләде. Балаларга үзенең киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Балалар ветеранны хөрмәтләп сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биюләр башкардылар. Очрашуның күңелле мизгелләре бакчабызның тарихи фотоальбомында истәлекле урын алды.
-
Китапханәгә экскурсия 20.04.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Р.Р.Мөхәммәтова җитәкчелегендә балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Балаларны китапханә хезмәткәре Х.Сәхбетдинова каршы алды. Ул балаларны китаплар, журналлар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган видеопрезентация белән таныштырды. Балаларга китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
-
Зурлар төркеме балалары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр 15.04.2015

Зурлар төркеме балалары (тәрбиячесе Г.М.Тухбагалиева) "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкиятне карарга кечкенәләр, уртанчылар төркеме балалары җыелган иде. Балалар әкиятне бик оста уйнадылар. Соңыннан концерт номерлары белән дә чыгыш ясадылар.







