МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Авылдашыбыз Ф.Сафин белән очрашу узды. 28.01.2014

Якташыбыз, язучы, "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире, Г. Исхакый, А.Грибоедов исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәнннәре кандидаты Ф.Сафин һәм "Казан утлары" журналының әдәбият бүлеге мөхәррире А. Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Очрашуда Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Татар Бүләре урта гомуми белем бирү мәктәбеннән бер төркем укытучылар язучыны юбилее белән котларга килгән иде. Кичәдә язучыларның әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, шигырьләре укылды һәм алар сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
-
Илүзә-призер!!!
27.01.2014
Фәннәр буенча үткәрелгән олимпиаданың ОБЖ фәне буенча республика турында 9 нчы сыйныф укучысы Мурзина Илүзә призер булды! Булдырдың, Илүзә! Укытучысы Әхмәтов Рамил Ә.
-
Өченче урынны алдылар. 25.01.2014

Мәктәп командасы район чаңгы ярышында өченче урынны алдылар.
-
Безнең команда өченче. 22.01.2014

Күп төрле ярышлар буенча мәктәп командасы өченче урынны яулады. (Команда составы: Никитин Р., Зарипова А., Фаррахов Р.,Сафиуллина Г. Шакирянов И; җитәкчеләре-И.М.Минныразиев).
-
Ата-аналар җыелышлары үтә башлады 18.01.2014

8 нче сыйныф укучыларының сыйныф ата-аналар җыелышы булып узды.Ата-аналар инглиз теле дәресендә булдылар. Социальләшү һәм тәрбия темасына чыгыш тыңладылар. Анкета сорауларына җавап бирделәр. Балаларының мәктәптәге тормышы белән таныштылар.
-
Мәктәп икенче урында!
16.01.2014
Укучылар спартакиадасының район көрәш ярышында мәктәп командасы икенче, Рузил беренче, Рәзил , Роман, Шамил икенче, Рәфәгать, Илнар өченче урыннарны яуладылар. Булдырдыгыз, егетләр!!!
-
Азилә 2 нче дәрәҗә дипломга ия! 07.01.2014

"Яшьләр фәнни эзләнүдә" республикакүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнашып 9 нчы сыйныф укучысы Насретдинова Азилә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.
-
Безнекеләр булдыра! 27.12.2013

Рус теленнән Азилә һәм Алия җиңүчеләр, Инсаф һәм Илүзә -призерлар. Литературадан район олимпиадасында Азилә һәм Алсу -җиңүчеләр, Азат һәм Илүзә-призерлар.Булдырдыгыз!
-
Беренче урынны алдылар! 23.12.2013

Раел Максутов призына үткәрелгән районара көрәш ярышында Шәмсиев Р. 1 урынны, Миркәев Ш.икенче урынны алдылар.
-
Россиякүләм конкурсларда җиңделәр! 21.12.2013

Россиякүләм Инфо-урок конкурсында Шакирянов Р. математикадан өченче, Әхмәтгалиев Р. инглиз теленнән беренче урынны яуладылар.









