МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
-
Укытучылар көне 07.10.2026

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмгә мәгариф тармагында хезмәт куйган ветераннар, барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларыннан мәгариф хезмәткәрләре җыелды.
Бәйрәм чарасын ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин теләкләрен җиткерде. Шулай ук балаларга белем һәм тәрбия бирүдә куйган тырыш хезмәтләре өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Алар арасында мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бәдретдиноаа Гөлназ Мәгъфүрҗан кызы да бар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә тынгысыз һәм җаваплы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, алдынгыларга грамоталар, бүләкләр тапшырды. Мәктәбебездән 35 ел хезмәт стажы булган тәрбиячебез Вәлива Гөлләрия Ахунҗан кызы бүләкләнде. Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм тәбрикләүләр белән үрелеп барды. -
Өлкәннәр көне 06.10.2026

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, мәдәният йортларында өлкәннәргә багышланган кичәләр, бәйрәмнәр үтте. Бу чаралар өлкән буын кешеләренә ихтирам күрсәтү, аларга музыкаль котлаулар һәм күңелле очрашулар бүләк итү максатыннан оештырыла.
6 октябрь көнне мәктәбебездә дә Өлкәннәр көненә багышланган "Сез булганга көзләр матур!" дип аталган кичә үтте.
Бәйрәмдә төрле елларда Әмәкәй мәктәбендә, балалар бакчасында эшләгән өлкәннәребез катнашты.
Чара җылы аралашу, хатирәләр белән уртаклашу укучыларыбызның, укытучыларыбызның концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез гомерегезнең иң матур елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Мәктәптә бер-берегезгә иңне-иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намус белән хезмәт иттегез, уку йортының район һәм республика күләмендәге уңышларына зур өлеш керттегез.
Сезнең тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез һәм хезмәт юлыгыз бүгенге яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен ихлас рәхмәт сезгә! -
Укытучылар көне 05.10.2026

Бүген – Укытучылар көне.
Мәктәбебездә иртәннән үк бәйрәм рухы сизелә. Укучыларыбыз укытучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Авыр һәм катлаулы, әмма изге эшегезнең матур уңышларын күреп сөенергә язсын!
Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, алар турында яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф һәм аяз көннәр телибез!!!
















