МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Кулибиннар конкурсында икенче урын! 04.04.2014

Кулибиннар конкурсында мәктәп икенче урынны алды.
-
Сугыш ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. 02.04.2014

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ветеранга булыш!" акциясенә кушылып, 7 класс укучылары сугыш һәм хезмәт ветераннары Зарипов Сәгыйдулла һәм Рәшидә апаларга тимурчылыкка бардылар. Ихаталарын кардан чистарттылар, йорт эшләренә булыштылар. Рәшидә апа сугыш чоры хатирәләрен искә төшереп, балалар белән уртаклашты.
-
Әфганстан-батырлык урыны 26.03.2014

Республикакүләм "Әфганстан-батырлык урыны" иҗади эшләр конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Фаррахова Гүзәл җиңү яулады.
-
"Шәфкатьлелек операциясе"ндә катнаштылар. 25.03.2014

Тәрби эшләре буенча директор урынбасары Гайсина Р.З., педагог -организатор Гайсина Р.К., класс җитәкчеләре Бәдретдиннова Г.М., Мурзина С.Н. 5,6 нчы сыйныф укучылары белән Мөслимдәге өлкәннәр йортына шефлык концерты белән бардылар. Өлкәннәргә бүләкләр тапшырдылар.
-
Дистанцион олимпиадада җиңделәр 24.03.2014

3 нче сыйныф укучылары Шакирянов Р. һәм Әхмәтгалиев Р. Россия күләмендә " Инфоурок" үткәргән рус теле олимпиадасында 1 һәм 2 нче урыннарны яуладылар. Укытучы: Мухамадиева А.Ф.
-
Лауреат булдылар! 21.03.2014

" Туган як тарихын өйрәнү түгәрәгенең " Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" сайты икенче регионара "Барсын белергә телим" иҗади проектлар конкурсының "Туган як тарихын өйрәнү" юнәлешендәге проектлар" номинациясендә лауреат булды.
-
Мәктәп командасы 3 нче урында 18.03.2014

Уктан ату буенча районда үткән ярышта безнең команда 3 нче урынны яулады. Команда составы: Мөхәммәдиев Илнур, Фаррахов Радик, Фаррахова Гөлфинә, Сөләйманова Ләйсән. Укытучылары Мәбәрәков И.М.
-
Җиңүче-Айдар! 14.03.2014

"IV Г.Тукай исемендәге Бөтенрәсәй сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр" конкурсының район турында Хәкимов Д.(2 класс), Җәлилова А.( 8 класс), Шамс А.(!! класс) катнаштылар. Шамс А. өлкәннәр төркемендә беренче урынны яулады. Булдырдыгыз, егетләр һәм кызлар!
-
Әниләр бәйрәмен үткәрделәр.
14.03.2014
5,6 сыйныф укучыларының әниләре дәрес тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Соңыннан әниләр өчен укучылар зур концерт куйдылар.
-
Эвакуация үткәрелде.
14.03.2014
Мәктәп күләмендә янгын куркынычы булганда эвакуацияләнү буенча күнегүләр үткәрелде.









