Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Новости гимназии
Хуш, Әлифба!
Опубликовано: 28.02.2015Һәр шәхес, нинди генә һөнәр иясе булуына карамастан, тәүге дәреслеген – “Әлифба”ны сагынадыр, аңа рәхмәтледер.Чөнки белем “Әлифба”дан башлана. Әлифба озын гомерле,тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Ә “Әлифба бәйрәме” исә иң истә калган тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген гимназиядә 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашты. Укучылар өчен бу бәйрәм мәгънәле, мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырылган иде. Күңелле чарага әти-әниләр дә чакырылган. “Хәрефстан” иленә сәяхәт вакытында укучылар 39 бертуган хәрефнең зур әһәмияткә ия булганын төрле уеннар ярдәмендә янә искә төшерделәр, белемнәрен ныгыттылар. Шигырь сөйләү, җыр-бию, төрле биремнәр үтәү, белемнәрне сынау ярышлары бәйрәмне тагын да күңелле итте. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. “Әлифба” дәреслегеннән белем иленә сәяхәт башлана. Балаларда Китап белән кызыксыну кимемәсен иде. Күңелле сәяхәтләр сезгә, балалар, рәхим итегез, Белем иленә!
Источник: МБОУ "Гимназия"
К списку новостей














