муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Күңелле стартлар 30.10.2014

Кичә, ягъни 30 октябрь көнне, башлангыч сыйныфлар арасында " Күңелле стартлар" үткәрелде. Программада ГТО элементлары кулланылды. Балалар үзләреннән бик кәнагать калдылар.
-
"Көз- юморист" 25.10.2014

Бу атнада укучылар " Көзге бал"га багышланган стенгазетларын чыгарды, яшелчә, җиләк-җимешләрдән төрле күргәзмәләр ясады. Актив укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Югары сыйныфлар арасында "Көз- юморист" темасына зирәкләр-тапкырлар-җитезләр арасында ярыш оештырылды. Беренче урында 10 һәм 9 нчы сыйныфлар, икенче урын 8 нче сыйныфлар, өченче урын 11 нче сыйныфлар арасында бүленде. 11 ләрнең Ахметзянов Инсаф башкаруында җырлары, 10 ннарның Халиуллина Ләйсәннең рэп башкаруы, Хабриев Ниязның гитарада уйнавы,9 ларның заманча " Шалкан" әкиятен зур осталык белән башкарулары, 8 ләрнең "Витаминнар бакчасы" истә калырлык булды.
-
Көзге бал 25.10.2014

Бу атнада мәктәптә көзге уңыш бәйрәмнәре гөрләде. укучылар яшелчәләрдән күргәзмәләр ясады, стена газеталары чыгарды, иң тырышып эшләгәннәр грамоталар белән бүләкләнде.
-
" Башваткыч " 24.10.2014

23 октябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары арасында уңыш бәйрәменә карата, ашамлыклар темасына " Башваткыч " уены оештырылды. Уенны 6 нчы сыйныф укучысы Ганиев Инсаф алып барды. Киеренке көрәштә беренче урынны 7 нче сыйныф, икенче урынны 5 нчы сыйныф, 3 нче урынны 6 нче сыйныфлар бүлеште.
-
Наркотикларсыз тормыш 23.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш " айлыгында гомуммәктәп линейкасы, класс сәгатьләреуздырылды.
-
Наркотиклар тормыш 23.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш " айлыгы кысаларында мәктәп беренчелегенә баскетбол ярышлары булды.
-
"Киләчәккә билет" 20.10.2014

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге үткәргән " Киләчәккә билет" сочинениеләр конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Хәйруллина Алия Рәдис кызы " Минем булачак профессиям" номинациясендә 1 нче урынны алды. Аның эше республика турына җибәрелде. Котлыйбыз!
-
Суботник 20.10.2014

8-18 октябрьдә үткәрелгән гомумреспублика күләмендә үткәрелгән өмәдә безнең мәктәп актив катнашты. Барлык мәктәп территориясе тәртипкә китерелде. Җыенда 5-11 сыйныфлардан 113 укучы катнашты.
-
"Сәләт" марафонына без дә кушылдык 18.10.2014

-
Укытучылар бәйрәме 04.10.2014

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.















