муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Районные соревнования 20.03.2014

18 марта в МБОУДОД "Центр внешкольной работы" проводились районные соревнования по военно-прикладным видам спорта, посвященных памяти А. Ф. Аминова. Наша команда заняла 3 место в конкурсе " Многоборье "Защита" и " Перетягивание каната".
-
Аҗаган - 2014 10.03.2014

6 март көнне мәктәптә «Аҗаган – 2014» хәрби-патриотик уены булып узды. Һәр класс, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң спорт уеннарында көч сынашты.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-брасокка старт алды. Мәктәп директоры Хаҗиев Г.Х., ОБЖ укытучысы Шарафеева А. Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Назмиев И.Т. колонна булып тезелгән укучылар юлга кузгалды. Солдат укучылар сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында бер минут тынлык белән бүгенге тормыш өчен рәхмәтләрен белдерде. Аннары һәр сыйныф үзенә бирелгән план-карта буенча “ дошман” штабын камап алды. Балаларның “җиңү” авазына ноктаны мәчет манарасыннан яңгыраган моңлы азан нокта куйды.
“Аҗаган” – бүгенге болгавыр заманда һәрчак үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен. Ул команда рухын тәрбияли.
-
Спонсорлар бездә кунакта 04.03.2014

1 нче март көнне мәктәбебез чираттагы кунакларны кабул итте. Бу юлы безгә мәктәп төзелеше, аның бизәлеше, укыту - тәрбия эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган җиһазлар алу максатыннан акчалата ярдәм күрсәткән, безнең хөрмәтле спонсорларыбыз килде. Алар хөрмәтенә укучылар тарафыннан " Изгелек искермәс тә, тузмас та" дип исемләнгән чыгыш әзерләгәннәр иде. Кунаклар мәктәбебезне бик ошатты, алга таба да бергәләшеп, ярдәмләшеп торырга дигән фикергә килеп таралыштылар.
-
Ветеран укытучылар кунакка килде.
01.03.2014
Яңа мәктәпкә ветеран укытучылар кунакка килде. Алар яңа мәктәп залларына, кабинетларга сокланып йөрде. Балалар исән-сау булсын, укытучылар имин эшләсен дип теләк теләп киттеләр.
-
Стихи любимого поэта 28.02.2014

26 нчы февралькөнне беренче сыйныф укучылары арасында " Стихи любимого поэта" дигән тема астында шигырь укучылар конкурсы узды. Безнең 1 нче сыйныф укучысы Шарафеев Ислам ( укытучы: Гилмутдинова З. Ш. ) бу конкурста В. Орловның " навсегда со мной" шигырен сөйләп II урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
" Яшьлек авазы" 28.02.2014

27 нче февраль көнне мәктәбебездә Кукмара аграр көллияте студентларының " Яшьлек авазы" дип исемләнгән агитбригада чыгышы булды. Алар үз чыгышларында 8, 9, 10 нчы сыйныф укучыларын көллият тормышы белән таныштырып, аларга һөнәр сайларга юнәлеш бирделәр.
-
Башлангычларда - 23 нче февраль 25.02.2014

23 февраль - бәйрәм уңаеннан башлангыч сыйныфлар арасында спорт ярышлары узды. Әлеге чарада укучылар бик актив катнаштылар.
-
Мөрәҗәгать! 24.02.2014

Хөрмәтле дуслар! Без бүгенге көндә аяз күк йөзле тыныч тормышта яшибез. Һәрбер иртәне шатланып каршы алу, дуслар белән мәктәптә уку, әти- әниләргә ярдәм итү, дәрес хәзерләү- бик зур бәхет! Ә бит бу бәхет, тыныч тормыш бабайларыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның гомерләре бәрабәренә яулап алынган.
Якташларыбызның күпмесе туган җир азатлыгы өчен сугыш кырларында башларын салганнар. Алар да безнең кебек үк тормышны яратканнардыр, киләчәк турында хыялланганнардыр, җиңү көнен көткәннәрдер. Ә сугыш- аяусыз! Авылыбызның нәкъ уртасында Бөек Ватан Сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелган. Анда изге җиребезне илбасарлардан саклап калган 325 каһарманнарыбызның исеме мәңгеләштерелгән.
Мәктәбебездә 1994 нче елда оешкан “Хәтер” группасы бик зур эш башкарды. Олыяз , Балыклы, Түбән һәм Югары Казаклар авылларының “ Хәтер китаплары” төзелде, сугыш елы балалары турында мәгълүмат тупланды, сугыш кырында хәбәрсез югалган 56 авылдашыбызның исеме ачыкланды. “Кар десанты” группасы егетләре дә һәр ел саен сугыш үткән җирләрдә булып, хәбәрсез югалган солдатларны эзләп, җирләүдә катнашалар.
Бүгенге көндә “ Хәтер” группасы “ Безнең уртак җиңүебез” дигән проектта катнаша. Аның максаты – сугыш хатирәләрен мәңгеләштерү. Чөнки сугышның тере шаһитләре булган ветераннарыбызның сафы көннән- көн сирәгәя. Берничә елдан киләчәк буын ул куркыныч еллар турында китаплардан укып, кинофильмнар карап кына белә алыр.
Без сезгә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырлар, сугыш чоры балалары турында истәлек- хатирәләр, мәгълүматлар туплыйк. Эзләнү эшендә катнашыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан- буыннарга күчсен! Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!
-
М. Җәлилнең туган көне. 21.02.2014

17 нче февраль көнне район мәдәният йортында патриот шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан җыр һәм нәфис сүз конкурсы үткәрелде. 1 нче сыйныф укучысы Хабибрахманова Илүзә ( укытучы Гилмутдинова З. Ш. ) дәү әнисе Наилә Сагъдиева язган " Сабантуйга килегез " шигырен сөйләп , 5 нче сыйныф укучысы Ирек Хаммадиев ( җитәкче Багавиева А. М. ) " Батыр солдат " җыры белән катнашып лауреат булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да шундый конкурсларда актив катнашуларын телибез
-
Зур тантана! 17.02.2014

Җир өстенә күтәрелгән нурлар белән-
Көн ямьләнә.
Һәммәбезгә бәйрәм бүген-
Жан дәртләнә.
Зур өметләр белән киләбез,
Мәктәбемнең ачык капкасы.
Матурлыгын күреп сокланабыз,
Бер дә килмәс инде кайтасы.
“Стройсервис” җәмгыяте
Төзеде безгә зур мәктәп.
Чын күңелдән барыбыздан,
Җиткерәбез, зур рәхмәт!















