МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Ата-аналар җыелышы узды 02.11.2019
Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында Дәүләт автоинспекциясенең Кайбыч районындагы бүлекчә башлыгы Тимуршин Ф.Ф.., балигъ булмаганнар эшләре буенча әйдәп баручы белгеч Кәлимуллина Ф.Н., җыелышка килгән ата-аналар алдында балаларның куркынычсызлыгы темасы буенча чыгыш ясадылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәйнетдинова Алсу Газиз кызы, "Бала тәрбияләүдә әдәби әсәрләрнең роле" дигән темага методик доклад белән чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре белән, ТДИ һәм аңа әзерлек темасы буенча әңгәмә оештырылды.
-
Көзге каникуллар башланды 29.10.2019
Бүгеннән укучыларыбызның көтеп алынган каникуллары башлана. Шул уңайдан бүген сыйныф бүлмәләрендә генераль җыештыру, каникул алды сыйныф сәгатьләре, мәктәпкүләм линейка узды. Линейкада укучылар каникуллар вакытына планлаштырылган чаралар белән таныштылар. 9 нчы сыйныф укучылары өчен сынаулык имтиханнары, фәннәр буенча консультацияләр оештырылса, калган сыйныф укучылары өчен спорт уеннары, шулай ук фәннәр буенча консультацияләр оештырылачак. Түгәрәкләр дә үз расписанияләре буенча эшләячәк.
-
Котлыйбыз! 26.10.2019
Хезмәттәшебез, башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Фәхимә Габдулла кызын гомер бәйрәме - туган көне белән котлыйбыз! Озак еллар дәвамында бер урында- Иске Чәчкаб мәктәбендә эшләү дәверендә математика, тарих, тормыш иминлеге дәресләре укыткан, директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкарган олы җанлы хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, озын һәм тигез гомер, бәхет - шатлыклы киләчәк телибез! Укучыларның хөрмәтен, ата-аналарның рәхмәтен тоеп тагын озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирергә насыйп булсын!
-
Орлята учатся летать 25.10.2019
Бүген "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, 2 нче Ачык Республикакүләм патриотик җырлар фестиваль - конкурсының финалында уңышлы чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗә дипломга ия булып кайттылар. Афәрин кызлар! Афәрин Люция Әгъзамовна! Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга насыйп булсын!
-
Татарча диктант яздык 19.10.2019
Бүген без бөтен дөнья татарлары белән берлектә, "Татарча яз" акциясенә кушылдык. Диктантны лаеклы ялдагы авылдашларыбыз, әти-әниләр, укучыларыбыз да язды. Диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы укыды.
-
IT белемнәр көне 18.10.2019
Бүген безнең мәктәп бердәм "IT белемнәр көне" акциясенә кушылды. Әлеге акцияне сыйныф җитәкчеләре сыйныфтан тыш чара һәм сыйныф сәгатьләре кысаларында уздырды.
-
Җиңү урманы-2019 08.10.2019
Бүген без "Җиңү урманы" ("Лес Победы") акциясенә кушылдык. Укучыларыбыз мәктәп тирәлегенә миләш, балан куаклары утырттылар.
-
5 нче октябрь - үзидарә көне 05.10.2019
Бүген, 5 нче октябрь - Халыкара Укытучылар көне уңаеннан, мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасына кергән укучылар үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар- 1 - 8 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Әлеге укучылар безгә матур һәм кызыклы концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
Котлыйбыз! 04.10.2019
Халыкара Укытучылар көне уңаеннан, район мәдәният йортында зур чара оештырылды. Әлеге чарада безнең коллегаларыбыз лаеклы бүләкләргә ия булдылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Физик тәрбия укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызына Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Коллегаларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Өлкәннәрне зурладык! 03.10.2019
1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан, бүген безнең мәктәптә зур чара узды. Авылыбызда яшәүче олы яшьтәге әби-бабайларны авыл җирлеге белән берлектә кунак иттек. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б. һәм Кайбыч районы Башлыгының урынбасары Бәдретдинова Д.Ә. катнашты. Мәктәпнең спорт залында үткән әлеге чарада укучыларыбыз концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.