МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"Терроризмга каршы торып буламы?" 11.03.2020
9 нчы сыйныф җитәкчесе Л.Р.Хәйретдинованың бүгенге сыйныф сәгате "Терроризмга каршы торып буламы?" дигән сорау белән башланып китте. Әлеге сыйныф сәгатендә укучылар шушы җитди сорауга җаваплар эзләделәр. Төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр, тематик видеороликлар карадылар.
Классный руководитель 9 класса Л.Р.Хайрутдинова, начала сегодняшний классный час с вопросом "Можно ли противостоять терроризму?". На классном часе учащиеся искали ответы на этот серьезный вопрос. Рассмотрели различные ситуации,смотрели тематические видеоролики
-
Әбиләребез кунакка килде! 09.03.2020
Бәйрәм уңаеннан, 7 нче март көнне, башлангыч сыйныф укучылары кунакка әбиләрен чакырдылар. Укучылар әбиләренә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, төрле сорауларга җаваплар бирделәр, уеннар да уйнап алдылар. Соңыннан әбиләр белән кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Әлеге чара җылы һәм бик матур үтте. Оештыручылары- башлангыч сыйныф укытучылар Мөхетдинова Алсу Назым кызы һәм Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызына рәхмәтебезне белдерәбез.
В честь праздника, 7 марта, учащиеся начальных классов пригласили в гости своих бабушек. Учащиеся показали бабушкам свои способности: танцевали, пели, отвечали на различные вопросы, играли в игры. Мероприятие прошло очень тепло и красиво. Благодарим организаторов-учителей начальных классов Мухутдинову Алсу Назымовну и Хасанову Фагиму Габдулловну.
-
"Ягез әле, кызлар!" 07.03.2020
Халыкара хатын -кызлар көне уңаеннан, бүген кызларыбызны бәйрәм белән котладык. Шул уңайдан, "Ягез әле, кызлар" исеме астында чара оештырдык. Кызлар "Сәләт" һәм "Елмай" исемле ике командага бүленеп ярыштылар. Әлеге бәйгедә кызларның тапкырлыгы да сыналды, хуҗабикәләр буларак та белемнәре тикшерелде, эстафеталар да оештырылды. Нәтиҗәдә "Сәләт" командасы җиңүче булып танылды. Афәрин кызлар!
Сегодня мы поздравили наших девушек с Международным женским днем. В связи с этим мы организовали мероприятие под названием "А ну-ка, девочки". Девушки соревновались в двух командах" Сәләт "и" Елмай". Были проверены и находчивость девушек, организованы эстафеты. В итоге победителем стала команда "Сәләт". Молодцы девушки!
-
"Без бергә" ("Мы вместе") 04.03.2020
Бүген Республикакүләм "Без бергә" халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. Безнең укучылар "Вокаль ансамбль" һәм "Вокал соло" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. "Салават күпере" вокаль ансамбле, Адиятуллина Ралинә- Кәлимуллина Ясминә дуэты, Адиятуллина Эльвинаның чыгышы жюри күңеленә хуш килде. Алар барысы да 17 нче март көнне Буа шәһәрендә узачак фестивальнең зона турына уздылар. Әлеге укучыларның җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызына рәхмәтебезне белдерәбез! Ә кызларга исә, фестивальнең алдагы этапларында уңышлар телибез!
Сегодня состоялся муниципальный этап Республиканского фестиваля народного творчества "Без бергә". Наши учащиеся выступили в номинациях "Вокальный ансамбль" и "Вокальное соло". Жюри порадовало выступление вокального ансамбля "Салават Купере", дуэта Адиятуллиной Ралины - Калимуллиной Ясмины, Адиятуллиной Эльвины. Все они прошли в зональный тур фестиваля, который пройдет 17 марта в г. Буинске. Выражаем благодарность руководителю этих учащихся Габидуллиной Люцие Агзамовне! А девочкам желаем успехов на следующих этапах фестиваля!
-
"Созвездие.Йолдызлык" нәтиҗәләре 02.03.2020
20 нче "Созвездие. Йолдызлык" Республикакүләм ачык телевизион эстрада фестиваленең муниципаль этабы тәмам. Әлеге фестивальдә безнең мәктәп укучылары ел саен теләп катнашалар, Республика этабында призлы урыннар яулыйлар. Быелгы юбилей елы да укучыларыбызга уңышлар алып килер дип ышанабыз. Фестивальдә катнашучылардан зона турына "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле, "Вокал соло" номинациясендә Адиятуллина Ралинә һәм Адиятуллина Эльвина, "Конферанс" номинациясендә Гирфанова Нәзилә узды. Әлеге укучыларыбызга, 25-26 нчы март көннәрендә Буа шәһәрендә узачак фестивальнең зона турында урыннар яулап Суперфиналга узуларын теләп калабыз! Уңышлар сезгә укучылар!
Вот и закончился муниципальный этап 20 -го юбилейного Республиканского открытыго телевизионного эстрадного фестиваля "Созвездие.Йолдызлык- 2020". Каждый год наши ученики с огромным желанием участвуют и завоевывают призовые места в зональных и Республиканском этапе фестиваля. В этом году на зональном этапе фестиваля, который пройдет 25-26 марта в г. Буинск будут участвовать вокальный ансамбль "Салават купере", Адиятуллина Ралина, Адиятуллина Эльвина и в номинации "Конферанс" Гирфанова Назиля. Желаем удачи нашим ученикам!
-
Экскурсиядә булдык 25.02.2020
Мәктәптәге тәрбия эшенең бер юнәлеше ул - һөнәри үзбилгеләнеш. Әлеге юнәлеш буенча һәрдаим эш алып барыла. Бүген 7,8,9 сыйныф укучылары Кайбыч районы полиция бүлегендә - "Ачык ишеклләр Көне"ндә булдылар. Биредә аларга полиция бүлеге буенча кызыклы экскурсия оештырдылар. Полиция хезмәткәре булу өчен үзендә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклеген сөйләделәр.
Сегодня учащиеся 7-9 классов, в рамках Дня открытых дверей, побывали в отделе полиции Кайбицкого муниципального района.
-
Истәлекле вакыйганың шаһитлары булдык 22.02.2020
Бүген, Әфган сугышында катнашкан авылдашыбыз Салаватуллин Ринат Фоат улы туып - үскән йортка истәлек тактасы куелды. Әлеге истәлекле вакыйгада Муса Җәлил исемендәге отрядының яшь ярмиячеләре дә катнашты.
Сегодня наши юнармейцы отряда "Кыю йөрәкләр" участвовали в мероприятии, посвященной открытию памятной доски нашему односельчану - воину-афганцу Салаватуллину Ринату Фоатовичу.
-
Әфганстан - күңел ярасы 17.02.2020
15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарган көн. Әфган сугышының тәмамланган көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, 15 нче февраль көнне район мәдәният йортында тантаналы чара булып узды. Әлеге чарада безнең "Кыю йөрәкләр" отрядының яшь армиячеләре дә катнашты.
-
Цифр дәресе (Урок цифры) 15.02.2020
3-16 нчы февраль көннәрендә мәктәптәге барлык сыйныфларда чираттагы "Цифр дәресе" ("Урок цифры") үтте. Бу юлы әлеге дәресләр "Шәхси ярдәмчеләр" ("Персональные помощники") темасы буенча оештырылды. Бүген исә әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар видеороликлар карадылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр
-
Парламент дәресе узды 12.02.2020
Бүген мәктәптә чираттагы Парламент дәресе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның карары нигезендә, укучыларда актив гражданлылык позициясе, ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатында ТАССР оешуның 100 -еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге дәрес "Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз" темасы астында үтте. Әлеге дәрестә Кайбыч мунципаль районы депутаты, район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы катнашты.