Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Бөек шагыйребезнең туган көне 26.04.2016

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Балалар бакчасында "Тукай һәм без" дигән рәсем күргәзмәсе оештырдык. Анда балаларның ясаган рәсемнәре урын алды.
-
25.04.2016

Бүген Рәсүлгә 6 яшь. Туган көне белән котлыйбыз!
-
21.04.2016

Балалар бакчага теләп йөриләр. Алар белән бергәләшеп саф һавада күңел ачабыз.
-
Районыбыз көне 19.04.2016

Кайбыч районы оешканга 25 ел булды. Шул уңайдан безнең "Сандугач" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән әңгәмә, тәрбия сәгате узды. Алар бу чарада кызыксынып катнаштылар.
-
11.04.2016

Без һәр көнебезне күңелле итеп үткәрәбез. Барыбыз бергә әкият геройларын кунакка чакырдык. Үзебез "Шалкан", "Табикмәк" әкиятләрен сәхнәләштердек. Бик күңелле булды.
-
Язгы бакча 09.04.2016

Балалар белән берлектә тәрәз төбебездә язгы бакча ясадык. Кояш үзенең нурларын ныграк җылыта. Безнең бакчабызда суганнар өлгерде. Бакчабыз безгә ямь бирә.
-
Яз килде 08.04.2016

Табигатьтә үзгәрешләр сизелә. Ерак җирләрдән безнең канатлы дусларыбыз - сырчыклар кайтты. Без аларны күптән көттек. Дусларыбызга матур итеп оялар да ясадык. Ояларыгызга рәхим итегез!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
-
8 март! 04.03.2016

Бәйрәм белән сине, әнием,
Котлы булсын дөнья бәйрәмең!
Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы , гүзәл әнием,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.
-
Бөек шагыйребез Г.Тукай 03.03.2016

Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 130 яшь. Тукайга багышланган чарада балалар шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр һәм сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.



