Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
ел символын ясыйбыз
12.12.2016
1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр безнең балалар бакчасында 2017 ел симолы-Әтәчне традицон булмаган материаллардан ясалмалар ясау конкурсы иглан ителде.Эти-әниләребезнең оста,уңган булганнары алып килгән әшләреннән күренеп тора.Беренчеләрдән булып ел символын зәвык белән ясаучы Рахматуллиннар,Сибгатуллиннар,Низаметдиновлар,Галеевлар,Салаватовлар гаиләләренә аеруча рәхмәт әйтәсебез килә.
-
ком белән тәҗрибә 09.12.2016

Төрле тәҗрибәләр үткәрү балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.Бүген балалар ком белән тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
мәктәпләр бездә кунакта
09.12.2016
Без башлангыч мәктәп белән бер коллектив булып эшләп киләбез.Бәйрәмнәрне,кичәләрне бергә уздырабыз. Буген мәктәп укучылары балар бакчасына кунакка керделәр,буш кул белән түгел ,ә матур әкият белән. А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте балаларга бик ошады. Кунаклар киткәч, балалар белән әкиятнең нәрсә турында икәнен сөйләштек.- Нинди серләр була соң? - Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табиб сере. Сер тота белү гадәткә әверелергә тиеш. Сер тота белмәү күңелсез хәлләргә, фаҗигага әверелергә мөмкин. Әйтик, дәүләт серен сату – илгә хыянәт итү дигән сүз. Сер тотмаучыларны хыянәтче, гайбәтче дип атыйлар. Сер саклый белә торган кеше – ышанычлы кеше, ул илен дә, халкын да – беркемне дә сатмый.
-
Патефон белән танышу 08.12.2016

Буген безнең балалар әби-бабалары тыңлап үскән,1920 елларда Ленинград заводында чыккан патифон белән таныштылар.Танышып кына калмадылар,шул еллардан сакланган пластинкадан җырлар да тыңладылар.
-
кошларга ярдәм итик 05.12.2016

Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны барыгызның да күргәнегез бардыр. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, балалар кошларга ярдәм итәргә булдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйлар.
Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
Җимлек ясап элгән балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез. -
яңа елга әзерләнәбез 02.12.2016

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара.Балалар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.Яна елга әзерләнә башладык.
-
Семинар для воспитателей
30.11.2016
На базе МБДОУ "Федоровский детский сад "Теремок"Кайбицкого муниципального района РТ прошел семинар для воспитателей на тему "Инновационные подходы к совершенствованию азвивающей предметно-пространственной среды в соответствии с ФГОС ДО.На семинаре приняла участие воспитательница нашего МБДОУ Гарапова Г.Н.
-
Әниләр бәйрәме 30.11.2016

Бүген безнең балалар бакчасында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды.Барлык әниләребездә балалар бәйрәменә вакытында җиелып беттеләр."Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.Рәхәтленеп ял итегез" дип кичәне балалар бакчасы мөдире Вахитова Ф.Ф башлап җибәрде.Тәрбияче Гарапова Г.Н зниләргә үзе башкаруында матур җыр бүләк итте.Балалар да бәйрәмдә актив катнаштылар.
-
экологик тәрбия 25.11.2016

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла.Балалар өйдә әти-әниләре белән бөрлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр.
-
Семинар по экологии 25.11.2016

С целью развития творческого потенциала и компетентности педагогов в сфере экологии, повышения профессионального мастерства и эффективности экспериментальной деятельности в работе по экологическому просвещению родителей и детей на базе МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района РТ, совместно с Заволжским территориальным управлением министерства экологии природных ресурсов РТ, МКУ «Управление образования Буинского муниципального района » 24 ноября прошел зональный семинар по теме: «Инновационные подходы к экологическому образованию дошкольников». В детский сад съехались педагоги, методисты и руководители дошкольными образовательными учреждениями пяти муниципальных районов: Апастовского, Буинского, Дрожжановского, Кайбицкого, Тетюшского.Из нашего детского сада на семинаре участвовала воспитательница Гарапова Г.Н.Педагогами были показаны открытые мероприятия, выступления, мастер-классы, смотры проектов по данной теме, и раскрыта основная тема семинара-практикума. Интересно, увлекательно и плодотворно прошел семинар. Все участники остались довольны. В заключение мероприятия вручены сертификаты участника.



