Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
21 февраль-Халыкара туган тел көне
21.02.2017
Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла.Без бүген балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткэрдек,шигырьләр укыдык,"Туган тел" җырын җырладык.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 20.02.2017

Тиздән - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Гади генә әйтсәк – бабайлар, әтиләр, абыйлар, малайлар бәйрәме, батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.Барлык әтиләребезне ,абыйларыбызны,бабайларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
-
Муса Җәлил туган көне 15.02.2017

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь . Бүген-15 февраль –аның туган көне. Бүген бөек шагыйрьгә багышланган презентация белән безгә кунаккка библиотекадан Рузалия апа килде.Ул балаларга Муса Җәлилнең автобиографиясын сөйләде,шигырьләрен укыды.
-
Уен - тәрбия бирүче көчле чара 14.02.2017

Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Чаңгы ярышлары 11.02.2017

11 февраль көнне бездә спорт бәйрәме булып узды..Барлык балалар бакчасындагы хезмәткәрләр һәм балалар, мәктәп укучылары,укытучылар катнашында чаңгы ярышлары оештырылды.Бик матур һава торышы күңелләрне күтәрде. Иң нәниләребез дә тамашачылар сафында басып абый -апаларына көч биреп тордылар.Җиңүчеләргә һәм барлык сорт бәйрәмендә катнашучыларга авыл эшмәкәре Фәрит Зиннуров акчалата бүләкләр тапшырды.Бәйрәмдә катнашучыларны коймак белән кайнар чәй каршы алды.
-
10.02.2017

Безнен тәрбиячебез Гарапова Г.Н Казан шәһәрендә һөнәри белемен арттырып кайтты.
-
кышкы уеннар 08.02.2017

Саф һавада уеннар вакытында бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә. Уен чыныктыра, тәрбияли, өйрәтә, уен баланы рухи яктан үстерә. Саф һавада уеннар вакытында, табигать күренешләре, ел фасылындагы үзгәрешләр, хайваннар һәм кошлар тормышы белән таныштыру да уңай нәтиҗә бирә.
-
кул моторикасы күнегүләре 07.02.2017

Балалар белән кул моторикасын үстерү күнегүләре үткәрәбез.Максат итеп 1)Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыруны куябыз;уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү;уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.
-
дидактик уеннар 06.02.2017

Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә.Игътибарны,хәтерне үстерә.Безнең балалар дидактик уеннарны бик теләп уйныйлар.
-
Милли киемнәр 06.02.2017

Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Без балаларыбызга милли киемнәр аша татар халкына ихтирам хисләрен тәрбияләргә торышабыз.Әниләр,дәү әниләр ярдәме белән кызларга татар кызлары киемнәре булдырдык.



