Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Грипптан сакланыгыз! 02.02.2017

Сарымсак. Грипп һәм сулыш юлларындагы вируслы инфекциягә каршы элек-электән бик әйбәт дәва буларак кулланылып килә. Андагы фитонцидлар бактерияләрне үтерү сәләтенә ия. Шул фитонцид дигән матдә аркасында сарымсак көчле искә ия дә инде.
Гриптан саклану өчен безнең балалар кышкы айларда сарымсаклы муенсалар тагып йөри.
-
Конкурс "Воспитатель года" 24.01.2017

23-25 гыйнварда Кайбыч балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе"конкурсы уза. Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Гарапова Г.Н катнаша.
-
цирк килде 23.01.2017

Безнең балалар бакчасына цирк килде.. Бу зур булмаган төркемнең чыгышы балаларга зур шатлык бүләк итте. Кем генә булмады бу тамашада: шаян клоун, крокодил,елан,шиншилла,эт.. Балалар бер үк вакытта тамашачылар да, катнашучылар да булдылар. Цирк китсә дә, балаларның күңелләрендә шатлыклы мизгелләр калдырды.
-
Саф һавада уеннар 23.01.2017

Балалар көн саен саф һавада уйнап керәләр.Аларның күңелле, шау-гөр килгән тавышлары әллә кая ишетелә.Кар ташып тау да ясап куйдылар,соңыннан бергәләшеп шудылар.
-
Балалар уйлап табулары көне. 17.01.2017

Һәр елны 17 гыйнварда балалар уйлап табулары һәм уйлап табучылар көне билгеләп үтелә. Гомумән, яшьләр өчен нәрсә дә булса уйлап чыгару, фантазияне эшкә җигү хас. Бик яшьли үк балалар уйнап кублар, пирамидалар, заманча “Лего“ конструкторларыннан төрле конструкцияләр төзиләр.Бу көн уңаеннан безнең балалар бакчасында "Мин нәрсә уйлап табыр идем?" дигән уен уздырылды.
-
Яңа уенчыклар булдырдык 16.01.2017

Бала уенчыклары төрле булырга тиеш.Уенчыклар төрле булган саен баланың уены кызыклы,мавыктыргыч,иҗади була.Шуны күздә тотып ,без балаларга яңа уенчыклар булдырдык.
-
яңа эш елы башланды 09.01.2017

Озын яллардан соң балалар бакчага бик теләп килделәр.
-
яңа ел бәйрәме 29.12.2016

Безнен балалар бакчасында Яна ел бәйрәме булып узды.Нәни дусларыбыз төрле әкият геройлары,җәнлекләр булып киенгәннәр иде.Кыш бабайга матур шигырьләрен сөйләделәр,җырлар җырладылар.Аеруча иң кечкенәләрнең куяннар биюе һәм татар халык биюе, килгән кунакларга бик ошады.Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләште.Әти-әниләр дә бүләксез калмадылар.Ел буе балалар бакчасында төрле бәйгеләрдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
27.12.2016

28 декабрь көнне сәг.15.30 да безнең балалар бакчасына Яңа ел бәйрәменә барлык ата-аналарны,авылдашларны чакырып калабыз.Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Кыш бабайга хат яздык 23.12.2016

Балалар Кыш бабай исемле тылсымчыдан төрле нәрсә сорыйлар. Кемгәдер көчек кирәк, кемдер планшет турында хыяллана. Яңа ел бәйрәмнәре җитте исә, һәркем әкияти могҗиза көтә. Чыршы астында куеп калдырган бүләк тартмасын ачкач, баланың шатланганын күрү әти-әни өчен дә күңелле. Ә бәйрәмне тылсымлы итү күп вакыт үзебездән тора .Кыш бабай алып киләчәк бүләкне дә алдан хәстәрләп куярга кирәк бит.Бездә балалар бакчасында нәни дусларыбыз белән Кыш бабайга берничә көн элек үк хат язып салдык.. Ә анысы өметне дә арттыра, кайчак тәртипне дә яхшырта.



