Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Язгы ташу
22.03.2017
Яз килә. Узенең кояш нурлары, җылысы белән бергә язгы ташу чорын да алып килә.Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм балалар белән язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү ниятеннән, без балалар бакчасында “Сак бул язгы ташуда, сулыклар янында!” темасына әңгәмә үткәрдек. . Әти-әниләргә язгы ташу чорында балаларга карата тагын да игътибарлырак булуларын сорадык.
С приходам весны и теплых, солнечных дней тает снег и с каждым днем прибавляются талые воды, которые бегут ручейками в водоемы .В это время создается угроза весеннего паводка. Мы с детьми провели беседу и смотрели презентацию на эту тему. Так же вели беседу с родителями об опасностях паводка.
-
22 март-Су көне
22.03.2017
Ни өчен су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң? Бүген без балалар белән шул хакта сәйләшергә булдык.Су көнен билгеләп үтүнең максаты: эчә торган суның аз булуы һәм көннән –көн кими баруы, су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең зарурлыгы, кирәклеге.Барыбыз да игътибар белән глобуска карыйк әле. Анда нинди төсләр күбрәк? Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?Ә нигә соң шулкадәр сулыклар булгач борчылырга? Бу сулар барысы да эчәргә яраклымы соң? Мәсәлән, без елга суын эчәбезме? Ни өчен? Ә диңгез, океан суын эчәләрме икән?
Диңгез һәм океан сулары тозлы сулыклар, ә елгалардагы сулар пычрак. Без эчә торган сулар төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97 % тозлы диңгез сулары. 3% гына төче сулыклар. Ягъни 100 л суның 3 л гына эчәргә яраклы. Ул суның да бөтенесен дә кулланып булмый. Чөнки аларның күбесе боз хәлендә. Бер өлеше тирән җир катламнары астында. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара.Балалар бик кызыксынып тыңладылар,үзләренең сорауларын бирделәр.
-
Нәүрүз бәйрәме
21.03.2017
Нәүрүз бәйрәмеНәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:Ач ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтә киләбез,Хәер-дога кылабыз,Аш-сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбәрәкбад!
-
үзебезнең музей 14.03.2017

Без балалар бакчасынын бер почмагында кечкенә генә музей оештырдык.Бу музейны балаларны истәлекле,тарихи әйберләр белән таныштыру,әби-бабайларның белгән йолаларын онытмыйча яшь буынга җиткерү,халкыбызның күңел җәүхәрләренең нәрсә икәнен балаларга аңлату ,татар халкының милли киемнәре,сәнгать үрнәкләре белән таныштыру максатыннан эшләдек.Музеебызда әби-бабайларыбызның борынгы замандагы тормыш-көнкүрешен чагылдыручы экспонатлар урнаштырдык.Безнең музейда шулай ук татар халкының яратып ашый торган ризыклары да урын алды( алар тозлы камырдан катырып ясалган)"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк"-диләр.Музейда тупланган экспонатлар ярдәмендә без балалар күңелендә шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек хисләре уятырга,борынгы заманнан безгә кадәр сакланып килгән матурлыкны күрә белергә ,үз халкының гореф-гадәтләрен оныттырмаска тырышабыз.
Хәтерләүдән курыкма,син
Үткәннәрне онытма син.Бел син ерак бабайларыңның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
-
Бәйрәм күңелле узды 09.03.2017

Бездә 8 март бәйрәменә багышланган кичә бик күңелле узды.Барлык балаларныңда әниләре,дәү әниләре килгәннәр иде.Балалар чын күңелләреннән җырладылар,биеделәр.матур шигырләрәрен сөйләделәр.Әниләр дә төрле конкурсларда ,күмәк биюләрдә катнаштылар.Бәйрәм әниләр алып килгән тәм-томнар белән чәй өстәле артында дәвам итте.
-
8 март белән! 06.03.2017

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне ихлас күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!.. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Яз сулышы сезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын. Бәйрәм белән кадерлеләребез!
-
Памятки против коррупции 03.03.2017

На информационных стендах для родителей периодически размещаем памятки "Как противодействовать коррупции".
-
Әтиләр бәйрәме 28.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безгә кунакка әтиләр,бабайлар,абыйлар һәм башка кунаклар җиелган иде.Балалар аларны матур шигырләре,җырлары,биюләре белән каршы алдылар.Килгән әтиләребез үзләре дә тик тормадылар.Командаларга буленеп төрле бәйгеләрдә бик актив катнаштылар.
-
Семинар воспитателей 28.02.2017

Буген Ульянковода "Солнышко" балалар бакчасында тәрбиячеләр семинары булып узды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Галеева Л.М катнашты.
-
Мәктәпкә әзерлек 22.02.2017

Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим.Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә,класста ул үзен уңайсыз хис итә,чөнки балага бөтенләй яңа булган мохитка күнегергә туры килә Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык-балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла.Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул-мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру.Буген безнен балалар бакчасында Кече Кайбыч башлангыч мәктәп укытучысы Лотфуллина А.К математика фәне буенча белем бирү эшчэнлеген карады һәм анализлады.



