МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Фәннәр фестивалендә катнашу 26.08.2014

Бүген барлык мәктәпләр дә фәннәр фестивалендә катнашты. Мәктәп укучылары тарих укытучысы Альбина Искандаровна җитәкчелегендә "Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!" дигән фәнни-тикшеренү эшен якладылар.
-
Мөгаллимнәр киңәшә 26.08.2014

Бүген укытучылар төрле секцияләргә буленеп эшләделәр. Алар эш барышында үткән уку елына анализ ясап, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр, түгәрәк өстәл артында үзара фикер алыштылар.
-
Киңәшле эш таркалмас 25.08.2014

Бүген район үзәгендә мәктәп җитәкчеләре август киңәшмәсенә җыелды. "Идарә итү компетентлыгы һәм профессиональ осталык - гомуми белем сыйфатының хәлиткеч факторы" дигән тема астында үткән түгәрәк өстәл бик җанлы һәм файдалы узды.
-
Мәктәпкә әзерләнәбез! 23.08.2014

Мәктәп формалары парадында укучыларыбыз Адилә, Наил, Әмир һәм Миләүшә алдынгы урынга чыгып, район укытучыларының август конференциясендә мәктәпнең бердәм укучы киемен тәкъдим итәчәк.
-
Җәй көне чанаңны эзерлә,,, 20.08.2014

Ягулык сезоны ачылуга әзерлек эшләре җәй буе дәвам итә. Бүген- иртәгә районда Ростехнадзор тикшерүе көтелә. Мәктәп хезмәткәрләре шул уңайдан газ котельныен тагын бер тапкыр юып- чистартып, агартып чыгардылар.
-
Акция дәвам итә 19.08.2014

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында мэктэпне бик куп еллар элек тәмамлаган, озак еллар хокук саклау өлкәсендә хезмәт куйган Нәҗиев Марат Габдрахман улы яңа уку елы алдыннан укучыларыбызга көтелмәгән күчтәнәч ясыды - шэхси китапханэсеннэн берничә йөз китабын җибәрде. Бу китапларны укып, балалар күзаллауларын киңәйтерләр, белемнәрен артттырырлар. Марат абыйга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
Укытучы эше тынгысыз ул! 18.08.2014

Мәктәпне яңа уку елына өлгертеп тапшыргач, укытучылар коллективы район мәгариф булеге боерыгы нигезендә педагогик хезмәткәрләрнең август конференциянә эзерләнә башлады. Гамәли- тематик чыгышлар, укучыларның мәктәп формасы, фән фестивале- төп игътибарны шул юнәлешкә биреп эшлибез.
-
Тәрәзәләр яңара! 14.08.2014

Мәктәбебез тагын да матурланып китте. Ике көн буе, бер минут ял да итмичә, эшчеләр бригадасы яңа пластик тәрәзәләр куйдылар.
-
Хезмәт десанты 11.08.2014

Буген укытучылар Колангы жирлегендәге икмәк кабул иту пункты тирәсендә чәчәкләр утырттылар.
-
Яңа уку елына әзерлек 05.08.2014

Район комиссиясе ике көн рәттән мәктәп, балалар бакчаларынын яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсен карадылар. Безнең мәктәп тә төшеп калмады, комиссия составындагы директорлар әзерлеккә югары бәя бирделэр. Мәктәбебез укучыларын кабул итәргә әзер! Ремонт эшләрендэ катнашкан барлык хезмәткәрләргә дә зур рәхмәт!












