МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
В единстве- сила! 04.11.2014

Сегодня по всей стране отмечают День народного единства.
Пока мы едины, мы непобедимы!
-
Көзге каникуллар! 01.11.2014

Иртәгедән көзге ял көннәре башлана. Каникуллар бер атна дәвам итәчәкләр.
-
Кеше тормышында гражданнар оборонасы 01.11.2014

«Гражданнар оборонасы” айлыгы кысаларында, 5-9 класс укучыларына “ Кеше тормышында гражданнар оборонасы” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгате барышында укучыларга гражданнар оборонасының тарихы, аның нинди эшчәнлек алып баруы, әһәмияте һәм төрле тормыш вакыйгаларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды һәм сөйләнде. Практик дәресләрдә укучылар противогаз кияргә өйрәнделәр. Огнетушитель белән эшләү алымнарын өйрәнделәр һәм практика үттеләр. Төп максат - гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, кеше югалып калмаска тиеш.
-
Минем бәхетле көнем 31.10.2014

5 нче сыйныф укучылары «Яшьлек» балалар оешмасының варислар сафына кабул ителде. Алар варисларның кем булуы, лозунг, девиз, символ, законнары белән танышты.
Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәбез. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз.
-
Киңәшле эш таркалмас 30.10.2014

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү һәм аңа әзерлек эшләре белән таныштыру максатыннан 9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп җитәкчесе Мингазова Л.Т. дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) үткәрү тәртибе, мәктәптә имтиханнарга әзерлек барышы турында аңлатты. ДЙА сен уңышлы тапшыру өчен шартлар тудыру - педагогик коллективның һәм ата-аналарның иң мөһим бурычларының берсе икәнлегенә басым ясады. Ә инде имтихандагы уңышның иң төп алыштыргысыз шарты булып укучының үзенең уңышка омтылышы тора. Уңыш - шушы өчпочмакның бердәм эшчәнлегенә бәйле. Укучы көндәлек режимны төгәл үтәгәндә әзерлек процессында авырлыклар белән очрашырга тиеш түгел. Дөрес туклану, ялны дөрес оештыру, саф һавада булу, белем туплау - иң кирәкле факторлар.
-
Интернеттан нәрсә яный? 29.10.2014

Хәзер һәркемнең йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Кагыйдә буларак, барыбыз да иң элек Яндекс, Mail, GoogIe һәм башка эзләнү системаларының баш битләренә керәбез. Үзенә кирәкле мәгълүмат эзләгәндә бала очраклы рәвештә куркыныч, начар эчтәлектәге биткә юлыгырга мөмкин. Интернет челтәренең нәрсә белән янаганын аңлап бетермәгән бала җинаятьчеләргә әти-әнисенең кредит карточкасы номерын, электрон кошелок паролен, тулы адресын һәм башка мәгълүматларны әйтеп салырга мөмкин. Укытучылар әнә шул мәсьәләләрне үз эченә алган тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
Ата-аналар игътибарына!
1. Интернеттан файдалану балага зыян салмасын өчен баланың компьютер каршында утыру вакытын чикләгез.
2. Балаларга Интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын аңлатыгыз.
3. Интернетның беренче чиратта мәгълүмат эзләүдә, укуда ярдәмче булуын төшендерегез.
Безнең балалар мондый янауларга бирешергә тиеш түгел. Бердәм булыйк, бергә булыйк!
1.
-
Батырларны кабат искә алыйк 28.10.2014

Укучыларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырлары, аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирү; укучыларга Афганистан һәм Чечня сугышлары, илебез халкына алып килгән югалтулары турында төшендерү; гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан сыйныфларда “Батырлык дәрес”ләре үткәрелде.
“Тәрбияле балалар әдәп илә тәрбияне олыларның сүзләреннән тыш аларның фигыльләреннән дә өйрәнерләр. Һәр хәлләрне дә вә әдәпле кешеләрдән гыйбрәт алып, алар рәвешле булырга тырышырлар”, - ди яза Р. Фәхреддин.
-
Укучылар рейдта 27.10.2014

Китап – белем чишмәсе. Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: “...Шул вакытта мин кулыма китап алам”, – дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул. Мәктәп китапханәсе атналыгы тулы эшчәнлеген төгәлләде. Атналык кысаларында укучылар “Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе буенча эшчәнлекне дәвам иттеләр. Китапханәдә тематик әңгәмәләр үткәрделәр. Укучылар үзидарәсе сыйныфларда дәреслекләрнең сакланышын тикшерделәр, әдәби китапларны яңарттылар. Төрле темага конкурслар оештырдылар. Гомумән, балалар китапханәне яраталар, анда гел аларның шат авазы ишетелә. “ Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә туры килә торган китапны сайлап бирү, үзеңә шуннан куаныч табу – барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфаттыр” , - ди мәктәп китапханәчесе Садриева А.З.
-
Адаптация учащихся 25.10.2014
Индикатором трудности процесса адаптации к школе являются негативные изменения в поведении ребенка: это может быть чрезмерное возбуждение, даже агрессивность или, наоборот, заторможенность, депрессивность. Может возникнуть чувство страха, нежелание идти в школу и т.д. Чтобы помочь детям в таких ситуациях, специалисты Центра психолого - медико – социального сопровождения с согласия родителей провели анкетирование среди учащихся 1 и 5 классов. Результаты будут попозже. -
Хезмәттәшлек 25.10.2014

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта оештыру мәсьәләләре, яңа уку елына бурычлар, ГТО нормалалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Әлеге җыелышта районда яңа ачылган психологик хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар ата-аналарны үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Үзәк белән хезмәттәшлек итәргә өндәде.












