МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Чаңгы юллары - 2015 07.02.2015

Мәктәп коллективы, барлык укучылар, авыл җирлеге хезмәткәрләре, әти- әниләр- барысы да бергәләп "Россииянең чаңгы юллары-2015" ярышларында катнаштылар. Кайнар коймак белән хуш исле чәй эчеп алганнан соң, салкын саф һавада , күтәренке күңел белән рәхәтләнеп чаңгыда йөрдек, сәламәтлекне ныгыттык, тәнгә сихәт, күңелләргә көрлек алдык!
-
Тагын бер җиңү! 06.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап район күләмендә үткәрелгән "Җиңү елъязмасы төссезләнмәс" баннерлар конкурсында мәктәп коллективы 3- урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Математик брейн-ринг 05.02.2015

Мәктәптә 2-7 февраль көннәрендә, математика атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында төрле чаралар үткәрү каралган. Бүген математик брейн - рингта 7-9 сыйныф укучылары көч сынашты. "Математик"лар һәм "Тигезлек" командалары арасында барган ярышта дуслык җиңде.
-
Сынатмаска исәп 03.02.2015

ОГЭга әзерлек тулы көченә дәвам итә. Мәктәптә математика фәненнән пробный ОГЭ үткәрелде. ОГЭга укучыларның әниләре дә чакырулы иде. Алар имтихан бирү тәртибе белән таныштылар. ОГЭ тәмамлангач, балаларының эшләре белән дә танышып чыгу мөмкинлеге тудырылды. Әлегә авырлыклар булса да, исәп - сынатмаска. Соңыннан ата - аналар җыелышы үткәрелде.
-
Җирдә тынычлык өчен! 02.02.2015

Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә шигырь сөйләүчеләр арасында үткәрелгән "Җирдә тынычлык өчен" дигән республика бәйгесенең муниципаль турында 2-сыйныф укучысы Миләүшә Гөбәева М.Җәлилнең "Вәхшәт" әсәре белән 1- урынны алды. Афәрин, Миләүшә! Балалар бакчасында ук район башлыгын шаккаттырган, тез чүктереп шигырь тыңлаткан кыз бит син!
-
Котлыйбыз! 02.02.2015

Милли-төбәк компоненты юнәлешендәге "Балачак адресы- Кайбыч төбәге" кул эшләнмәләре район конкурсы җиңүчеләре арасында безнең укучыларыбыз да бар.
2- сыйныфтан Алия Зайнуллинаның эше "Панно" номинациясендә 1- урын алды, абыйлы- сеңелле Тимофей һәм Милана Гермашиннар (1- 2 сыйныф) 3- урынга лаек булдылар. Җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Нәтиҗә 30.01.2015

"Кошларны кышын тукландыр" акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Барлык укучыларыбыз да җимлек ясауда актив катнаштылар: 1 урын - Зайнуллина Алия, 2 урын - Садриева Илсинә, 3 урын - Миннуллина Илфия. Бүген җимлекләргә җим салып мәктәп тирәсенә урнаштырып та куйдык. Шул арада кошлар да килеп кунды. Сөенечләрен яшерә алмыйча чыркылдашып алдылар. Рәхмәт әйтүләредер, күрәсең. Салкын кыш узганчы, җимлектән азыкны өзмәскә сүз бирәбез, кошкайларым! Рәхим итеп, сыйланыгыз!
-
Бәхетле мизгелләр 28.01.2015

Бүген укучыларыбыз "Кайбыч" боз шугалагына юл алды. Бу көнне алар зарыгып көтте. Араларында беренче тапкыр тимераякка басучылар да бар иде. Шулай да бер дә югалып калмадылар, тиз арада шуарга өйрәнделәр. Мондый шатлыклы көн өчен алар җитәкчеләребезгә рәхмәтле.
-
"Сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсы 28.01.2015

Колаңгы төп гомуми белем мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсы үтте. Әлеге зонада 6 мәктәптән сыйныф җитәкчеләре көч сынашты. Бу конкурста 9 нчы сыйныф җитәкчесе Гарапова Гөлнара Мансуровна катнашты. Сыйныф җитәкчеләре үзләренең осталыкларын күрсәтте, белемнәрен сынады.
-
Олы җиңү 24.01.2015

Казанда узган республика ярышларында мәктәбебездән 5 укучы - Әмир Шагивалиев, Наил Тимергалиев, Айрат Мифтахов, Алмаз Тимершин, Илнур Сәйфетдинов тимераякта йөгерделәр. 9- сыйныф укучысы Илнур Сәйфетдинов 3-урынны яулады. Зур җиңүең белән котлыйбыз, Илнур! Булдырасың!












