МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Начар гадәтләргә юл куймыйк! 22.10.2014

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында мәктәпләрдә чаралар даими үткәрелә. Бүген укучылар “Без сәламәт тормыш яклы” темасы астында плакатлар конкурсына әзерлек эшләре башлады. Иҗатта гына түгел, тормышта да балаларыбыз бу юлны сайламасыннар иде. Без аларның тормышы өчен җаваплы.
-
Аек һәм сәламәт тормышны сайлыйк! 21.10.2014

Республикада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды. Акция кысаларында безнең мәктәптә дә төрле чаралар уздырыла. Әлеге чараларның максаты: балаларны начар гадәтләргә бирешүдән саклау. Барлык кешене дә борчыган бу проблема укытучылар коллективын да читтә калдырмады. Бүген укытучылар “Наркотикларсыз тормыш – ул...” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Һәм һичшиксез аның гаилә, мәхәббәт, спорт, дуслар, экскурсияләр, театр, түгәрәкләрдә даими шөгыльләнүләр, конкурсларда катнашулар икәнлегенә ачыклык керттеләр. “Безнең укучылар мондый куркыныч юлны сайларга тиеш түгел. Шуңа күрә ата-аналар, укучылар белән эшчәнлеккә көч күп куелырга тиеш”, - дип белдерде мәктәп җитәкчесе Мингазова Л.Т.
-
Сөмбелә бездә кунакта 20.10.2014

Табигатьнең асыл фасылы – алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме – Сөмбелә. Ул урып – җыю эшләре тәмамлангач, яшелчә, җиләк- җимешләр җыелып беткәч үткәрелә торган бәйрәм. Без дә мәктәптә Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттек. Бу кичәгә укучылар матур итеп әзерләнгән. Сөмбелә аларга төрле биремнәр әзерләгән. Балалар да Сөмбеләне төрле яклап сынадылар. Җыр һәм биюләр белән үрелеп барган бәйрәм күңелле үтте. Бәйрәмне оештыручы Сәйфетдинова А.М. һәм Хәсәнова М.М. зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Без булдырабыз 18.10.2014

Соңгы елларда бадминтон буенча ярышлар башланды. Бу спорт төрен балалар тиз арада үз итте. Бүген безнең мәктәп укучылары Илнур Сайфетдинов, Илфир Сөнгатов, Язилә Гыйләҗева, Адилә Шәрәфиева мәктәп данын яклап бадминтон ярышында катнаштылар һәм сынатмадылар. Алар 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз сезне, укучылар!
-
Көз күчтәнәчләре 16.10.2014

Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу –бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Укучыларның һәрберсе үз фантазияләрен эшкә җигеп, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимештән искиткеч композицияләр ясадылар. Чәчәктән ясалган келәмнәр, әкият геройларына әверелгән кабак, карбыз, кыярлар дисеңме?! Бар да бар. Көз муллыгы, аллы-гөлле чәчәкләр, укучылар тудырган могҗизага таң калып, карап торасың. Уңыш бәйрәменең беренче этабына старт шулай бирелде. Ә икенчеcе - Сөмбелә бәйрәме- киләсе атнада билгеләп үтеләчәк. Беренче этапка да нәтиҗәләр бәйрәм кичәсендә ясалачак. Барыгызгы да уңышлар юлдаш булсын!
-
Хәлең ничек, укытучы апа? 13.10.2014

Мәктәбебез тимурчылары авылда ялгыз яшәүче әби-бабайларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Буген 5-6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Зөлфикар кызы белән авылыбызның иң өлкән кешесе, ветеран - укытучы Хәмидуллина Найлә апа янында булдылар.Алар хуҗалыкта булышканнан соң, аның белән туган мәктәбебез тарихына экскурс ясадылар. Найлә апа- аяклы тарих , 96 яшендә булуына карамастан, узган гомерендә булган һәрбер мизгелне хәтерендә яңартып, Мөрәле мәктәбе, анда эшләгән мөгаллимнәр турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Исән-сау бул, озак яшә, Найлә апа!
-
Соңгы штрихлар 12.10.2014

Табигатьтә көзге матурлык өстенлек итә. Җир-анабыз кышкы йокыга әзерләнә. Бакчаларда соңгы штрихлар ясала. кайда куаклар киселә, кайда коелган яфраклар җыела, чәчәк түтәлләре тәртипкә салына.
Безнең мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә дә бу көздә күп эш башкарылды. Барлык участокка черемә кертелеп, җир ашланды, сукалау да тиешле срокларда үтәлде.
Бу эшләрдә безгә актив ярдәм иткән Фирдәүс Баһавиев, Рафик Тимергалиевларга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк 11.10.2014

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. ГТО нормалары мәктәп укучылары һәм студентларга гына кагылмый. Аларны 6 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге бар кеше тапшыра ала. Мәктәпләрдә сентябрь аенда әзерлек этабы башланды. Инде хәзер барыбыз да нормативлар тапшыру белән мәшгуль. Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш. Без моңа ышанабыз.
-
Сак булыгыз, грипп! 09.10.2014

Халыкны каты чирләүдән гриппка каршы вакцина гына коткарып калырга мөмкин, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Прививка ясату грипп белән авыру ихтималын уртача ике тапкыр киметә. Аны йоктырган хәлдә дә авыру җиңелрәк үтә. Вакцинаның гамәлдәге грипп вирусы белән тәңгәл килүе мөһим. Вакцина грипптан 70-92 процент чамасы саклый. Вакцинацияне ноябрь азагына кадәр ясатып өлгерергә кирәк. Шуңа күрә алдан ук чарасын күрегез, - ди авылыбызның фельдшеры Фәридә апа. Үзенең алтын киңәшләре белән бездә еш була ул. Шуңа да һәр ата-ана күңелен, бала күңелен яуларга сәләтле. Гриппка каршы прививка ясатуның мөһим икәнлеген ул бүген балаларга төшендерде. Организмның иммунитетын ныгыту өчен күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга киңәш итте. Барыбызны да гриппка каршы прививка ясатырга өндәде.
-
Укытучыма әйтер сүзем бар 07.10.2014

Укытучы сүзен һич икеләнми,
Ана исеме белән тиңлим мин...
Укытучы! Һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. Һәр кеше үзен укырга һәм язарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле. Бүген мәктәбебез укучылары, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әзерлек эшләре бик күптән барганлыгы сизелә. Мәктәп заллары матур итеп бизәлгән, иртән үк матур көйләр яңгырый. Иң күңеллесе, сине иртән мәктәп бусагасында укучылар чәчәк бәйләмнәре белән каршы ала, үзләренең изге теләкләрен җиткерә. Тәнәфесләрдә мәктәпне күптән тәмамлаган укучылар хаты укыла, димәк радиотапшыру бара. Укучылар үз көчләре белән әзерләгән бәйрәм башлана. Мәктәпкә ветеран укытучылар агыла. Нинди гүзәл бәйрәм! Безне күңелле ял иттергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, укучылар!












