МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"ЭКОяз-2018" 21.04.2018

"ЭКОяз-2018" акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары авыл урамын, олы юл буйларын һәм мәктәп тирәсен җыештырдылар.Чисталыкны саклау безнең кулларда, шуңа күрә үсеп килүче буынга табигатьне саклап калуның нигезләрен төшендерү безнең бурычыбыз!
-
Финанс грамоталылыгы 19.04.2018

Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина Альбина Искәндәр кызы 5-7 класслар белән финанс грамотолылыгы буенча "Своя игра" күрсәтте. Уен барышында укучылар төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, финанслар буенча үзләренә кирәкле мәгълүматлар алдылар.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 19.04.2018

Бүген Кайбыч районы мөстәкыйль район булып яши башлавына 27 ел тула. Шушы вакыт эчендә районыбыз танымаслык булып үзгәрде.Кайда гына барсак та, бөтен җирдә танымаслык үзгәрешләр күрәбез.Алга таба да матур үзгәрешләр булып торсын,районыбыз чәчәк атсын, халкы тыныч,рәхәт яшәсен.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 17.04.2018

Бүген Бөтенроссия тикшерү эшләренә старт бирелде. 4,5 нче сыйныф укучылары рус теленнән тикшерү эшләре яздылар.
-
VI Төбәкара фәнни-практик конференция "Поиск" 14.04.2018

Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Поиск" дип аталган VI Төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.Анда барлыгы 6 районнан 90 укучы катнашты.Безнең мәктәптән Муртазина Ләйсән (җитәкчесе Сайфутдинова А.М.), Гобәева Миләүшә (җит.Шәрәфиева Л.Ә.),Зайнуллина Алия (җит.Мозаффарова Р.З.) чыгыш ясадылар. Алар үзләрен кызыксындырган темага эзләнү-тикшеренү эшләре әзерләгәннәр иде. 5 сыйныф укучысы Зайнуллина Алия 1 урын яулады.Афәрин,киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Куркынычсыз тәгәрмәч-2018 13.04.2018

Бүген район мәктәпләренең 9-11 яшьлек укучылары арасында шәхси-команда беренчелеге өчен яшь инспекторларның "Куркынычсыз тәгәрмәч"район конкурс-фестивале уздырылды.Әлеге конкурста мәктәбебезнең 4-5 сыйныф укучылары,2 малай,2 кыз составында катнашты.Алар "Тәгәрмәч"исеме астында чыгыш яшап 3 урынга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Космонавтика көне 12.04.2018

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б.
-
"School Theatre" конкурс- фестивале. Котлыйбыз! 12.04.2018

Инглиз телендәге мәктәп театр коллективларының "School theatre" Республика конкурс- фестиваленең муниципаль этабында инглиз теле укытучысы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы җитәкләгән "Лицедей" төркеме дәрәҗәле 2- урын яулады. 3-5 сыйныф укучылары инглиз балалар язучысы Памэла Трэверсның "Мэри Поппинс" әсәрен сәхнәләштереп, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә инглиз телен үзләштерүдә уңышлар телибез. Афәрин, укучылар!
-
Таныклыклар тапшырылды 10.04.2018

Хәрби комиссариат оешуга 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебезнең яшь юнармиячеләренә тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды.
-
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2018

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне.Ул 1950 елдан башлап һәр ел саен бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелә.Сәламәтлек –ул кешегә табигатьбиргән иң зур байлык.Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Мәктәп укучыларына сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, класс сәгатьләре, әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрелде.












