МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.Бу көнне үткәрүнең максаты, барысыннан да бигрәк, әлеге авыруның глобаль эпидемиясе һәм аны бетерү юллары, профилактика һәм аның белән көрәш ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру. Шул уңайдан мәктәбебездә дә укучылар белән сыйныф сәгатьәре уткәрелде,видеофильмнар каралды.
-
"Йолдызлык - 2018" 23.03.2018

Колаңгы мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры булып узды.Анда мәктәбебезнең нәни йолдызы - 3 класс укучысы- Сабирова Ильвина укытучысы Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә катнашып,"Конферанс"номинациясендә 3 урын яулады.Аларны шушы уңышлары белән котлыйбыз,алга таба яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.
-
#Айданавыборы 18.03.2018

Бүгенге көн "Мин президент сайлыйм!"исеме астында узды.Бу көнне барлык укытучылар,укучылар,әти-әниләр,хезмәткәрләр бик актив эш алып бардылар.Укучылар,укытучылар,авыл халкы,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Нәүрүз"бәйрәме уздырылды.Җырладык,биедек,тәмле коймак, ботка белән сыйландык,фотога да төштек.
-
Ветераннар безнең белән янәшә. 17.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында укучылар тимурчылык эшенә бардылар. Алар ветераннарның хәлен белделәр, ишек алды, капка алларыннан кар көрәделәр.
-
"Күңелле стартлар" 16.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"дәвам итә.Бүген "Спортивный Татарстан"акциясе кысаларында мәктәбебездә "Күңелле стартлар" булып узды.Укучылар спортның бик күп төрләре буенча үзләренең көчләрен сынадыла.Сәламәт яшәү рәвеше-тормышның нигезе булуы тагын бер кат исбатланды.
-
Әлифба бәйрәме 16.03.2018

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты. Кичәне үткәрүдә башка сыйныф укучылары да ярдәм иттеләр. Алар төрле геройлар булып киенеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәм барышында укучылар укытучылары Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы белән берлектә “Әлифба” курсында алган белемнәрен төрле тукталышларга тукталып гомумиләштерделәр, кабатладылар, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, биюләр, шигырьләр, күренешләр күрсәттеләр.
-
"Изге эшләр"көне 15.03.2018

Бүген “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында бүген сыйныфларда һәйкәлләргә игътибарны көчәйтү,сугыш чоры кешеләрен искә төшерү,өлкәннәрне олылау,аларга ярдәм кулы сузу буенча әңгәмәләр узды.6,7 сыйныф укучылары математика укытучысы Гарапова Г.М.белән берлектә һәйкәлгә экскурсия ясадылар.
-
14 март-Халыкара елгалар көне! 14.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"ның 3 нче көне Халыкара елгалар көне дип иглан ителгән иде.Шул уңайдан география һәм биология укытучысы Сафина Л.Р. мәктәп укучыларында су ресурсларына сакчыл караш,мәрхәмәтлелек тәрбияләү максатыннан "Су - яшәү чыганагы" дигән чара уздырды.Укучылар дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре,Татарстандагы,туган як елгалары белән таныштылар, суның кеше тормышындагы әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
«Слово есть поступок» Л.Н. Толстой 13.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы"акцисенең икенче көне - Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗатына һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын тел,мәдәният үсешенә юнәлтү,бөек рус язучысы Толстойның иҗатын тулырак өйрәнү максатыннан үткәрелә.Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.З.укучылар белән "2018 ел - Л.Н.Толстой елы" исемле әдәби кичә уздырды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 12.03.2018

Республикабызда,шул исәптән мәктәбебездә дә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы"старт алды.Аның төп масаты,Татарстанда яшәүче халыкларны, аеруча яшьләрне, әһәмиятле социаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән позитив чараларны тормышка ашыруда, мәрхәмәтле башлангыч акцияләрендә катнашуларына ирешү.
Беренче көн "Без бергә"#"Мы вместе" темасы астында "Милләтләр дуслыгы көне" итеп билгеләп үтелде.Сыйныф җитәкчеләре дуслык кадере турында тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.












