МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Укучыларның җәйге практикалары 30.06.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларның җәйге практикасы дәвам итә.Алар яшелчәләргә су сибәләр, суган, кишер, чөгендер, бәрәңгенең рәт аралары эшкәртеләр.
-
Тукай-Кырлайга сәяхәт 28.06.2018

-
Лагерьның соңгы көне 25.06.2018

Күңелле 21 көн үтеп тә китте.Бүген "Дуслык" мәктәп яны лагереның соңгы көне.Балалар төрле уеннар уйнадылар,күңел ачтылар.Барысы да күңел ачу программасы белән канәгать калдылар. Быел да лагерь тәрбияләнүчеләрнең хәтерендә уңай яктан гына истә калды.
-
Аттестатлар тапшыру 25.06.2018

Бүген 9 сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды.Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озатты. 9 сыйныфны 2 укучы тәмамлап, кулларына аттестат алдылар.Укучыларны котларга Кайбыч муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе Айзатуллова Рамилә Галятдин кызы, район мәгариф бүлеге методисты Зиядиева Ландыш Равиль кызы,әти-әниләре, укытучылар килгән иде. Алар чыгарылыш укучыларына бары тик иң изге теләкләрен генә җиткерделәр.
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2018

22 июнь – иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шул уңайдан лагерь балалары һәм мәктәпнең яшь юнармиячеләре авыл уртасындагы һәйкәлгә бардылар һәм чәчәкләр салдылар.
-
Яшь юнармиячеләр акциядә катнашты 22.06.2018

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан мәктәбебезнең "Юнармия" отряды традицион "Хәтер шәме"акциясендә катнаштылар.Алар шәмнәр яндырып,киләчәк көннргә тынычлык теләделәр.
-
Куркынычсызлык көне 21.06.2018

Бүген лагерьда куркынычсызлык көне уздырдылар, чөнки ул һәр адымда саклак тора.Балалар шул темага видеофильм карадылар, рәсемнәр ясадылар.тагын бер кат кагыйдәләрне искә төшерделәр.
-
Бассейн көне 19.06.2018

Бүген лагерьга йөрүче балалар "Салават күпере" бассейнына бардылар.Рәхәтләнеп йөзделәр,уйнадылар,ярыштылар,сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Модалы җәй" 18.06.2018

Лагерьның 14 нче көне әнә шулай мавыктыргыч исем астында узды."Модалы җәй" иң истә калырлык көн булгандыр,мөгаен.Балалар рәхәтләнеп кул астында булган материаллардан үзләренә яңа, матур һәм уңайлы модалар уйлап таптылар,тәрбиячеләргә тәгъдим иттеләр.
-
Янгыннан сак булыгыз! 16.06.2018

"Дуслык" җәйге лагеренда ял итүчеләр янгын сүндерүчеләр белән очрашты. МЧСның Федоровск авылы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре балаларга имин тормыш, янгыннан саклану турында сөйләделәр. Балалар профилактик әңгәмә барышында, янгын сүндерү машинасы һәм җиһазлары, янгын сүндерү тәртипләре белән таныштылар.












