МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 20.09.2018

Мәктәбебездә яңа уку елының беренче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта уку-укыту һәм тәрбия процессындагы яңалыклар белән тыныштырылды.Авыл фельдшеры Сибгатова Ф. грипка каршы прафилактиканың иң әһәмиятле чарасы прививка булуы турында ата-аналар алдында чыгыш ясады.
-
Гриппка каршы вакцинация 19.09.2018

Мәктәбебездә укучыларга гриппка каршы вакцинация ясалды.Грипп һөҗүмен булдырмас өчен иң нәтиҗәле ысуллардан булып вакцинация тора. Беренче вакцина ачылганнан бирле табиблар меңләгән кеше гомерен саклап кала алалар. Һәм бүгенге көнгә кадәр вакцинация грипп вирусына каршы көрәштә әһәмиятле чара булып тора. Грипптан прививка ясату өчен кулай вакыт сентябрь- октябрь айлары санала. Гриппның вирусы бик үзгәреп торучан. Нәкъ менә шуңа күрә яңа вакциналар эшләнеп һәм төзелеп тора. Вакцинация өчен үтерелгән вакциналар кулланыла, шуның өчен прививкадан соң грипп белән авырту күзәтелми. Гриппка каршы прививка 100% ка ук грипптан сакламый, ләкин авырый башлау мөмкинлеген киметә.Гриппка каршы прививка Дөньякүләм сәламәтлекне соклау оешмасы белән тәкъдим ителә һәм вирустан бердәнбер саклану чарасы булып тора.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшырылды 17.09.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде һәм көндәлекләр тапшырылды."Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.
-
"Милләтләр кроссы-2018" 15.09.2018

“Милләтләр кроссы” – җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң зур массакүләм спорт чарасы. Шушы чарада безнең мәктәп тә актив катнашты. Йөгерешчеләр арасында иң җитезләре ачыкланды.
-
Янгыннан сак булыгыз! 10.09.2018

Уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәйге каникуллар дәверендә онытылган янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә аек акыл белән эш итүне искә төшерү максатыннан, районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелә. Айлыкта укучылар, укытучылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен янгынга каршы интструктажлар үткәрелә. Айлык барышында, янгын частьләре белән берлектә"Куркынычсызлык дәресләре" үткәрелә.
-
Куркынычсызлык һәммәбез өчен кирәк 07.09.2018

.Укучылар һәм хезмәткәрләр белән эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Бәрәңге алдык 06.09.2018
Көзге уңышны алыр вакыт җитте.Бүген укучылар,укытучылар һәм теххезмәткәрләр мәктәп бәрәңгесен алдык. Көзге уңышка һәммәбез дә куандык. -
Чираттагы медицина тикшеренүе 05.09.2018

Ел саен мәктәп яшендәге балалар медицина тикшеренүе узалар. Бүген мәктәптә район үзәк шифаханәсе табиблары булдылар. Алар укучыларның сәламәтлекләрен тикшерделәр һәм үзләренең киңәшләрен бирделәр. Тикшеренүдә 100% укучы катнашты. Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар!
-
Тынычлык дәресләре 03.09.2018

"Территория мира" акциясе кысаларында мәктәбебездә һәр сыйныфта беренче "Тынычлык дәресләре" үтте. Укучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, презентация, видеолар карадылар, башлангыч сыйныф укучылары тынычлык символы булган күгәрченнәрне ясады. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде!
-
Белем бәйрәме! 01.09.2018

Бүген - белем бәйрәме,ул - тынычлык бәйрәме,ул - беренче кыңгырау бәйрәме!Бүген бөтен мәктәпләрдә дә белем көне билгеләп үтелә.Яңа уку елы яңа уңышлар белән сөендерсен,һәр уку көне якты,матур булсын.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы
Мәктәпләргә рәхим ит
Әйдә! Яңа уку елы!












