Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Аҗаган"-2016 12.03.2016

11 март көнне мәктәптә традицион “Аҗаган” хәрби-патриотик уены булды. Анда мәктәпнең барлык сыйныф укучылары да “Аклар” һәм “Кызыллар”командаларына бүленеп катнашты. Командалар төрле биремнәрне үтәү буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, “Аклар” командасы барлык биремнәрне вакыт буенча алдарак бетерде. Флаг эзләргә дә алар беренче киттеләр. Урында ориентлашуда да бу команда сынатмады. Флагны беренче булып таптылар һәм абсолют җиңүче булдылар. “Кызыллар” командасы да уенны матур нәтиҗәләр белән тәмамлады. Молодцы!
-
“Иң-иң әниләребез”гә багышланды 06.03.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.
5 март көнне мәктәптә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичәдә дә әниләребезгә багышлап бик күп җылы сүзләр әйтелде. Һәр сыйныф аларга багышлап төрле концерт номерлары хәзерләде, һәр сыйныф җитәкчесе үз әниләренә төрле кызыклы уеннар уйнатты. Бәйрәм ахырында укучылар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен биреп шатландырдылар.
-
29.02.2016

Бүген Туган тел атналыгында үткәрелгән “Туган телем-иркә гөлем” иҗади эшләр конкурсында җиңгән укучылар ачыкланды. 1-4 нче сыйныфлар арасында 2 нче урынны 2 нче сыйныф укучысы Насретдинова Алия, 3 нче урынны 2 нче сыйныф укучысы Фәизов Фәнил, 5-9 сыйныфлар арасында 1 нче урынны 7 нче сыйныф укучылары Сафина Алсу һәм Сәгъдиева Ләйсән, 2 нче урында 8 нче сыйныф укучысы Минвәлиева Илүзә һәм 7 нче сыйныф укучысы Салаватуллина Айзилә, 3 нче урынны 5 нче сыйныф укучылары Сабиров Сәйдәш һәм Хәйретдинов Айназ алдылар. Бүгенге линейкада иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләргә, конференциядә катнашкан Салаватуллина А. һәм Сәгъдиева Л. гә, Муса Җәлилгә 110 ел тулуга багышланган кичәдә чыгыш ясаган Хәйретдинова Л. гә грамоталар тапшырылды.
-
Хәлфин укуларнда 28.02.2016

27 февральдә Казанның 14 нче гимназиясендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенең финалы узды. Анда безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары Салаватуллина Айзилә һәм Сәгъдиева Ләйсән (җитәкчеләре Сабирова Г.Х.).мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация ясап җибәргәннәр иде. 1 турга җибәрелгән 78 презентациядән 20 се 2 турга үткән. Алар арасында Салаватуллина А. һәм Сәгъдиева Ләйсән тәкъдим иткән “Халык яшәгәндә, яшәр моңы Илһамыбыз халык яшендә...” презентациясе дә бар. Шимбә көнне алар конференциядә мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иң яхшы компьютер презентациясе бәйгесендә чыгыш ясап Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Йолдызлы сәгать 25.02.2016

Туган тел атналыгы бүген мәктәбебездә “Йолдызлы сәгать” уены белән дәвам итте. Уенда 6 укучы катнашты. Уен туган тел турында мәкальләргә, әдәби әсәрләрнең жанрларына,табышмакларга, Муса Җәлил иҗатына багышланган иде. Финалга 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфиев Айрат һәм 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур чыктылар. Җиңүче булып Әхмәтшин Илнур калды. Афәрин! Уенны татар теле укытучысы Нәфыйкова Рушания үткәрде.
-
Муса Җәлилгә 110 ел 24.02.2016

Гражданлык-патриотик айлык һәм Туган тел атналыгы кысаларында 22 февраль көнне мәктәбебездә укучылар, татар теле һәм музыка укытучылары тарафыннан әзерләнгән патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә Муса Җәлил шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, Муса Җәлилнең тормышына багышланган презентация күрсәтелде.
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2016

Мәктәптә 22 февраль көнне Ватанны саклучылар көне билгеләп үтелде. “Ягез әле, егетләр!” программасы буенча ир балалар үзләрен төрле спорт төрләре буенча сынап карадылар. Конкурста иң җитез егетләр булып 9 нчы сыйныфтан Әхмәтшин Илнур, 7 нче сыйныфтан Садриев Салават һәм Шәрәфиев Айратлар танылды. Сыйныфлар арасында җыр һәм строй конкурсы булды. Бу конкурста 1 нче урынны 9 сыйныф, 2 нче урынны 7 нче сыйныф, 3 нче урынны 2 нче сыйныф укучылары яулады. Молодцы! Җиңүчеләргә грамоталар бирелде.
-
"Башваткыч" уены күңелле узды 24.02.2016

Туган тел атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәптә укучыларда туган телебез татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Башватыч” уены үкәрелде. Уенда 7 нче сыйныфтан Шәрәфиев Айрат, 8 нче сыйныфтан Минвәлиева Мәрьям, 9 нчы сыйныфтан Сәмигуллин Марат катнаштылар. Уен барышында тел турында төрле биремнәр үтәделәр. Уенда 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфиев Айрат җиңде. Уенны татар теле укытучысы Хәйруллина Р.М. үткәрде.
-
"Батырлык дәресләре" 19.02.2016

18 нче февральдә мәктәбебездә "Батырлык дәресләре" темасына тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
Музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары семинары 18.02.2016

Мәктәбебездә 17 февраль көнне районның музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары семинары уздырылды.Семинар кысаларында музыка укытучысы Кадырова Айгөл Сәлимулла кызы 6 нчы сыйныфта “Инструменталь концерт» дигән темага ачык дәрес күрсәтте, инглиз теле һәм рәсем сәнгате укытучысы Шафигуллина Лилия Рәшит кызы җитәкчелегендә 4-5 нче сыйныф укучылары“Cinderella» әкиятен музыкаль сәхнәләштерделәр. Соңыннан семинарда катнашучылар үзләренең эшчәнлеген түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр,методик чыгышлар тыңланды,мастер-класслар күрсәттеләр. Семинар эшлекле шартларда узды.











