Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
16.04.2016

Сегодня в школе дан старт Всероссийской добровольческой акции «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» и республиканскую акции «#Спортивный Татарстан».
-
Әбрар Сәгыйдинең туган көне 15.04.2016

Бүген мәктәптә авылдашыбыз шагыйрь, публицист, укытучы, җәмәгать эшлеклесе Әбрар Сәгыйдинең тууына 121 ел тулу уңаеннан татар теле укытучысы Нәфыйкова Р.М. шигырь кичәсе үткәрде. Кичәдә укытучының кереш сүзеннән соң укучылар Әбрар Сәгыйдинең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук шагыйрь турында презентация күрсәтелде.
-
14.04.2016

Бүген берничә дәрестән соң мәктәп коллективы һәм укучылар чираттагы өмәгә чыкты. Күпчелек укучыларыбыз Түбән Кошман авылы урамнарыннан, су буйларын чүп-чардан арындырдылар. Хезмәткәрләр баганалар агартты. 7 нче сыйныф укучылары мәктәп территорясен җыештырды.
-
12 апрель- космонавтика көне 12.04.2016

Мәктәптә бүген бу датага багышлап рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, сыйныф сәгатьләрендә космос һәм космонавтика турында видеороликлар, презентацияләр күрсәтелде, укучылар белән космонавтиканың тарихы, әһәмияте, бу өлкәдәге күренекле кешеләр турында әңгәмәләр үткәрелде.
-
Язгы өмәдә 09.04.2016

Мәктәптә язгы эшләр башланды. Бүген 5 нче сыйныф укучылары шоссе буеннан чүп-чар җыйдылар. Калган укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз мәктәп территориясендә эшләделәр.
-
Без ГТО га әзер! 07.04.2016

2014 нче елның 1 нче сентябреннән мәктәпләрдә "Хезмәткә һәм саклауга әзер бул" (ГТО) дип исемләнгән Бөтенрәсәй спорт комплексы кертелә башлады. Шуннан бирле мәктәпләрдә нинди генә чаралар узмады. Массакүләм спорт ярышлары, кросслар, "Күңелле стартлар", "Президент ярышлары"....
Бүген дә мәктәбебездә чираттагы ярыш -"Күңелле стартлар" «Без ГТО га әзер!” акциясе кысаларында үтте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган бу бәйгене физкультура укытучысы Айдар Линарович оештырды.Балалар тавышыннан мәктәп иртәдән үк гөр килеп торды. Күңелләре көр, сәламәтлекләре нык булган балалар укуда да сынатмаслар дип ышанасы килә. Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйк! -
1 апрель-кошлар көне 01.04.2016

1 апрель –кошлар көне. Традиция буенча бу көнне 7 сыйныф укучылары арасында КВН булды. “Сандугач” һәм “Карлыгач” командалары төрле конкурсларда көч сынаштылар. КВН барышында, катнашучылар төрле биремнәрне үтәгәндә, “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр кошлар турында җырлар җырладылар, ә башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. Ярыш “Сандугач” командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
Кошлар көнен каршылап 31.03.2016

Мәктәптә кошлар көненә әзерлек бара. 31 март көнне китапханәче Сабирова Г.Х. кошлар турында язылган китаплардан күргәзмә ясады. Укучылар кош рәсемнәре ясыйлар. Бу рәсемнәр шулай ук күргәзмәгә куелды.
-
Педагогик киңәшмә 29.03.2016

28 март көнне мәктәптә чираттагы педсовет булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. 3 нче чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар (Садриева Р.З.).
2. Тәрбия буенча чарлар үткәргәндә укучыларның креатив фикерләүләрен үстерү (Сабирова Г.Х.).
3. Төп дәүләт имтиханына хәзерлек (Хәмидуллин И.И.).
4. Төрлеләр.
Педсоветта һәр көн тәртибе буенча чыгышлар файдалы булды, фикер алышулар эшлекле шартларда узды.
-
Әлифба бәйрәме 20.03.2016

19 март көнне 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдылар. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Әлифбаны өйрәнгәндә балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнгән. Бәйрәм барышында без шуларның шаһиты булдык. Алга таба да зур уңышлар телибез сезгә, беренчеләр!











