Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
18.11.2015

Былтыргы уку елыннан башлап ГТО нормаларын тапшыруга хәзерләнү һәр физкультура дәресенең аерылгысыз өлеше булып тора. Хәзер укучылар укытучылар белән бергәләп кышкы сессия төрләре буенча нормативлар тапшырырга хәзерләнәләр.
-
Компьютерда өйрәнәбез 17.11.2015

“Интернет-долголетие” программасы буенча мәктәптә пенсионернерлар компьютер грамоталылыгына өйрәнү курслары бара. Курсны математика укытучысы Насретдинова Алия Әүхадулла кызы алып бара. Курска 15 пенсионер йөри. Алар иң кирәкле нәрсәләрдән башлап Бөтендөнья челтәренә ничек итеп керергә һәм анда ничек ориентлашырга, Интернет аша коммуналь түләүләрне түләргә һәм күп кенә башкаларга өйрәнергә тиешләр.
-
Афәрин, Ләйсән! 16.11.2015

11 нче ноябрьдә татар мәктәпләрендә белем алучы укучыларның рус әдәбияты предметы буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы уздырылды. Әлеге олимпиада безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сәгдиева Ләйсәнгә уңыш алып килде-ул җиңүче статусы алды. Киләчәктә дә Ләйсәнгә уңышлар теләп калабыз.
-
Энергияне саклыйк! 14.11.2015

Бу атнада сыйныфларда "Энергияне саклау һәм энергетик куркынычсызлык" темасына тәрбия сәгатьләре булып узды. Бу актуаль проблема турында төрле ракурсларда сөйләнде. Укучылар өйләрендә дә һәм мәктәптә дә энергияне саклап тотарлар дип ышанып калабыз
-
Педагогик киңәшмә 13.11.2015

12 нче ноябрьдә мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды. 1.”Яңа Федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру”- Сайранова Резеда Тавис кызы чыгышы.
2.” Беренче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар”-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм сыйныф җитәкчеләре чыгышы.
3.Укытучыларга аттестация уздырудагы яңалыклар белән танышу-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Г.Х.чыгышы.
4.Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәмидуллин Ильмас Илдар улы чыгышы.
-
Кечкенә дусларыбыз бездә кунакта 10.11.2015

“Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген мәктәптә Сөмбелә бәйрәме күрсәттеләр. Бәйрәмгә кунакка Сөмбелә, Көз, Уңыш бабай да килгән иде. Балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, көз турында мәкальләр әйттеләр.
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2015

-
Гомуми ата-аналар җыелышында 28.10.2015

27 октябрьдә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш түбәндәге көн тәртибе буенча узды:
1Мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы.-директор урынбасарлары Садриева Р.З., Сабирова Г.Х.
2. “Балаларда толерант аң формалаштыру, милли һәм дини экстремизмны кисәтү”-башлангыч сыйныф укытучысы Батанова А.С.
3.”Сәламәтлек үзебезнең кулда”-фельдшер Шәрәфиева Р.М.
4. “Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү”-участок уполномоченное Воробьев А.В. Һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Кәлимуллина Ф.Н.5. Ата-аналар комитетын сайлау.
Җыелышта шулай ук мәктәп тормышына һәм ата-аналарга кагылган башка мәсьәләләр дә каралды. Тәнәфестә концерт номерлары күрсәтелде.
-
Хезмәт бәйрәме 27.10.2015

Кичә 1-5 нче сыйныф укучылары арасында көзге уңышка багышланган хезмәт бәйрәме булды. Бәйрәмдә һәр сыйныфтан 2 шәр укучыдан торган командалар катнашты. Алар төрле кызыклы конкурсларда, уеннарда, үзешчән сәнгать өлкәсендә үзләрен сынадылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бәрәңге җыйдылар, яфраклар таныдылар, алма белән бәрәңгене аердылар, хәтта кабартма ашап та ярыштылар. Нәтиҗәдә 4 нче сыйныф командасы 1 нче урын, 1-3 нче сыйныф һәм 5 нче сыйныф командасы 2 нче урын, ә 2 нче сыйныф командасы 3 нче урынны яулады. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтте. Соңыннан балалар үзләре алып килгән нигъмәтләр белән сыйландылар.
-
"Китап сере" 26.10.2015

Татарстан китап нәшрияты“журналы укучылары арасында бәйге игълан итте. Бәйгенең төп максаты- китапларда яшерелгән татар халык мәкален табу. Бүген авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия укучыларны шушы бәйгедә катнашырга чакырды.











