Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
1 нче чирек буенча административ контроль эшләр. 23.10.2017

Бүгенге көннән мәктәбебездә 1 нче чирек буенча административ контроль эшләр башланып китте. 6,7 сыйныф укучылары рус теленнән, 8,9 сыйныфлар математика фәненнән директор контроль эшләре эшләделәр.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел. 20.10.2017

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгәнгә 25 е тулу уңаеннан тарих укытучысы Вилданова Л.Х. 8 нче сыйныф укучылары белән "Конституция -дәүләтнең төп законы"- дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес ахырында мәктәп коридорындагы стендлар белән таныштырды,өйдә әзерләп килгән плакатларга нәтиҗә ясалды.
-
Ата-аналар игътибарына!!!
19.10.2017
Сорау бирү өчен түбәндәге адрес буенча керергә мөмкин:http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
-
7,8 сыйныф укучылары өчен диагностик тест
19.10.2017
Бүген Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан районыбызда 7,8 сыйныфларда математика,рус теле,физика,тарих,биология,җәмгыять белеме фәннәреннән диагностик тест уздырылды. Бу сынауны узуда безнең мәктәп укучылары да катнаша,аларга уңышлар телибез!
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 18.10.2017

Интернетта күп утыру сөйләм үсешен тоткарлый, фантазияләрне саегайта. Кешедә(укучыларда ) аралашу сәләтен бетерә.Күп цикллы уеннар, мультфильмнар карау бәйлелек тудыра.Чир барлыкка килә. Шул максаттан, интернетның файдалы һәм тискәре якларын ачыклау дигән тема астында башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина М.С. тәрбия дәресе уздырды.
-
Кайбычның курчак театры бездә кунакта! 16.10.2017

Бүген Венера Маратовна җитәкчелегендәге Курчак театры бездә кунакта булдылар. Башлангыч сыйныф укучылары "Үрдәк бәбкәсе"уен-тамашасын карадылар. Кунакларыбызга күңелле ял иттерүләре өчен зур рәхмәт әйтәбез,коллективка иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Мәктәбебезнең 100 еллык юбилее! 14.10.2017

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бер гасырлык мәктәп үзенең тарихын, ветеран укытучыларын, күренекле шәхесләрен барлады. Юбилей кичәсенә күп кунаклар кайтты. Юбилеен белән яраткан мәктәбем!!!
-
Мәктәп юбилеена чакыру! 09.10.2017

-
"Көз нигъмәтләре-2017" 08.10.2017

Бүген мәктәбебез коллективы Олы Кайбычның музыка мәктәбе янындагы мәйданчыкта уздырылган көзге ярминкәдә катнаштылар.Райондашларыбызга мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә үстерелгән яшелчәләр,төрле камыр ризыклары тәкъдим ителде. Ярминкә укучыларыбыздан оештырылган концерт номерлары белән үрелеп барды. Районыбыз халкы күңелле ял итте.
-
Көзге ярминкәгә әзерлек 07.10.2017

Укытучыларыбыз бик тырышып иртәгә узачак көзге ярминкәгә әзерләнәләр.











