Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2017

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.Шул бәйрәм көне уңаеннан мәктәбебездә рәсемнәр күргәзмәсе урын алды.
-
Көрәш буенча 2 урын. 04.11.2017

Бүген Салават күпере спорт комплексында көрәш буенча ярыш булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар,уңышлы чыгыш ясап нәтиҗәле күрсәткечләргә ирештеләр. 55 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Саттаров Айназ 1 урын, шул ук үлчәү авырлыгында Миңнуллин Ислам 2 урын, 60 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Шәрәфиев Айрат 3 урын, 28 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Девликамов Азат 2 урын,шул ук үлчәү авырлыгында Ахмадуллин Нияз 3 урын, 31 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Саттаров Илсаф 2 урын яуладылар. Нәтиҗәләр буенча команда 2 нче урынга лаек булды. Афәрин,укучылар!
-
Күңелле каникуллар. 03.11.2017

Көзге каникуллар башланып китте. Укучыларның ялын файдалы үткәрү максатыннан Кайбыч үзмәшгульлек үзәге тарафыннан 5-8 сыйныф укучылары өчен Казан шәһәренең "Кызыклы фән һәм техника йорт"ына экскурсия оештырылды. Укучыларыбыз бу йортта мавыктыргыч ,кызыклы экспонатлар белән таныштылар. Төрле уеннарда,викториналарда катнаштылар. Соңыннан үзләрен төрле экспериментларда сынап карадылар. Экскурсиядән сон "Макдональск" ка кереп сыйландылар. Шулай итеп каникулның бер көне кызыклы,файдалы үтте. Чараны оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Шашка ярышы буенча 3 нче урын 28.10.2017

Составында Сабиров Сәйдәш,Хикматуллина Кадрия, Сабирова Илсия,Саттаров Айзат булган командабыз 2003-2004 елгы укучылар арасында оештырылган шашка ярышында 3 нче урынга лаек булдылар. Молодцы,укучылар! Котлыйбыз!
-
Республикакүләм ата-аналар форумы 28.10.2017

28 октябрь көнне Россия Федерациясенең милли ата-аналар ассоциясиясе белән берлектә ТР ның мәгариф һәм фән министрлыгы 1 нче Республикакүләм ата-аналар форумы үткәрде."Укучыларны социальләштерүнең нигезе буларак - нык гаилә:проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган әлеге форумда Кайбыч районы делегациясе составында безнең мәктәпкүләм ата-аналар комитеты вәкиле Хәйретдинова Гөлфизә Фирдәвес кызы да катнашты. Ул "Дөрес туклану" дигән юнәлештәге мастер класста чыгыш ясады.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 26.10.2017

Без бүген мәктәбебездә халкыбызның матур бәйрәмен "Сөмбелә бәйрәмен" үткәрдек. . Елның сихри фасылында- көз аенда татар халкы элек-электән шушы бәйрәмне уздырган. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән.Башлангыч сыйныф укучылары "Көзге тамаша"га сәяхәт кылдылар.Көзне чагылдырган төрле уеннар уйнадылар. "Көзге кояш", "Миләшкәй", "Гирлянда " командалары Сөмбеләгә үз программалары белән килгәннәр иде. 6 - 9 нчы сыйныф укучылары җиләк-җимеш һәм яшелчәгә багышланган мәкальләрне дәвам иттеләр, "Көзге букет" композициясен якладылар, "Көз патшабикәсе " номинациясендә үзләренең кием коллекциясен тәкъдим иттеләр. Әлеге чара матур үтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: I нче урынны 9 нчы сыйныф яулады, II нче урында - 6 нчы сыйныф, III нче урында - 7 нче сыйныф. Котлыйбыз!
-
Парламент дәресе-2017 25.10.2017

Бүген сыйныф сәгатьләрендә "Парламент-2017" дәресләре үткәрелде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе. 24.10.2017

Бүген бердәм интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе узды. Башлангыч сыйныф укытучылары Багавиева Э.Р., Вилданова Д.Р. интернеттан дөрес куллану кагыйдәләре серләренә төшендерделәр. Компьютер каршында дөрес утыру ,күпме вакыт сарыф ителүгә дә тукталдылар. Укучылар дәрестән бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Психологик десант кунаклары 24.10.2017

Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮ үзәге хезмәткәрләре килде. Психолог Скворцова Е.Н.,социаль педагог Калашникова А.Ф.1,5 сыйныф укучыларына яңа уку шартларына җайлашу мониторингы үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучылары белән "Уңышка ничек ирешергә" дигән исем астында консультация уздырылды.
-
Мәктәп китапханәсе белән танышу. 23.10.2017

Беренче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Китапханәче Сабирова Г.Х. нәни дусларга китапханәдәге кагыйдәләр, китаплар урнашу тәртибен сөйләде, кулларына мавыктыргыч китаплар бирде. Балалар китапларга бик сөенделәр.Китапханә сукмагын тузан капламасын иде.











