Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Укучыларыбыз уңышлары 22.01.2018

Укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүне дәвам итәләр. Бөтенрәсәй сочиненияләр конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе 9 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән(җитәкчесе Садриева Р.З.)"Алтын көз" фестивалендә катнашучы кызыбыз Миңнуллина Исламия(6 кл). Молодцы,кызлар!
-
Республиканское родительское интернет-собрание 19.01.2018
19.01.2018г. с 12.00 по 13.00 состоится Республиканское родительское собрание "Виртуальная жизнь ребенка: интернет-друг или враг? Он-лайн трансляция собрание будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова по адресу https://ieml.ru -
Ата-аналар җыелышы 18.01.2018

Бүген мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта уку-укыту буенча директор урынбасары Насретдинова А.Г. беренче яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды, Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Багавиева Э.Р. мәктәптә сәламәтлек юнәлешендә алып барылган эшләргә тукталды. 6 нчы сыйныф җитәкчесе Вилданова Л.Х. чыгышын методик доклад белән дәвам итте. Физкультура укытучысы Гатауллин Д.Р.укучыларыбызның спорт өлкәсендә булган уңышлары белән таныштырды. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. ата-аналарны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеген,балаларны кече яшьтән үк чыныктыруны гаиләдә башларга кирәклеген ассызыклады.
-
Укучыларыбызны иртәнге линейкада тәбрикләдек. 15.01.2018

Төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаган укучыларыбызны иртәнге линейкада котлау- күптәнге традиция.Бүген без түбәндәге укучыларыбызны тәбрикләп китәбез.Химия фәне буенча республика олимпиадасында катнашкан 9 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән(катнашу таныклыгы),9 нчы сыйныф укучысы Ахметшина Алия "Будет чисто" хәрәкәтенең рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Республикакүләм һөнәрләр турында иншалар язу "Киләчәккә-билет" конкурсында катнашып 8 нче сыйныф укучысы Насретдинова Илүсә лауреат булып танылды. (Җитәкчесе:Насретдинова А.А.).Республикакүләм фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр "Минем Татарстан"конкурсында 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән Хәйретдинова Ләйлә(6 кл),Сабиров Сәйдәш ( 7 кл), (Җит.Хәмидуллина М.С.), Ахметшина Алия (9 кл) (Җит.Сабирова Г.Х.), 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән Сиразиева Гөлназ(4 кл), Гиниятуллина Алинә( 4 кл) (Җит.Вилданова Д.Р) бүләкләнделәр. Афәрин,укучылар! Котлыйбыз!!!
-
"Путь к олимпу" олимпиадасы 12.01.2018

12-14 гыйнвар көннәрендә Казанда химия фәненнән "Путь к олимпу"республика олимпиадасында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән катнаша. Уңышлар теләп калабыз.Җитәкчесе (Сабирова Г.Х.)
-
3 нче чирек башланды 09.01.2018

Күңелле һәм файдалы яллардан соң,иң озын уку чиреге башланды.Хәерле сәгатьләрдә!!!Укуларыгызда уңышлар юлдаш булсын!
-
Педагогик совет утырышы 08.01.2018

Бүген педагогик хезмәткәрләрнең "Тәрбия эшендә заманча технологияләр" дигән темага педагогик совет утырышы уздырылды.Педагогик совет утырышында "Тәрбия эшендә заманча технологияләр" дигән темага 6 нчы сыйныф җитәкчесе Вилданова Л.Х. тарафыннан доклад тыңланды ,тәрбия эшләре директор урынбасары Багавиева Э.Р. үзенең чыгышында ата-аналар белән эшләүнең актуаль формаларына тукталды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Насретдинова А.Г. 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. төрлеләргә тукталды.
-
Каникуллар дәвам итә. 05.01.2018

Мәктәп укучыларының ялы файдалы да, күңелле дә, куркынычсыз да үтәргә тиеш. Әлеге максатларны күз алдында тотып, укытучылар балалар белән каникул чорында да тыгыз элемтәдә тора. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән очрашып, саф һавада уеннар уйнап, чаңгыда шуып кайттылар. Тиздән башланачак яңа уку чирегенә укучылар көч туплап, рәхәтләнеп ял итеп киләчәкләр.
-
Лагерь эшчәнлеге 04.01.2018

Бүген кышкы лагерьда ял итүчеләр көннең беренче яртысында имтиханнарга әзерләнсәләр,көннең икенче яртысында саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шуып кайттылар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 02.01.2018

Иртәгә 9 нчы сыйныф укучыларының математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәреләчәк. Шул уңайдан укучылар бүген математикадан белемнәрен ныгыталар.











