муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгының №14539 /15 номерлы күрсәтмәсе нигезендә Буа шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә аттестация буенча экспертлар комиссиясе утырышы булып узды. ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгының аттестация комиссиясе әгъзасы Симцов Олег Вячеславович һәм 22 район комиссиясе әгъзасы катнашында 1 квалификацион категорияне дәгъвалаучы укытучыларыбыз Гарипов Р.Р, Гыйзәтуллина Г.Р, Гарипова С.И. сынауны уңышлы үттеләр. Тирәнтен белемнәр, компетентлык аттестациянең соңгы этабын лаеклы үтүгә нигез булды. 21.12.2015

-
Мәктәптә Яңа елга әзерлек гөрләп бара. Иң беренчеләрдән булып бәйрәм символы - чыршыны 7 сыйныф бизәп куйды, бик матур яңа ел аланына әверелде 3,4 сыйныфларның уку бүлмәсе, математика кабинеты 8 сыйныф укучылары белән яңа ел уенчыкларына күмелде. Шул ук көнне 6, 7 сыйныф укучылары тиз арада мәктәпнең кунак каршы алу мәйданчыгын да әкияттәгедәй аллы-гөлле мишурага күмде. Калган сыйныфлар да бу эшне бик оста оештырды. Хәзер чын- чынлап Яңа ел исе килә, Яңа ел рухы яши мәктәптә! 15.12.2015

-
3-4 сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныф сәгате булып үзды. Укучыларда патриотизм тәрбияләүгә багышланган әлеге чара уңышлы үтте. 15.12.2015

-
3-4 сыйныфларда "Һөнәрләр илендә" дип аталган ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. 15.12.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә сыйныф җитәкчеләренең МБ һәм тәрбия буенча урынбасар каршында киңәшмәнең берләштерелгән утырышы узды. МБ планы буенча 3,4 сыйныфларда узган “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән ачык чарага анализ, “Сәламәт яшүсмер – өметле киләчәк” дигән темага башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова И.М. чыгышы; административ киңәшмә планы нигезендә яңа ел бәйрәмнәрен уздыру тәртибе, каникулларга планнар, укучыларның буш вакытларын дөрес һәм файдалы үткәрү формалары каралды.Уку елының икенче чирек йомгакларын барлауга зур игътибар бирелде. 15.12.2015

-
9 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар белән китапханәче Исланова Г.Г. тарафыннан “Үзебезнең уен” дип аталган тәрбия чарасы үткәрелде. 14.12.2015

-
Буа муниципаль районыТүбән Наратбаш төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар методик берләшмәсенең 2015-16 нчы уку елына төзелгән планы нигезендә 7-12 декабрь көннәрендә Башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрелде. Әлеге чараның планы методик берләшмәдә каралып, мәктәп директоры тарафыннан расланган. Беренче көндә атналыкны ачу, шашка ярышлары,музыкаль тәнәфесләр булды. Шашка ярышларында 1 сыйныфтан Галиуллин Илсаф 2 сыйныфтан Вәлиева Инзилә 3 сыйныфтан Хәйретдинова Адилә 4 сыйныфтан Аюпов Азатлар 1 нче урыннарны алдылар. 14.12.2015

-
8 декабрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Фәхертдинова И.М. җитәкчелегендә математикадан “Каты чикләвек” бәйгесе үткәрелде. Әлеге ярышта ике команда көч сынашты. Бикчәнтәев Данис” Дуслык” командасының капитаны, ә Аюпов Азат “ Акыллы башлар” командасының капитаны булдылар.Әлеге ярыш бик киеренке шартларда барды.Укучылар бар тырышлыкларын җиңүгә юнәлдерделәр. Тик ярыш булгач җиңүче дә булырга тиеш. Әлеге мактаулы исемгә 14:12 исәбе белән“ Акыллы башлар” командасы лаек булды. 14.12.2015

-
9 нчы декабрь көнне шаулап –гөрләп “Күңелле стартлар” булып үтте.Спорт буенча көч сынашудан да күңеллерәк мизгелләр булмады бу көнне. Хәйруллин Риназ командалыгындагы “Ак Барс” белән Мөбарәкшин Илсаф командалыгындагы “Дружба” көчләрен сынадылар. Кызыклы эстафета уеннары уйнап, тирләп –пешеп, команда өчен җан атып вакытның узганын да сизмәделәр башлангычлар. Исәп 7:10 икәне билгеле булгач, “Дружба” командасы бер авыздан”УРА!” кычкырдылар. 14.12.2015

-
11 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С “Белем марафон”ы үткәрде. Укучылар ике төркемгә бүленеп ярыштылар. Төркемнәргә биремнәр әзерләнгән иде. Алар “Әкиятләр илендә” сәяхәт иттеләр, “Төсле музыка” патшалыгында булып кайттылар,“Рәсемле табышмак” тукталышында һәм “Яңа ел остаханәсендә” булырга да өлгерделәр. Барлык эшкә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗә: Бикчәнтәев Данис командасы 13 очко һәм Аюпов Азат командасы 11 очко җыйды. 14.12.2015






