муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Язгы каникуллар алдыннан мәктәбебездә Мәдәният йорты белән берлектә авыл күләмендә гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме узды. Аның тантаналы өлеше бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, халкыбыз йолаларын яңарту белән башланып китте.Шуннан соң бәйрәм түренә гармун җырлары, чәчкәләр, матур теләкләр белән Нәүрүзбикә (Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзинә Хәсәнова) килеп керде, аның сүзләре җырга үрелеп барды. Бәйрәм сәхнәсендә берсеннән - берсе күркәм авыл үзешчәннәре: җырчылар, гармунчылар Нурдания Низамова, Равил Җәгъфәров, Камил Хәмәтҗанов бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын бүләк иттеләр. Авыл осталары җырлары укучылар чыгышы белән аралаштырылып алып барылды. Җыр , бию дәртләндереп торды. 6 сыйныф укучысы (САМОСТОЯТЕЛЬНЫЕ ДЕТИ ТӨРКЕМЕ) Галимҗанов Альберт “Тамчылар” җырын гармунда уйнап, тамашачыларны биетте. Шуннан соң барлык тамашачы уеннар аланына юнәлде. Менә монда инде чын язгы “сабантуй” башланып китте: Нәүрүзбикә уеннарга старт бирде! Шаулап – гөрләп ярышлар башланып китте: капчык киеп йөгерү, чиләкләр белән су ташу, чүлмәк ватыш, “Кыш бабайны” куып җибәрү, әтәчләр сугышы, кашык белән йомырка ташу барлык укучыларны үзенә җәлеп итте. Һәр укучы уенда җиңгән очракта махсус татлы бүләккә ия булды. Ә инде иң кызыгы уеннар ахырында “Кыш” белән” Яз” ның аркан тартуы булды! “Кыш “ җиңелде, “Яз” җиңде! Менә шунда “күмерле” самавар кайнап чыкты, язгы коймак өлгерде, төшке аш өстәлләргә куелды. Рәхәтләнеп тамак ялгап алгач, Нәүрүз белән күмәк фотога төшүләр , күңел ачулар әле озак дәвам итте. Мондый тәрбия чарасы укучылар күңелендә матур хатирәләрне озак саклар! 19.03.2016

-
18 - нче март көнне мәктәбебездә популяр артист , сүз остасы Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы Алмаз Гыймадиев белән очрашу оештырылды. Аның дәвамында укучыларда китап укуга уңай караш тәрбияләү буенча күпкырлы эш алымнары кулланылды: табышмакларга җавап эзләү, атаклы райондаш артистларны атау, җырны башкаручыны тану, әдәпле булу һәм тырышып уку серләрен яктырту, дус һәм тату булу буенча киңәшләр. Очрашу кысасында һәр укучыга “Сабантуй” журналлары бүләк ителде, аларның эчтәлекләре белән таныштырылды. Балалар бик актив катнашты.Очрашу җылы һәм дусларча мөнәсәбәттә узды. 18.03.2016

-
Мәктәпнең спорт уеннары залы бүген янә шат авазлар белән тулды.Чираттагы волейбол ярышлары 5-9 сыйныфлар арасында уздырылды. Иң беренчеләрдән булып 9-8 сыйныфлар көч алышты, җиңү 9 ларга булды. 8 сыйныфлар аз гына калышты. Аннары залга 5 һәм 6 сыйныфлар чыкты. Алар волейбол элементлары белән волейболда ярыштылар. Уен кискен барды. 5 сыйныф җиңде, 6 -лар азрак калышты. Йомгаклау этабында 5 һәм 7 сыйныфлар очрашты. 5 сыйныф бик тырышса да, 7 сыйныф беренчелекне бирмәде. Барлык сыйныф укучылары да тамашачыларга матур һәм дөрес уен бүләк иттеләр. Командалар үзләре өчен янып-көеп, аларга көч өстәп утыручы сыйныф җитәкчеләренә Рәхмәтләрен җиткерәләр. Төп судья - Сираҗиев Р.Б, уенны оештыручы- Вилданов И.М. 17.03.2016

-
Мәктәптә “Кошларга ярдәм ит! ” акциясе кысасында 5-6 сыйныф укучылары технология дәресләрендә укытучы Гарипов Р.Р. җитәкчелегендә сыерчык оялары ясауга керештеләр. Бу матур һәм файдалы эш дәвамчан булачак. 17.03.2016

-
Башлангыч сыйныф укучылары шушы көннәрдә Буа драма театрына мәдәни сәяхәт кылдылар. Алар бу юлы А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен Казан курчак театры башкаруында карадылар. Чараны сыйныф җитәкчеләре Әхмәтшина Л.С, Фәхретдинова И.М. оештырды. Бару-кайту буенча транспорт чыгымнарын “Ак-Барс” иминият компаниясенең агенты ( авылдашыбыз һәм укучыбызның әтисе) Әхмәтшин Айрат Рәшит улы үз өстенә алды. Барлык 1-4 сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән аңа Рәхмәт белдерәбез! 17.03.2016

-
Тәрбия эшләре планы нигезендә тәрбия буенча урынбасар каршында чираттагы киңәшмә булып узды. Утырышта сыйныф җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә 8 сыйныф җитәкчесе Җәгъфәрова Фәрдәния Фәрит кызының “ Тәрбия өлкәсендә укучыларның сәламәтлекләрен саклауда яңа технологияләр куллану ” дигән темага төп чыгыш иде. Докладчы тыңлаучыларны яңалыкларны куллану тәртибе белән генә таныштырып калмады, ә практикум һәм тест үткәрде. Һәр катнашучы бу сорау буенча үз фикерен җиткерде. Шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова Илсөяр Мәнсур кызы “ Ата- ана – безнең төп ярдәмчеләр” дигән темага тәҗрибә уртаклашты. 2 сыйныфта булып узган ачык сыйныф сәгатенә анализ да тулы булды; матур теләкләр җиткерелде. Районда оешкан Әтиләр советына кандидатлар сайланды, аларның эшчәнлеген планлаштыру тәртибе каралды. Язгы каникуллар планына да ачыклыклар кертелде. 5-9 сыйныфларда уздырылган психологик тестларга йомгак ясалды. 17.03.2016

-
2 сыйныфта “Без спортны яратабыз!” дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгате борынгы спорт уеннары тарихыннан башланып, бүгенге Олимпиадаларга тоташты. Укучылар атаклы спортсменнар белән таныштылар, спортсмен нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Спорт төрләре буенча проект эше якладылар, яраткан спорт уеннарын уйнап күрсәттеләр. Чарада укучылар бик актив булды. Алар рәхәтләнеп яраткан мультфильм геройлары белән дуслык, тырышлык, сәламәтлек хакында сөйләштеләр. Авылның, мәктәпнең спортсмен егет һәм кызларын атадылар. Ачык чара уңай бәяләнде. Сыйныф сәгатен Фәхретдинова И. үткәрде. 17.03.2016

-
Язгы су ташуы куркынычы буенча укучыларга аңлату эшләре башланды. 3-4 нче сыйныф укучылары өчен МЧС хезмәткәре Бикмуллин Илдар белән очрашу үткәрелде. Ул язгы каникул алдыннан су буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген сөйләде, практик күнегүләр аша бәлага таручыга ярдәм итү юлларын аңлатты. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Ахметшина Л.С. оештырды. 15.03.2016

-
14 март көнне мәктәпнең укытучылар коллективы чираттагы директор янында киңәшмәгә җыелды. Көн тәртибенә куелган "Фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эш: проблемалар һәм перспективалар" темасына җанлы дискуссия оештырылды. 15.03.2016

-
Мәктәпнең еллык методик эш планы нигезендә чираттагы методсовет утырышы гуманитар фәннәр берләшмәсе укытучыларында "кунакта" үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиуллина З.Ф., Шәрәфетдинова Л.Г., рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Г.Р., инглиз теле укытучысы Бикчәнтәева А.Р. үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дәреснең нәтиҗәлеген тәэмин итүче яңа педагогик технологияләр һәм укыту алымнары белән таныштырдылар. 15.03.2016






