муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы “Ел укытучысы – 2016” бәйгесе кысаларында Иске Суыксу мәктәбендә татар теленнән дәрес бирде. 12.02.2016

-
Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә.Айлык кысасында 3- 4 сыйныф укучылары арасында “Чаңгычылар ярышы” үткәрелде. Нәтиҗәдә : I урында - Хәйретдинова Адилә, II урында- Вәлиева Зилә, III урында -Хәйретдинова Самирә булды. Ярышларны сыйныф җитәкчесе Ахметшина Л.С. оештырды. 11.02.2016

-
Медосмотр үтү графигы нигезендә 9 сыйныф егетләре хәрби комиссариатта тикшерүдә булдылар. Җитәкчеләре Вилданов И.М. укучыларны тәртипле рәвештә алып-барып кайтты. 11.02.2016

-
VII сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф “IT-чемпион-2015» республика бәйгесенең “Иң актив укучы” номинациясендә 3 урын яулады. Ул Казан шәһәрендә уздырылган бүләкләү тантанасында катнашып- Смартфон белән бүләкләнде. Укучыбызның бу җиңүе барлык укучыларга, әти-әниләргә бәйгедә тагын да активрак катнашу өчен зур бер үрнәк булды. Инсаф-ЧЕМПИОН!Без аны чын күңелдән котлыйбыз, гаиләсенә Рәхмәт белдерәбез. 11.02.2016

-
Соңгы атна тулысынча хәрби-патриотик тәрбия айлыгына әзерләнүгә багышланды: сыйныфларда строй һәм җыр , чаңгы бәйгеләренә, “Күңелле стартлар”га, “Аҗаган-2016” уенына әзерлек бара.Сыйныф җитәкчеләре бу эшчәнлеккә аеруча зур игътибар бирәләр. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, горурлык хисләре шулай уяна. 11.02.2016

-
Бүген бездә куст мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре катнашында “Ел сыйныф җитәкчесе - 2016” бәйгесе үтте. Килдураздан - Гыйльфанова Дания Ришат кызы, Черкеннән- Камәртдинова Зилә Рәшит кызы, Зур Фроловодан - Мөстәкыймова Гөлнара Гыйльфан кызы килде. Безнең мәктәп данын Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы яклады. Бәйге бик матур һәм оешкан төстә узды. Жюри составында мәгариф бүлегеннән Македонская Н.А, Камалеева Л.Р. булды. Һәрбер конкурсант һөнәри дәрәҗәдә оста катнашты. Бәйге йомгаклары безнең өчен аеруча сөенечле булды– 1 урын бездә! Сөембикә Искәндәр кызына февраль ахырында уздырылачак район турында тагын да зуррак уңышлар телибез! 09.02.2016

-
Мәктәп күләмендә игълан ителгән “Кошларга ярдәм ит!” акциясе кысаларында VI нчы сыйныф укучылары өйдә әти-әниләр белән берлектә җимлекләр ясап элделәр . Кыш дәвамында бу җимлекләр буш булмас дип ышанасы килә. 08.02.2016

-
Кильдураз урта мәктәбендә 4 мәктәп укытучысын берләштергән “Ел укытучысы- -2016” куст бәйгесе үтте. Мәктәп данын Шәрәфетдинова Л.Г. яклады. Нәтиҗә сөенечле – 1 урын! Уңышлар телибез! 08.02.2016

-
2016 елның 28 нче гыйнвардагы 15 нче номерлы Приказ нигезендә мәктәптә Республикакүләм “Мөстәкыйль балалар” (“ Самостоятельные дети”) проектын тормышка ашыру йөзеннән оешкан отряд әгзаларына һәм аның җитәкчесе Әхмәдуллина Гөлфинә Равил кызына тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды. 08.02.2016

-
Бөтенрусия олимпиадасының региональ турында сәнгать фәне буенча 9 сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә уңышлы катнашты. (Укытучысы: Гыйзәтуллина Г.Р.) Инде түземсезлек белән экология олимпиадасыннан 8 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранисның кайтуын көтәбез. 08.02.2016






