муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Инглиз теле атналыгының икенче көне "Проект эшләре көне" диеп исемләнде. Укучылар үзләре һәм сыйныфташлары башкарган проект эшләре белән таныштылар, фикер алыштылар, эчтәлекле проект авторларын билгеләделәр һәм киләчәк проект эшләре өчен яңа идеялар тупладылар. 26.01.2016

-
Вирус гриппа A (H1N1) легко передается от человека к человеку и вызывает респираторные заболевания разной тяжести. Симптомы заболевания аналогичны симптомам обычного (сезонного) гриппа. Тяжесть заболевания зависит от целого ряда факторов, в том числе от общего состояния организма и возраста. 25.01.2016

-
Бүгеннән мәктәптә инглиз теле атналыгы башланып китте. Атна дәвамында укучыларга төрле мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар планлаштырылган. Беренче көнне башлангыч сыйныфлар өчен күңелле җырлы- биюле тәнәфес оештырылды. Җырлар аша да телне өйрәнеп булуын кабат искәртте укучыларга инглиз теле укытучысы Бикчәнтәева Алия Рифкать кызы. 25.01.2016

-
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз!Туган мәктәбегез Сезне 29 нчы гыйнвар көнне 17 сәгатьтә уздырылачак Очрашу кичәсенә чакыра. 25.01.2016

-
Район Мәгариф идарәсе күрсәтмәсе нигезендә мәктәптә 11 гыйнвардан 21 гыйнварга чаклы укучыларның сәламәтлеген саклау, ныгыту буенча гомум ата-аналар җыелышы, тематик линейка, бердәм сыйныф сәгатьләре уздырылды. Иң беренче чиратта һәр балада юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл үтәү өчен ут яктырткычлы элементларны булдыру таләбе куелды. Сыйныф җитәкчеләре сыйныфтагы һәр укучыда шундый кисәткеч өске кием, портфельләр булдыру буенча күпкырлы эш алып бара. Гаиләләр белән эшчәнлектә дә таләпләр катгыйланды. Мәктәпнең, сыйныфның социаль паспорты нигезендә һәр категория аерым игътибарга алынды: укучының дәрес калдыру , соңга калуы, тәртибе даими күзәтү астында. 23.01.2016

-
23 гыйнвардан мәктәптә район тәрбия планы нигезендә хәрби -патриотик тәрбия һәм оборона- массакүләм эшләр айлыгы старт алды. Алда мавыктыргыч чаралар, очрашулар, сугышчан уеннар көтә! 23.01.2016

-
Уку йорты һөнәр сайлауга багышланган тәрбия планы нигезендә Студентлар белән очрашу кичәсенә әзерләнә. 23.01.2016

-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында Спартакиада кысасында уздырылган чаңгы ярышларында мәктәбебездән Вилданов И.М, Гарипова С.И, Җәгъфәрова Ф.Ф. уңышлы чыгыш ясадылар. 23.01.2016

-
«БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ» МУНИЦИПАЛЬ КАЗНА УЧРЕЖДЕНИЕСЕНЕҢ №25 номерлы 2016 нчы елның 14 гыйнвардагы Приказы нигезендә 19 гыйнварда уку йортында укыту-методик һәм тәрбияви эшчәнлеккә мониторинг уздырылды. 19.01.2016

-
15 - нче гыйнвар көнне тәрбия планы нигезендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы уздырылды. Барлыгы 57 әти-әни катнашты. Көн тәртибенә “Чыгарылыш имтиханнарын тапшырганда укучыларга уңай халәт тудыру” (психолог чыгышы),”ГТО - ны тапшыру яңалыклары” (физкультура укытучысы чыгышы), “Укучыларның иминлеген юлларда һәм гаилә шартларында саклау”(Гыйзәтуллина Г.Р.чыгышы), “Чирек йомгаклары , өлгереш” (Бикчәнтәева А.Р.чыгышы), “Мәктәпнең эшчәнлеге, ТДИ-на әзерлек , локаль актларның үтәлеше” (Гарипов Р.Р.чыгышы ) кертелде. Шулай ук кәрәзле телефоннарны куллану буенча нигезләмә белән барлык ата-ана таныштырылды. Гомум өлештән соң җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Бу өлештә 9 сыйныф укучыларының ата-аналары өчен махсус имтиханнарны сайлап алу , тапшыру буенча консультация үткәрелде. 18.01.2016






