муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
5 сыйныфта “Дуслык белән көчле без” дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Чарада сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча урынбасар катнашты. Тәрбия сәгате ФГОС шартларына яраклаштырылып, мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырылды. Укучылар яраткан мультфильм геройлары белән “Дус нинди була?” дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр; күмәк проект эше башкардылар. Чын дус һәм коллектив тәрбияләүдә ачык чараның урыны зур. Сыйныф сәгатен Галиуллина З.Ф. үткәрде. 13.03.2016

-
Тәрбияви эшчәнлек планы нигезендә сыйныф җитәкчеләренең чираттагы методик берләшмә утырышы булып узды. Көн тәртибендә 5 сыйныфта “Дуслык белән көчле без !” дигән темага уздырылган ачык сыйныф сәгатенә анализ, хәрби – патриотик тәрбия айлыгына тулысынча йомгак, мәктәпкүләм “Әниләр һәм кызлар” бәйгесе нәтиҗәләре каралды. Шулай ук “ Ата-аналар белән эшчәнлектә яңа эш формалары” дигән темага чыгыш тыңланды. Каралган сораулар рәтендә мәктәптә уздырылачак “Нәүрүз” бәйрәме тәртибе дә булды. 12.03.2016

-
Мәгариф Министрлыгының күрсәтмәсе нигезендә атна дәвамында 5-9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә социаль - психологик тест узалар. Эшчәнлекнең максаты: сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, зарарлы гадәтләрне искәртү. Тест аноним рәвештә үткәрелә. 10.03.2016

-
3 нче чирекнең соңгы ике атнасы тәрбия эшчәнлегенә бай булачак: язгы каникуллар планын әзерләү, чирекне йомгаклау көнендә уздырылачак милли бәйрәмнәрнең берсе булган “Нәүрүз” бәйрәменә әзерлек . Бүгенге көндә һәрбер сыйныф шушы чараларга әзерлек эшләре алып бара. 10.03.2016

-
В целях выявления самых грамотных учащихся, повышения качества преподавания русского языка и формирования мотивации к изучению великого русского языка учащиеся нашей школы приняли участие в кустовом туре районного конкурса "Грамотность на кончике пера", который прошел 3 марта 2016 года в МБОУ "Больше-Фроловская ООШ Буинского муниципального района РТ". Мы очень рады тому, что среди победителей данного мероприятия есть ученица 6 класса нашей школы Галиуллина Гульназ. Ученица 5 класса Валиева Алсу стала призером 2 степени, ученицы 7 класса Ахметшина Зиля и9 класса Ахмадуллина Рузана, ученик 8 класса Кадыров Фаиль стали призерами 3 степени. Молодцы! 10.03.2016

-
Мәктәпнең 7 сыйныф җитәкчесе Гарипова Сөембикә Искәндәр кызының “Сыйныф җитәкчесе – 2016 ” бәйгесендә “ Иң, иң яхшы сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңеп чыгуы турында Буа мәгариф идарәсенең рәсми Приказы килде. Коллеганы тиздән Мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләячәкләр . 8 Март алдыннан безнең өчен шатлыклы хәбәр! 05.03.2016

-
4 нче март көнне мәктәптә гөрләп “Әниләр һәм кызлар” уен - бәйгесе узды. Чарага 5-9 сыйныф укучылары, 1-9 сыйныф балаларының әниләре чакырылды. Урта һәм югары сыйныфларның берләштерелгән кызлар командасын 9 сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә, әниләрнең “ Улыбка” командасын Хәйретдинова Гөлсирә ханым җитәкләде. Барлыгы командаларда унберәр катнашучы иде.Уен шарты буенча кызлар һәм әниләр визитка, музыкаль номер, кулинария яисә салат, мода һәм макияж буенча биремнәр әзерләп килделәр. Жюрига 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат, укытучы Җәгъфәрова Ф.Ф, әниләрдән Каюмова Гүзәлия, Җәгъфәрова Гөлгенә, Аюпова Гүзәлләр сайланды. Зал тулы тамашада пантомима, спорт ярышы, кызыклы биремнәр алкышларга күмелеп, бер – берсенә үрелеп алып барылды. Тамашачылар хәлдән килгәнче уенда катнашучыларга ярдәм итергә тырыштылар, үзләре эшләп алган балларны рәхәтләнеп командаларга бүләк иттеләр. Кызларга очко алуда Акбаров Фәнилдә зур өлеш кертте: матур итеп татарча биеде. Әниләр командасы тамашачыларны үзләренең бердәмлеге, уңганлыгы, оста булулары белән шаккаттырды.Кызлар да әниләреннән калышмаска тырышты. Киеренке һәм күңелле ярыш бертигез нәтиҗә белән тәмамланды. Мәктәп администрациясе уен- бәйгене оештыруда зур өлеш керткән капитаннар Галимҗанова Алинәгә, әниләр “башлыгы” Хәйретдинова Гөлсирә Наил кызына , уенга әниләре килгән яисә катнашкан һәр сыйныф җитәкчесенә аерым Рәхмәтен белдерә. 05.03.2016

-
Менә ул безнең кызларыбызның җиңүче "Весна" командасы!!! 05.03.2016

-
Безнең супер-әниләр!!!!!!!!!!!!! 05.03.2016

-
Ярышның күңелле мизгелләре... 05.03.2016






