Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Гражданнар оборонасының 100 еллыгы 04.10.2018

Гражданнар оборонасының 100 еллыгы уңае белән игълан ителгән айлык кысаларында мәктәбебездә бердәм дәрес үткәрелде. Анда ГО ның тарихына багышланган кино күрсәтелде һәм викторина сораулары буенча укучыларның белемнәре баетылды.
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан укучыларыбыз ветеран укытучыларга барып хәлләрен белделәр, аларга хуҗалык эшләрендә булышып кайттылар.
-
Олимпиадалар башланды. 25.09.2018

Мәктәптә укучыларның фән олимпиадалары башланды. График буенча һәр фәннән олимпиада үткәреләчәк. Ә 25 нче сентябрьдә ул тарих фәне белән башланып китте.
-
Татарстан урманнарын саклау 20.09.2018

Мәктәбебездә "Татарстан урманнарын саклау" атналыгы булып узды. 8-9 класс укучылары үзләре утырткан "Юнармиячеләр аллеясын" территориясен чистартуда катнаштылар.
-
Мәдәни көндәлекле булдык 19.09.2018

19 нчы сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә мәдәни дәрес үткәрелде. Дәресне башлангыч сыйныф укытучылары һәм китапханә җитәкчеләре үткәрде. Укучының мәдәни көндәлеге белән эшләү тәртибе турында авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Фәридә апа таныштырды. Мәдәни көндәлек сайты белән эшләү тәртибе турында башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Гөлназ сөйләде. Алдагы елларда шушы көндәлек белән актив эшләүче һәм нәтиҗәләргә ирешкән Сабирҗанова Язиләнең әнисе Сабирҗанова Гөлнара бала белән бергәләп сайтта эшләгән нәтиҗәләре белән таныштырды. Бу мәдәни дәрескә ата-аналар да килде. Соңыннан һәрбер укучыга (21) мәдәни көндәлекләр тапшырылды һәм зур уңышлар теләнде.
-
Ата-аналар җыелышы 18.09.2018

18 нче сентябрь көнне 9,10,11 нче сыйныф укучыларының сыйныф ата-аналар җыелышы булды. Төп тема ЕГЭ һәм ОГЭ мәсьәләләре турында иде. Имтиханнардагы үзгәрешләр, төп таләпләр, предметларны сайлау тәртибе һәм мәктәпнең имтиханнарга әзерләнү өчен консультацияләр графигы белән таныштырылды. Фән укытучылары ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, һәр фәннән ЕГЭ һәм ОГЭга әзерләнү җыентыкларын булдыруны сорадылар; укучылар өчен интернет-сайтларны күрсәттеләр.
-
Абдулла Алиш 15.09.2018

15 нче сентябрь көнне мәктәбебездә бик матур чара узды. Балалар язучысы А.Алишның туган көне билгеләп үтелде. Укучылар язучының тормыш юлы турында сөйләделәр, шигырьләрен яттан әйттеләр.
-
Без әкият уйныйбыз. 15.09.2018

Башлангыч сыйныф укучылары А.Алишның “Койрыклар” дигән әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе. 15.09.2018

А.Алишның әкиятләре буенча укучылар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
Классный час 10.09.2018

Сегодня в МБОУ «Аксунская СОШ» учителя русского языка и литературы и библиотекари провели тематический классный час «Лев Николаевич Толстой и музыка» посвященный жизни и творчеству великого писателя.






