Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Пробное сочинение в 11 классе 16.11.2018

16 ноября учащиеся 11 класса написали пробное сочинение по литературе.
-
Көрәшче егетебез уңышы 13.11.2018

Районда үткән милли көрәш ярышында 8 нче сыйныф укучысы Салават та катнашты һәм җиңүгә иреште. Ул бүләкләнүчеләр пьедесталының 2 нче баскычында, көмеш медаль иясе. Киләчәк ярышларда да җиңүләргә ирешергә булсын.
-
Олимпиадаларның муниципаль этабына әзерләнәбез. 09.11.2018

Укучыларның Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының мәктәп туры тәмам. 9 нчы ноябрьдән муниципаль этапта фән олимпиадалары башланачак. Безнең мәктәптән математика, география, химия, биология, литература ,рус теле, татар теле, татар әдәбияты, ОБЖ, физкультура, фәннәре буенча олимпиадаларга чакырылучы укучыларыбыз бар. Алар махсус график буенча олимпиадаларга әзерләнәләр.
-
Биржа һәм инвестицияләү нигезләре 09.11.2018

Финанс грамоталыгы дәресләре кысаларында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары белән “ Биржа һәм инвестицияләү нигезләре” дигән темага видеодәрес уздырылды.Укучылар биржа төрләре һәм аларның функцияләре белән тирәнтен таныштылар.
-
Комсомолга 100 яшь. 08.11.2018

30 нчы октябрь көнне мәктәбебездә зур тантана булды. Ул комсомол оешмасының 100 еллык юбилеена багышланды. Буа районы ветераннар советыннан Роза Хасановна һәм Наиля Садретдиновналар килде. Алар укучыларга комсомол оешмасының тарихы, эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары, районнан киткән герой комсомоллар турында эчтәлекле һәм кызыклы докладлар укыдылар; презентацияләр күрсәттеләр; укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Укучылар әдәби-музыкаль чыгыш күрсәттеләр. Комсомол тормышы тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
“Умные каникулы” проекты 08.11.2018

Каникул көннәрендә 9, 11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү буенча эшләделәр. 31 октябрьдән 2 нче ноябрьгә кадәр район мәктәпләрендә “Умные каникулы” проекты кысаларында мәктәпара консультацияләр булды. 2 нче ноябрьдә безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Югары Лащи мәктәбенә барып математика, рус теле, биология фәннәре буенча консультация алып кайттылыар. Укучылар бик канәгать булганнар. Уңышлар сезгә, балалар .
-
Татарча диктант. 08.11.2018

-
IT-чемпион конкурсы. 08.11.2018

-
Җәлил укулары 05.11.2018

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары бергә оештырган халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе кысаларында мәктәбебездә 5 нче ноябрь көнне М.Җәлил шигырьләрен, М.Җәлилгә багышланган башка авторларның шигырьләрен, укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле уку бәйгесе булды. Бәйгедә 1-8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Бигрәк тә М.Җәлил шигырьләре күп яңгырады. Бәйгедә җиңгән 3 укучы 9 нчы ноябрь көнне район күләмендә үтәчәк бәйгедә катнашачак. Алар: 8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары. Зур җиңүләр телибез аларга.
-
Көзге бозда сак бул 30.10.2018

Укучылар көзге каникулларга китәр алдыннан 29 октябрь көнне “Көзге бозда сак бул!”дип аталган мәктәп күләм класс сәгате булып үтте . Класс сәгатен мәктәпнең ТИН укытучысы һәм Яшь армиячеләр үткәрде. Укытучы бозда саклану кагыйдәләрен аңлатып чыгыш ясады һәм видеофильм күрсәтте. Яшь армиячеләр исә үзләре ясаган “Бозда сак бул ! ” диеп аталган памяткаларын тараттылар.






