Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Хәрби җыен тәмам 31.05.2018

10 сыйныф укучыларының хәрби-кыр җыены тәмам. Алар биш көн дәвамында ел буе өйрәнгән белемнәрен практикада кулландылар . Безнең мәктәптән дә бер укучы катнашып күп кенә грамоталар алып кайтты .
-
Дару үләннәре җыйдык. 25.05.2018

Башлангыч сыйныф укучылары укуның соңгы көннәрен файдалы хезмәттә үткәрделәр. Алар дару үләннәре җыйдылар, шул ук вакытта саф һавада, матур табигать кочагында ял да иттеләр.
-
Соңгы звонок, соңгы дәрес... 24.05.2018

24 нче май көнне 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә ата-аналар, авылыбыз җитәкчеләре һәм район администрациясе, мәгариф бүлеге вәкилләре дә катнашты. Һәркем укучыларга изге теләкләрен җиткерде; зур уңышлар теләде. Чөнки әле чыгарылыш сыйныф укучыларын алда тагын да зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнары, максатларны чынлык итәсе...
-
Мәдәни көндәлекләр белән эш тәмам 21.05.2018

Мәдәни көндәлекләр белән эшкә район тарафыннан нәтиҗәләр ясалды. 3 нче сыйныф укучысы Сәмитова Алинә көндәлеге 2 нче урынга лаек булды.
-
“Фаразлардан ачышларга” 21.05.2018

VI район математик конференциясендә 8 нчы сыйныф укучысы катнашты. Үз проектын уңышлы яклап 1 нче урынга лаек булды.
-
19 нчы май-кече сабантуй 21.05.2018

19 нчы май Пионерия туган көн уңае белән кече сабантуй үткәрелде. Укучылар өчен төрле спорт уеннары һәм кызыклы ярышлар оештырылды. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, сулы чиләкләр белән йөгерү, бүләк кисү һ.б. Соңыннан тәмле ризыклары белән бергәләшеп сыйландылар.
-
“ Скворечник-общежитие” 19.05.2018

Районыбыз тарафыннан оештырылган “лучший скворечник-общежитие” конкурсында 2 нче урынга лаек булдык. Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләндек.
-
Театрга сәяхәт. 19.05.2018

19, 23 нче май көннәрендә укучыларыбыз Буага театрга бардылар. Барлыгы 34 укучы катнашты. Тамашалар балаларыбызга бик ошады.
-
Юнармиячеләр аллеясы 17.05.2018

Мәктәбебез юнармиячеләре авылыбыз янәшәсендә "Юнармиячеләр аллеясы " утыртты . Барысы 250 төп ёлка һәм пихта агачларыннан торган урынны алар су сибеп җәй буе тәрбияләп торачак .
-
Экология һәм без 16.05.2018

17 нче тапкыр үткәрелә торган район экологик конференциясендә быел да уңышлы чыгыш ясап, 10 нчы сыйныф укучысы Нәргизә лауреат исеменә лаек булды. Тирә-ягыбызны чиста, саф тотарга омтылыйк; табигатебезне саклыйк.






