Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Сыерчыкларга тулай торак 01.04.2019

Аксу урта мәктәбе укучылары канатлы дусларыбыз сыерчыкларны матур-матур оялар ясап каршы алдылар. Бу акциядә башлангыч сыйныф укучылары бик теләп һәм актив катнаштылар. Югары сыйныф укучылары ул ояларны “Сыерчыкларга тулай торак” дигән конкурска туры китереп, мәктәп бакчасындагы биек-биек агачларга урнаштырдылар. Сыерчыклар шәһәрчеге бик матур килеп чыкты. Дусларыбыз үзләре теләгән фатирларны сайлап алсыннар; бәхетле гаилә корып, аяз күк йөзебезгә матур-матур балалар очырсыннар. Рәхмәт сезгә, балалар!
-
“Кояшлы ил” төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә 25.03.2019

25 нче мартта Яңа Чәчкап урта мәктәбендә якташ язучыбыз Ә.Рәшит истәлегенә багышланган зур фәнни-гамәли конференция булды. Ул конференциядә безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар. Төрле секцияләрдә чыгышлар ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Афәрин, балалар!
-
Нәүрүз котлы булсын! 22.03.2019

22нче март көнне авыл мәдният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Укучылар бәйрәм хөрмәтенә монтаж күрсәттеләр; концерт номерлары белән чыгыш ясадылар; төрле кызыклы һәм спорт уеннары оештырдылар. Бәйрәм ярминкәсе дә гөрләп эшләде. Укучылар әниләре белән бергә пешергән тәмле ризыкларын алып килделәр. Ашханә хезмәткәрләре тарафыннан пешерелгән коймаклар һәм карга боткасы да телеңне йотарлык иде. Өметләребез, теләгән теләкләребез тормышка ашсын.
-
21 нче март-Шигърият көне 22.03.2019

Авыл китапханәсендә Шигърият көненә карата сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе булды. Җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде.Аларга грамоталар тапшырылды.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары 19.03.2019

19 нчы март көнне Аксу урта мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булды. Район мәктәпләреннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты. Аксу урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Завитовна җәмгыять белеме буенча ачык дәрес һәм авылдашларыбыз Шәрәфләр нәселе эшчәнлеге турында ачык дәрестән тыш чара үткәрде. Укуытучылар шулай ук тарих һәм җәмгыять белемен укыту өлкәсендәге актуаль темаларга фикерләр алыштылар; ЕГЭ һәм ОГЭ биремнәре турында сөйләштеләр.
-
Чаңгы ярышы 18.03.2019

18 нче март көнне мәктәп күләмендә чаңгы ярышы уздырылды. Барлык сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Һәр сыйныфтан җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде.
-
Конференция им. Л.Н.Толстого 13.03.2019

13 марта, на базе МБОУ «СОШ им.академика Р.Сагдеева» состоялась XVII ая районная научно-практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого. Ученик 9 класса нашей школы Расим занял призовое 2 место с исследовательской работой, посвященной творчеству великого русского писателя Л.Н.Толстого «Надо жить, надо любить, надо верить».
-
Переход на цифровое телевидение 13.03.2019

Цифровое ТВ
-
Грамотность на кончике пера 12.03.2019

12 марта на базе Ново-Чечкабской средней школы был проведен кустовой этап конкурса «Грамотность на кончике пера» по русскому языку. Участвовали победители школьного тура. Наши учащиеся заняли призовые места. Учащиеся 10, 11 класса, победители кустового тура, будут участвовать на районном туре. Желаем им больших успехов и призовых мест.
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2019

6 март көнне традицион “Ягез әле,кызлар!” бәйгесе үтте. Бәйгедә 7 һәм 8 сыйныф кызлары “Розалар” һәм “Гөлҗимешләр” командалары булып көч сынаштылар. Кызлар өчен бик матур, күңелле уеннар әзерләнгән иде: сәламләү, исем яклау, татар кызы киемен күрсәтү, милли бию, прическа ясау, җыр, шигырь һ.б. Кызларның берсе дә сынатмады. Нәтиҗәдә һәр ике команда да тигез баллар җыеп җиңүче булдылар. Алдагы сыйныфларда да шулай бердәм һәм тырыш булып көрәшегез, кызлар.






