Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Кино карадык 14.11.2019

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру максатыннан, авыл мәдәният йортына кино карарга бардык “Водяная” дигән фильм күрсәтелде. Фильм эчтәлеге буенча әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә иде. Балаларга бик ошады.
-
Химиядән ОГЭга әзерләнәбез 05.11.2019

Каникул көннәрендә 9 нчы сыйныфлар өчен мәктәп базасында “Акыллы каникуллар” дигән проект эшләде. Укучылар фәннәр буенча имтиханнарга әзерләнү дәресләренә килделәр. Химия фәнен сайлаган укучылар Дилбәр Мансуровна белән шөгыльләнделәр.
-
Математика фәне буенча “Акыллы каникуллар”да 05.11.2019

9 нчы сыйныф укучылары Математика фәненнән ОГЭга әзерлек дәресендә төрле катлаулылыктагы мәсьәләләр чиштеләр.
-
Акция 25.10.2019

Укучыларга сафтан чыккан батарейкаларның тирә-якка һәм кеше организмына зарары турында аңлатылды. Батарейкаларны җыю акциясе башлануы хәбәр ителде һәм залга махсус пакетлар куелды. Искергән батарейкалар җыябыз!
-
Мостай Кәримгә-100 яшь 23.10.2019

“Шигырьләрең, Мостай, һәрчак шулай, Гизеп утсен илләр арасын1- дигән темага 22 нче октябрьдә авыл китапханәсендә бик эчтәлекле шигырь бәйрәме булып үтте. 5-6 сыйныф укучылары матур-матур шигырьләрен сөйләделәр, китапханәче апалары әдипнең портреларын күрсәтте, биографиясен сөйләде.
-
Татарча диктант 22.10.2019

19 нчы октябрь көнне Дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Безнең мәктәп бу акциягә бик теләп катнашты. Барлыгы 60 кеше диктант язды. Алар арасында укучылар да, укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә бар иде. Текст халык шагыйре Р.Миңнуллиннан иде. “Мин кулыма китап алам”. Текст бик тирән эчтәлекле, тәрбияви һәм көн кадагындагы теманы чагылдырган. Диктантны язу читенлек тудырмады, һәркем бик тырышып язды.
-
Боз сараенда шугалакта 22.10.2019

Буа шәһәрендәге боз сараена шугалакка бардык. Рәхәтләнеп бозда шудык. Безгә шундый мөмкинлек тудырган иминият кампаниясенә зур рәхмәт белдерәбез.
-
Профилактика гриппа 21.10.2019

Нажать на ссылку "Читать новость"
-
Шигырь кичәсе 09.10.2019

Р.Бәшәр туган көнгә карата 8 октябрьдә авыл китапханәсендә Р.Бәшәр шигырьләрен сәнгатьле уку кичәсе булды. Укучыларыбыз аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шагыйрьнең иҗаты турында лекция тыңладылар.
-
Бәйрәмнәр котлы булсын! 05.10.2019

Өлкәннәр көне һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәктәбебездә бик матур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләр килде Алар хөрмәтенә укучылар бик матур концерт күрсәттеләр.






