Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
75 еллыкка 75 әсәр 04.02.2020

Җиңүнең 75 еллыгына башланган акция дәвам итә. Укучыларыбыз, актив рәвештә китапханәгә йөреп, сугыш турында язылган әдәби китаплар укыйлар.
-
Тиздән мәктәпкә килербез. Скоро в школу. 01.02.2020

1 нче февральдән мәктәпләргә 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү башланды. Шул уңай белән булачак 1 нче сыйныф укучыларының әниләрен мәктәпкә чакырдык. Аларга безнең мәктәптә уку-укыту тәртипләре, укучы балаларга кирәкле әсбаплар, мәктәп формасы нинди булырга тиешлеге аңлатылды. Укырга керүче балалар белән әзерлек курслары башлануы турында әйтелде. Менә балалар мәктәптә. Алар мәктәптә кулларына ручка тотарга, язарга, кайбер фигураларны ясарга өйрәнеп караячаклар. Быел мәктәпкә 5 бала укырга керер дип көтелә.
-
Республика олимпиадасында тагын бер уңышыбыз 30.01.2020

Татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасында 1 укучыбыз катнашты. Ул 11 нче сыйныф укучысы –Айсылу. Тырыш һәм максатчан укучыбыз призер булды. Булдырдың, Айсылу! Мәктәбебез синең белән горурлана.
-
ТАССР тарихы турында күргәзмә 30.01.2020

Татарстанда 2020 нче ел “ТАССР төзелүгә 100 ел” еллыгы дип игълан ителде. Шул уңай белән мәктәбебездә төрле чаралар оштырыла башлады. Библиотекарь Дилбәр Мансуровна тарафыннан Татарстанга багышланган альбомнар, китаплар, фотолар, журналлардан торган күргәзмә оештырылды. Укучылар күргәзмәгә куелган материаллар белән бик кызыксынып таныштылар.
-
ТАССРга 100 ел. 29.01.2020

2020 нче ел -Татарстанда “ТАССР төзелүгә 100 ел” еллыгы. Мәктәбебездә еллыкны ачу тантанасы булды. Ул “Тирән тарихлы Татарстан” дигән тема астында үтте. Укучылар Татарстан турында шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар. Тарихи мәгълүмат бирделәр. Чараны тарих укытучысы Гүзәл Җәвитовна һәм авыл китапханәсе җитәкчесе Фәридә Җәүдәтовна әзерләде.
-
Республика олимпиадасында уңышларыбыз 28.01.2020

Татар теле буенча Республика олимпиадасында 2 укучыбыз катнашты. Алар бик әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. 9 нчы сыйныф укучысы Салават призер булды. Афәрин, балалар!
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел 27.01.2020

27 нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелү көне.Шул уңай белән мәктәбебездә зур чара үткәрелде. Укучыларга Ленинград блокадасы турында тарихи мәгълүмат бирелде. Барлык укучыларга да Ленинград блокадасы көннәре чагылдырылган фильм күрсәтелде. Шул көннәр турында тетрәндергеч җырлар тыңлатылды. Бу чаралар тарих укытучысы Камалиева Г.З.җитәкчелегендә үткәрелде. Балалар бик теләп, зур канәгатьлек белән тыңладылар. Балаларыбызның киләчәге якты, күкләребез һәрвакыт аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде.
-
Укучыларга һәм әти-әниләргә 22.01.2020

Итоговое собеседование по русскому языку, 2020 год
-
Грипп – куркыныч чир 20.01.2020

16 нчы гыйнвар көнне мәктәп укучылары өчен ФАП фельдшеры Гарафутдинова Р.Ш. гриппка каршы профилактик чаралар турында әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укучылар грипп эпидемиясе вакытында гигиена кагыйдәләрен үтәү, саф һавада йөрү, зарарлы гадәтләр белән мавыкмаска, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәклек турында мәгълүмат алдылар. Төрле информацион плакатлар белән таныштылар.
-
Информация по ВПР, ОГЭ и ЕГЭ 17.01.2020







